презентация
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukay.ppt | 205 КБ |
Слайд 1
Габдулла Тукай Презентацияне төзеде: 6 сыйныф укучысы Нургалиева АйзиләСлайд 2
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.
Слайд 3
Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә.
Слайд 4
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь иҗтимагый прогресска хезмәт итүне үзенең гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты. Г. Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм культура буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара күләмдә билгеләп үтте.
Слайд 5
Ә хәзер Габдулла Тукайның иҗаты белән танышып китәбез
Слайд 6
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта Ярдәмең белән синең Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган Иң элек кылган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем Һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Слайд 7
«Сөй гомерне...» Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген, Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Слайд 8
Бәхетле бала Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
Слайд 9
Бөек шагыйр ь Габдулла Тукай ваФат булганнан соң аның исеме мәңгеләштерелде. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе . Тукай ис. теплоход
Слайд 10
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Спасибо тебе, дедушка!
Три коробки с орехами
Разлука
Денис-изобретатель (отрывок)
Рисуем крокусы акварелью