Вложение | Размер |
---|---|
konkurs._tugan_avyl.doc | 52.5 КБ |
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Бик – Үти төп гомуми белем мәктәбе
Безнең яклар – гөлбакчалар иле
Иншаны 5 нче сыйныф укучысы
Вәлиуллина Алия Хәбир кызы язды.
(туган елы 2001 нче ел, 29 нчы апрель)
Җитәкчесе: тарих укытучысы
Шәрәпова Фирдәвес Рафик кызы
Безнең яклар-иркен кырлар ягы,
Безнең яклар-урман-су ягы.
Безнең яклар-үзебезнең яклар,
Әйбәт аның, дуслар, шул ягы!
Безнең яклар-гөлбакчалар иле,
Безнең яклар-җырлар ватаны...
Тулган айлы булсын һәрбер төне
Һәм кояшлы булсын һәр таңы!..
(Степан Күруглы шигыре, Нияз Акмал тәрҗемәсе)
Әй, Туган илем! Бу сүзләр нинди матур яңгырый! Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган да, кем генә шигырь язмаган!
Туган җир, Туган ил! Аның өчен курку белмәс бабаларыбыз яу кырларында башларын салганнар, авыр тән җәрәхәтләре алганнар.
Туган як, Туган җир, Туган авыл...
Аларда безнең үткән тарихыбыз, моң-зарыбыз, кайгы-шатлыкларыбыз чагыла. Бу җирләрдә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән.
Безнең илебез дөньядагы иң зур илләрнең берсе булып тора. Тарихыбыз тамырлары бик борынгы заманнарга барып тоташа һәм күп гасырларга сузылган дәверләрне колачлый. Илебез тарихын өйрәнгәндә, без сокланырлык, үрнәк алырлык вакыйгаларны да, шулай ук бүген һәм киләчәктә үзебез өчен сабак булырлык хәлләрне дә очратабыз. Тарих битләреннән илебезнең, газиз халкыбызның кичергән авырлыклары, ирешкән уңышлары турында укып беләбез. Тарихны бит гомумхалык хәтере дип атыйлар.
Кеше өчен туган җир, газиз әниләребез кебек үк, бер генә. Әниләргә булган мәхәббәтне сүзләр белән генә аңлата алмаган кебек, Ватаныбызны да яратып туеп булмыйдыр. “Ана бер – Ватан бер” дигән мәкальне дә бабаларыбыз юкка гына әйтмәгәндер.
Минем туган авылым Бик-Үти ,Татарстан Республикасы Буа районынында, табигатьнең бик матур бер почмагында урнашкан. Авылыбызның Төньяк-Көнбатышыннан мул сулы Бола елгасы ага. Бик-Үти ... Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне билгели. Минем туган авылымның да үз тарихы бар. Буыннан – буынга күчеп килгән мәгълүматларга караганда, 1500 нче елларда безнең авыл урынына үзенең гаиләсе белән Бик бабай килеп төпләнә. Бу җирләрнең уңдырышлы, тыныч икәнлеген белеп, күчеп килүчеләр арта, авыл әкрен генә зурая. Авылның Бик дигәне аңлашыла, ә Үти дигәне каян килеп чыккан соң? Безнең авылдан 7 – 8 чакрым ераклыкта Яңа Чәчкап ягында, Кыр Аксуына төшә торган елга буенда Үти авылы булган. Аңа Үти дигән кеше нигез салган диләр. Ул авыл яныннан зур юл узган. Юл өстендә булганлыктан, бу авылны гел талый торган булганнар. Еш таланудан туеп, 1860 еллар тирәсендә Үти авылы кешеләре Бик авылы янәшәсенә күчеп утырганнар.
Еллар үткән. Бик бабай, аннан соң Үти бабай вафат булганнар.Аларны һәр авыл үз зиратына күмгән. Күпмедер вакыт үткәч бу авыллар кушылганнар һәм Бик-Үти авылы барлыкка килгән. Әле хәзер дә авылның бер башын Бикләр, ә икенчесен-Үтиләр дип йөртәләр. Олылар сөйләгән дөреслеккә туры килә булса кирәк, тарихи белешмәләрдә Бик авылы һәм Үти авылы аерым-аерым күрсәтелгән. Үтиләр уңган халык булганнар, ә Бикләр- күбесенчә сату-алу белән шөгыльләнгән.
1960 нчы елларда авылның Мерәз Кизләве янында Үти авылы кешеләренең каберлекләре бар иде әле, соңгы елларда юкка чыкты. Урта буын кешеләре ул авыл урынында алмагачлар чәчәк атып утыра иде дип сөйлиләр. Шунысы сөенечле, авыл уртасында Бик бабайның кабере хәзерге көндә дә саклана. Авылдашлар каберлекне чистартып, карап торалар.
Ике авыл бергә кушылгач, алар арасында сугышлар еш булып торган. Бик авылындагылар Үти авылы кешеләрен Баллы Куак күле тирәсенә куып җибәрмәкче булганнар. Ләкин Үти авылы халкы кире күчеп китмәгән. Алар авылның югары оч өлешендә яшәгәннәр.
Авыл тирә-юнендә исемле, авылның җирле тарихы белән бәйләнешле урыннары шактый.
Авыл кырыеннан Олы Бола елгасы ага. Аңа кушлар чокыры, Каен-үзәк, Тирән чокыр, Яукырылган елгалары коя, Бәшир ермагы(аның янында Бәшир бабай кизләве бар) Урта елгага кушыла.
Бола бассейнында, авыл янында Тимерче күле һәм Баллы куак күле исән әле. Тимерче күлендә без һәр җәйне казлар саклап үстерәбез. Шушы урында әйтеп үтәсем килә, авылымның халкы борынгыдан калган гадәтләрне хәзер дә дәвам итә, казлар, үрдәкләр, мал-туар асрап көн күрә. Ә моның өчен аларга бөтен шартлар да тудырылган. Халкым бик уңган, гөрләтеп игенен игә, мул итеп печәннәр үстерә.
Авыл кырыендагы бик матур урынны халык Кушлар буе дип атый. Анда табигать матур-чишмәсе дә бар, җил-яңгырдан ышыкланырга куаклары да үсә. Без монда җәй көннәрендә мәктәп белән экскурсияләргә йөрибез.Төрле уеннар уйныйбыз, ярышлар оештырабыз.
Авылдан ерак та тугел Кукау җире җәелгэн. Халык сүзенә караганда, элек анда урыс авылы булган. Халкы таралгач, бу авыл җире Бик-Ути авылы кергән кумәк хуҗалык җирләренә кушылган. Кукаудан ерак тугел Алмагач җире дигән урында бик матур алмагач бакчасы булган. Аларны кисеп урынын сукалаганнар. Хәзер анда тагын агачлар утыртканнар. Моннан киткәч, авылдан шактый еракта Баллы куак күле бар. Халыкта бу тирәне Җенле урын дип әйтәләр. Чөнки бу турыда гел төрле фаҗигаләр булып тора икән. Авылның Яукырлаган басуы атамасы үзенчәлекле. Бу атама, халык әйтүенә караганда, яу кырылган дигән сүзгә барып тоташа. Авылга кемнәрдер һөҗүм иткэн һәм Бик белән Ути аларны җиңгәннәр, имеш.
Авылдан 4-5 чакрым ераклыкта “Баллы куак “,ягъни “балыклы куак”дигэн күл бар. 1891 елны бу күлне патша әмере буенча казыганнар. 1891 елда бик каты ачлык була, шул күлне казып, шунда балык җибәргәннәр. Халык шуннан балык тоткан. Бу күл хәзер дә бар.
Мин туган авылымны бик яратам һәм аның белән горурланам. Авылымда хезмәт сөючән, киң күңелле кешеләр яши. Туган авылымның табигате дә гаҗәеп матур. Кышын мул итеп яуган ап-ак кар өстеннән чаңгыда шуабыз, кырларга, урманнарга барабыз. Ә җәй көннәрендә Бола елгасында балык тотабыз. Кыз бала булсам да, балык тоту минем иң яраткан шөгылем. Кармакны саласың, түземсезлек белән чиерткәнен көтәсең һәм бик зур балык эләкте дип тартып аласың, ә анда бәләкәй генә ташбаш эләгеп чыга. Барыбер рәхәт! Билгеле, мин гел уйнап ,балык тотып кына вакыт уздырмыйм, өйдә әти-әниемә, дәү әниләргә булышам. Кирәк булганда, туган колхозыбызга да ярдәмгә барам. Авыл җирендә һәркемгә эш җитәрлек.
Авылыбызда яңа ике катлы мәктәп төзеделәр. Мәктәптә төпле белем һәм тәрбия алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Безгә югары белемле, киң күңелле , балаларны яратучы укытучылар белем бирә. Без дә аларны хөрмәт итәбез.
Мин бишенче сыйныфта укыйм. Безнең сыйныф укучылары бик тырыш, тату, спорт белән шөгыльләнәләр, укуда да сынатмыйлар. Без мәктәптә төрле кичәләр үткәрәбез, спектакльләр куябыз. Мин матур итеп җырларга, биергә яратам һәм спектакльләрдә төрле рольләрне башкарам.
Туган авылымда балалар бакчасы эшли, халыкка ярдәмгә килергә медпункт бар. Авыл китапханәсе, мәдәният йорты яшьләр белән тулып тора. Район үзәгеннән авылның эченә кадәр асфальт юл салынган.
Туган авылымның киләчәге матур булсын, кырларында мул игеннәр үсеп торсын, елгалары, чишмәләре саекмасын, ташып торсын!
Туган ягым киңлекләре - сез түгелме күзләремдә?
Сездән-җылы, сездән-якты, иркен дөнья - йөрәгемдә!
Күпне күргән урман-сулар, йөзем бүләк иткән баглар,
Изге икмәк үскән кырлар – ил-каумемә мирас алар.
Кояш карый төбәп, туры, елга-күлләр көмеш сулы.
Бу җәннәткә хуҗа-халкым. Табынында нигъмәт тулы.
Язмыш аннан аермасын!- Җирнең бәрәкәте артсын.
Таңнар бәхет булып атса, шатлык гөлдәй чәчәк атсын!
Авылының тарихи атамалары
Рождественские подарки от Метелицы
Мост Леонардо
Сказка на ночь про Снеговика
Философские стихи Кристины Россетти
"Морская болезнь" у космонавтов