Коррупциягә юл куймабыз! Коррупция белән көрәшергә әлбәттә авыр, ләкин керәшергә кирәк. Без бу начарлыкка тыныч кына карарга тиеш түгел. Бу эш белән әлбәттә көчле структуралар шөгыльләнергә тиеш.Ә анда көчле һәм намуслы кешеләр эшләргә тиеш. Бөтен нәрсә дә дөрес булсын өчен, закон кешегә эшләсен иде. Һәр кеше үз эшендә коррупциягә каршы үз өлешен кертсен иде. Шул вакытта гына без илебездә нәрсә дә булса үзгәртә алырбыз дип ышанып калам мин. Әйе, безнең җәмгыяттә начар кешеләр күп, ләкин яхшы кешеләр баребер күбрәк. Яхшылыкка ышанырга һәм аның өчен керәшергә кирәк!
Вложение | Размер |
---|---|
Коррупциягә юл куймабыз! | 17.26 КБ |
МБОУ “Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 9 нчы сыйныф укучысы кызы.
Укытучы Хамидуллина Резидә Рәхимҗан кызы.
Коррупциягә юл куймабыз!
Әхлаксызлыкны сайлап алган өчен аклау юк.
Шефтсбери Антони Эшли Купер.
Нинди зур дөнья, анда күпме яхшылык һәм матурлык . Шуның өчен шушы искиткеч илебездә бөтен нәрсәдә матур һәм барыбызгада яхшы булсын иде диясе килә. Туасы балалар исән , үз бәхетләре белән тусын. Аларның күңелендә мәрһамәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары булсын иде. Дөрес, тормыш күпкырлы, аның бар очрагына да рецепт биреп булмый.. Бу уңайдан атаклы галимебез Ризаэтдин Фәхретдин киңәшенә колак салмый булмый... Әгәр баланың аңына туганнан алып гүзәл холык сыйфатлары салынмаган икән, аның гаилә өчен генә түгел, бәлки бөтен җәмгыять өчен зыяныннан башка файдасы булмас. Алайгынамы? Белемле, ләкин әхлаксыз кешенең җәмгыять өчен нинди зыян салуын дистәләгән мисалларда исбатлап була. Холык, Р.Фәхретдин аңлавынча, тәрбиянең нигезен тәшкил итә.Олы кешеләр, ягъни әти-әниләр гаилә кырган вакытта үз өстенә зур җаваплылык алырга тиеш, дип уйлыйм мин. Кем алдында дисезме? – Бала – киләчәк буын алдында. – Акылы төгәл кеше моны башкача аңлый алмый, башкача аңлаганда гаилә черек нигезгә корылган булып чыга. Һәр бала җаваплы, әхлаклы булсын өчен, аларның каршысында зур кешеләрнең яхшы эш гамәлләре булу кирәк.Ә бу әлбәттә ата-аналар, укытучылар, күршеләр, кешеләр , ягъни кемнәр белән алар шушы катлаулы тормыш юлында очрашалар, аралашалар...Менә шуннан бозыклык, начарлык, кешегә ышанмаулык килеп чыга да инде. Ә үз-үзендә бу пычраклыктан чыга алмаучылар агым буйлап бара . Аларга шулай җиңелрәк. Кычкырырга кирәк вакытта алар дәшми кала. Чөнки үзләре турында гына уйлый алар. Ә көчле кешеләр киресенчә, үз юллары белән баралар, үз сүзләрен кычкырып әйтәләр. Кеше артына качмыйча, дөреслек өчен керәшәләр.
Әйе, кызганычка каршы безнең илебездә гадәтсезлек һәм әдәпсезлек очраклары белән күзгә-күз очрашырга да туры килә шул. Бу әдәпсез гамәлләргә тыныч кына карарга, дәшми калырга һич мөмкин түгел. Бүгенге җәмгыятнең иң мөхим проблемасы-ул коррупция. Безнең һәр беребезгә “ришвәт” сүзе таныш. Кая гына барсак та, кемгә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк тә, акчасыз бер нинди дә эш барып чыкмачагын аңлыйсың. Шул вакытта олы кешеләргә карап еларгамы , көләргәме дип аптырыйсың .Ә аларның йөзендә бер генә дә оят хисләре чагылмый. Йөрәкнең әрнүенә түзәрлек түгел. Миңа бу олы апалар, абыйлар өчен бик оят һәм куркыныч. Әйе, әйе куркыныч! Нинди заманда яшибез без? Хөрмәтле олы дусларыбыз, уяныгыз, ачыгыз күзләрегезне! Әгәр бүген дилбегә сезнең кулда икән, иртәгә сез аны югалтачаксыз. Үзегез шул ук “мескен “ кешеләр урынында булачаксыз. Ә сез калдырган пычраклыктан чыгу юлын бергәләп эзлисе була. Бу дөньяда акчадан да олырак, чистарак әйберләр бар бит. Ни өчен соң бар нәрсә дә акчага кайтып кала. Дөрес ,азмыни табиб кабинеты янында җан биргән кешеләр. Начар билгегә укыган укучылар институт бусагасын бик җиңел атлап керүчеләр... Уйлый башласаң исең китәр. Әйдәгез әле бөтен нәрсәне акча белән үлчәмик. Бездә дөреслек тә җитәрлек . Чөнки без бергә, без бөтен. Бергә яхшы эшләрне алып барыйк.
Коррупия белән көрәшергә әлбәттә авыр, ләкин керәшергә кирәк. Без бу начарлыкка тыныч кына карарга тиеш түгел. Бу эш белән әлбәттә көчле структуралар шөгыльләнергә тиеш.Ә анда көчле һәм намуслы кешеләр эшләргә тиеш. Бөтен нәрсә дә дөрес булсын өчен, закон кешегә эшләсен иде. Һәр кеше үз эшендә коррупциягә каршы үз өлешен кертсен иде. Шул вакытта гына без илебездә нәрсә дә булса үзгәртә алырбыз дип ышанып калам мин. Әйе, безнең җәмгыяттә начар кешеләр күп, ләкин яхшы кешеләр баребер күбрәк. Яхшылыкка ышанырга һәм аның өчен керәшергә кирәк!
.
Две лягушки
Филимоновская игрушка
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью