Табигать- анабызны без кайгыртмасак- кем кайгыртыр?.Табигатьне саклыйк. Битараф булмыйк!
Вложение | Размер |
---|---|
gamil_afzal_isemendge_izhat_festivale.doc | 39 КБ |
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале
2013 ел- Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы
Матурлыкны югалтмыйк!
Менә тагын җырчы сыерчыклары, кояшлы матур көннәре белән туган ягыма ямьле яз килде. Табигать яңадан яшәреп, кышкы озын йокысыннан уянды. Бар җиһан иркен сулап куйды.. Тышта язгы саф һава. Сулыш алулары рәхәт. Бер тузан әсәре юк.. Их, табигать гел шулай матур, чиста булып кына торсын иде. Юк шул...
Яз җитүен без, балалар, да зарыгып көтеп албыз. Кардан арчылып барган һәр атлам җир өчен сөенәбез. Тизрәк яланга ашыгабыз. Анда инде матур булып сары чәчкәләр тезелеп чыкканнар.Алар әле генә баш төрткән яшел чирәм өстенә аерым ямь биреп торалар. Еракта урман яшелләнеп килә. Табигать- нең моннан да матуррак чагы тагын бар микән? Менә шул матурлыкны сакларга иде безгә. Дәресләрдә тирә-якны пычратырга, чүпләргә ярамый дип өйрәнәбез. Табигатькә экскурсиягә чыккач та чүп калдырмыйбыз, үзебез белән алып кайтып китәбез. Язын яшәреп яшелләнеп уянган парк, бакчаларны ел да чүп-чардан чистартабыз. Ул тагын да ямьләнеп , матурланып кала.
Матурлыкны бар кеше дә ярата. Без дә яратабыз. Ләкин яланнарыбыз, парк-бакчаларыбыз барыбер чүп оясына әйләнеп бара.
Мин, кулымнан килсә, җир йөзендә бер чүп-чарны да калдырмас идем. Юкка чыгарыр идем. Тирә-ягыбыздан гөлбакча ясар идем. Яланнарда гел матур чәчәкләр генә үсәр, алар өстендә аллы-гөлле күбәләкләр уйнар иде. Чишмә буйларыбыз шулай ук ямь-яшел чирәм белән түшәлгән булыр иде. Аның суы саф, чиста булып челтерәп агып торыр иде.
Безгә, кешеләргә табигатькә карашны төптән үзгәртергә кирәк. Ул безгә барсын да биргән : суын, һавасын, үсемлекләрне. Ә беркөнне алар барысы да юкка чыгарга мөмкин бит. Безгә моннан куркырга кирәк. Җиребезнең исәнлеге, матурлыгы, сафлыгы үзебезнең кулларда. Эчәр суыбыз чиста, сулар һавабыз саф булсын өчен бердәм көрәшергә, табигать-анабызны бергә сакларга,якларга кирәк
Камалов Рушат
Актаныш районы Шәрип башлангыч мәктәбе, 3 класс укучысы.
Җитәкче: Гарипова Ләйсән Котдус кызы
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале
2013 ел- Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы
Табигать-уртак йортыбыз.
Салкын кышлардан соң , язны көтеп алабыз. Язгы кояш күңелләрне иркәләп елмая. Ул елмаеп бар табигатьне уята. Калын кар катламы сиздермичә генә, кат-кат тунын сала барып, гөрләвекләр булып ага. Яз- матур җылы яклардан кошларны чакырып кайтара. Язгы гөрләвекләр тавышы һәм кошларның күңелле сайраулары белән, дөнья җырга күмелә. Җир кардан арчылып бетүгә, яшел чирәм борын төртә. Бер-ике көн үтүгә, җиргә яшел келәм япкан кебек була. Озакламый яшел келәм чәчәкләр белән бизәлә..Ул чәчәкләргә төрле төсле күбәләкләр, бал кортлары килеп куна. Агачлар яшел күлмәк кия. Табигать кешеләргә, бөтен тереклеккә үзенең матурлыгын да кызганмый. Табигать уртак йортыбыз.Ә без кешеләр, табигатьне саклыйбызмы? Сулар һавабызны, эчәр суыбызны пычратмыйбызмы? Чишмәләрнең, елга-күлләрнең, урманнарның хәлләрен беләбезме, кошларны рәнҗетмибезме,игътибарсызлыгыбыз яки комсызлык белән әйләнә-тирә мохиткә зыян салмыйбызмы? Табигать турында кайгырту, аңа ярдәм итү- һәркемгә тиешле изге эш. Бу турыда беркайчан да онытмасак иде.
Гибадуллина Камилә
Актаныш районы Шәрип башлангыч мәктәбенең 3енче класс укучысы
Җитәкче: Гарипова Ләйсән Котдус кызы
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале
2013 ел- Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы
Урман-туган йортыбыз.
Урман элек-электән кешеләрне ачы салкын җилләрдән саклаучы да, җылытучы да, туендыручы да булган. Урман елның һәр фасылында үзенең ямен югалтмый. Без укытучы апабыз белән язын һәм көзен урманга экскурсиягә барабыз. Көзен сары шәлен ябынган ярым шәрә моңсу агачлар безне карша алса, язын , алар ямь яшел күлмәкләрен киеп, елмаеп безне каршы алалар.. Һәр барган саен без урман белән исәнләшәбез, кайтып киткәндә саубуллашабыз. Безнең урманнарыбыз бик бай: җәен без аннан дару үләннәре, җиләк, гөмбә җыябыз. Минем әбием гөмбәгә йөрергә ярата. Аның белән мин дә урманга йөрим. Урман ул- тере. Урманга баргач тын гына, игътибар белән тыңлап торсаң, агачларның сөйләшкәнен, яфракларның серләшкәнен ишетә аласың. Агачлардан башка анда яшәгән һәр җан иясе, үскән һәр куак, һәр гөмбә,кош, бөҗәк- алар барысы бергә бердәм, бербөтен..Табигатьнең бөтен матурлыгы минемчә- урманнарда. Урманнарны ут-күздән саклыйк. Тирә-якка матурлык, сафлык өләшеп үссеннәр, яшәсеннәр, зурайсыннар.
Ситдиков Айрат
Актаныш районы Шәрип башлангыч мәктәбенең 2нче класс укучысы
Җитәкче: Гарипова Ләйсән Котдус кызы.
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале
2013 ел- Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы
Без барыбыз да- табигать балалары. Олыбыз да , кечебез дә. Табигать ул – безнең әйләнә- тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез. Суларын эчеп туймас чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра. Мин үзем табигать кочагында туып, аның саф һавасын сулап үсәм. Минем туган авылым Мерәс бик матур җирдә урнашкан. Аның яныннан ачы кара төтеннәрен чыгарып зур-зур машиналар чапмый, Табигатьне пычратырдай завод-фабрикалар да юк. Авылымның һавасы саф, чишмә сулары шифалы. Авыл яныннан ерак урнашмаган Салкын чишмә суын эчәргә районыбызның төрле почмакларыннан киләләр. Оҗмахның үзе диярсең.
Мин табигатьнең һәр үзгәрешен, гүзәллеген, сайрар кошларын күзәтергә яратам. Менә яз хәбәрчеләре- кара каргалар- биек агачларга уңайлы оялар кордылар. Язгы кояш табигатьне тирән йокыдан уятты. Җырчы сыерчыклар үзләренең матур сайраулары белән табигатьне тагын да гүзәлләндереп җибәрде. Урманнар, яланнар, яр буйлары беренче чәчәкләр белән бизәлә. Әнә үги ана яфрагының сап-сары чәчәге нәни кояш сыман балкып утыра! Менә шушы гүзәллек, яклауга, саклауга мохтаҗ. Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк! Гүзәл туган ягыбызны тагын да ямьләндерик!
Ильясов Илфир
Актаныш районы Шәрип башлангыч мәктәбенең 3енче класс укучысы
Җитәкче: Гарипова Ләйсән Котдус кызы
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Снежный всадник
Акварель + трафарет = ?
Сказка "Колосок"
Рисуем домики зимой