Работа выполнена ученицы 6го класса Гараевой А. Она перевела поэму Пушкина "Руслан и Людмила" на татарский язык и заняла 2 место в Республиканском конкурсе "Пушкинские чтения"
Вложение | Размер |
---|---|
Перевод на татарский язык поэмы А.С. Пушкина | 14.41 КБ |
Сочинение на тему тукай. | 16.58 КБ |
Гараева Алсу – А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицейның 6в сыйныфы укучысы.
Җитәкчесе – Әхмәтҗанова Э.Д.
А.С. Пушкинның “Руслан һәм Людмила”поэмасына тәрҗемә.
Диңгез ярында бер имән
Диңгез ярында бер имән
Үсеп утыра күптәннән.
Алтын чылбырга уралган
Мәче йөри ди иртәннән.
Көнен дә, төнен дә йөри ул.
Йөреп һичбер туймый ул.
Уңга барса, көләп җибәрә.
Сулга барса, хикәят сөйләнә.
Могъҗизалар кыры анда:
Дию йөри уңга, сулга.
Су анасы да утыра ди,
Күзәтеп хәлләрне тын гына.
Куе урман эчендәге
Күренмәгән юлларда
Тезелеп киткән ди,
Хайван эзләре анда.
Тавык тәпиле йорт та
Ишек – тәрзәсез тора.
Урман, дала – бөтенесе
Монда күз алдында.
Таң атканда дулкын бәрә
Буш һәм комлы ярга
Таң җилләре иркәлиләр
Карт иммәнне шунда.
Менә дигән утыз солдат
Судан чыгалар парлап.
Яр буенда яшел имән
Тора аларны каршылап.
Үтеп барышлый анда хан
Явыз патшаны кулга алган.
Бар халык алдында
Сихерче кылган яман.
Манараның иң башында
Патша кызы “нур чәчә”.
Хезмәт итә аңа бүре
Гөмеренең соңгы көнгәчә.
Мондый җирләр беркайда юк.
Аңкый анда рус исе.
Бу затлар аша монда
Бөркелә миллилек хисе.
Булдым мин үзем
Бал, май эчтем анда.
Серле имәнне дә күрдем,
Мәчесе йөри ди һаман да.
Тукайга кунакка....
Яр Чаллы. Бу шәһәр исемен ишетүгә һәр кешенең күз алдына яңа, матур, чиста автокала килеп баса. Әйе, бу чыннан да шулай. Шәһәребез башка шәһәрләрдән үзенең матурлыгы белән аерылып тора. Чөнки без яшәгән урамнарны таш һәйкәлләр бизиләр. Шәһәребездә һәйкәлләр аерым урынны билиләр. Алар күп санлы, һәм елдан – ел артып торалар. Мәсәлән, әле яңа гына куелган Габдулла Тукай һәйкәле. Бу һәйкәлне Чаллы шәһәренә шагыйрьнең тууына 125 ел уңаеннан куйдылар. Һәм 2011 елның 22 ноябрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бу хәбәрне ишетүгә без татар теле укытучысы белән һәйкәл янына кунакка барырга булдык.
Көзнең бер матур көнендә без сыйныф белән шәһәребезнең Тынычлык проспектында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына киттек. Ул һәйкәл Палитра сәүдә йорты алдында тора. Без барып җиткәч, анда таштан ясалган ир кеше гәүдәсен күрдек. Ул еракка карап басып тора. Күкрәгенә кулын куйган, ә бер кулына китап тоткан.
Скульптор Габдулла Тукайны үзе язган әкият геройлары арасына урнаштырган. Анда үзенең озын бармакларын агач ярыгына кыстырган Шүрәле, Су анасы куаклыкта утыра һәм үзенең алтын тарагы белән чәчен тарый. Арттарак кәҗә белән сарык күренә. Ә өстәрәк, агачта, кош утыра. Гүя бу образлар Тукайны чорнап алганнар да, чит – ятлардан саклап торалар төсле. Без бу матурлыкны күреп сокландык, горурландык.
Без һәйкәл янында Г. Тукайның шигырьләрен, җырларын искә төшердек. Һәйкәл янында фотога төштек. Тукайның тормышын күз алдыннан үткәрдек, аңа чәчәкләр куйдык. Тукайның сагышлы гына карашы безне уйланырга мәҗбүр итте. Аның карашы “И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә эш!”, дигән сыман тоелды безгә. Ә аның кырындагы образларның һәрберсе Тукай әкиятләрендәге киңәшләрне бирәдер кебек иде.
Кызганычка каршы, кайтып китәр вакыт та җитте. Һәм без өйләребезгә таралыштык. Мин өйгә горурлану хисләре белән кайттым. Чыннан да, мин шәһәребездә мондый тарихи вакыйга булуына, шундый мирасны нәкъ тә безенең шәһәргә куюларына бик тә шатландым. Г. Тукай кебек тарихи шәхесләребезне онытмаска, аларны хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
Таштан ясалган сыннар Яр Чаллы шәһәрендә моның белән генә бетми. Алар бик күп. Шәһәрнең һәйкәлләр белән бизәлүе шәһәр халкының бердәм, эчкерсез, милләтенә, тарихына битараф булмавын күрсәтеп тора.
Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик, гөлләр куейк,
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
А.С. Пушкин исемендәге 78нче
лицейның 6б сыйныфы укучысы
Лисицкий Д.
Җитәкчесе: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Әхмәтҗанова Эльмира Демьяновна.
Одеяльце
Хитрость Дидоны
Пока бьют часы
Пятёрки
Сорняки