“ Ел саен дирлек мин авылыма кайтып
киләм. Кайтам да үземнең балачак,үсмерчак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем,
туганнарым, яраткан кешеләрем эзеннән
йөрим...”
Г.Бәширов.
Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә.Милләтпәрвәрләр, ватанпәрвәрләр өчен, әлбәттә, туган илдән аерылу бик авырдыр.Юкка гына бу хакта җырларда җырланмый инде.
Мин дә – үз илемнең нечкә күңелле бер баласы.Туган ягымның урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары – һәммәсе изге бер җир. Кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: “Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!” дигән сүзләре хәтеремә бик тирән уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!
Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Кечкенә Гомәр дә туган ягына карата йөрәгендә бөреленә башлаган мәхәббәтен үсеп җитеп язучы булгач үзенең әсәрләренә салгандыр. Күптән түгел генә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Чулпан апа безгә Гомәр Бәширов һәм аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Шул ук дәрестә без язучының “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен дә укый башладык. Программада бирелгән дәресләр үтелде, ләкин әлеге әсәр бүген дә минем күңелемдә саклана. Шул турыда сезнең белән дә уртаклашасым килә.
“Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.
Балачак ул кеше гомерендә бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар. Һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Әлеге әсәрдә Гомәр Бәширов балачак образына бәйләп, туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелеп килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли, аңа мәхәббәтен белдерә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул “Туган ягым-яшел бишек” әсәре.
Туган ягында нинди генә бәйрәмнәре юк аның! Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре, өйгә килен төшерү дисеңме... Аларның һәрберсе кадерле!
Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.
Менә ямьле җәй җитә. Гомәрләр авылында да Сабан туена әзерлек башлана. Инде син бу көннәрдә тыныч кына йоклый да алмыйсың. Кичтән үк Сабан туена алынган чалбарыңны, ак күлмәгеңне, түбәтәеңне әзерләп куясың; бәйрәмгә пешереләсе йомыркаларны буяучы әниең тирәсендә бөтереләсең, бәйрәм шатлыгыннан куанучы малай-шалай янына да чыгып керәсең. Ә иртәнге сәгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне, уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы килә. Менә шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше дә җитәрлек.
Җәй дә узып бара. Ә күңелсезләнергә һич кенә дә вакыт юк. Беренче кар төшү белән каз өмәсе башлана. Утырмага кунак кызы да килгәч, яшьләр тагын да ныграк шатланалар. Ак пирчәткә кигән, мамык шәл ябынган бу кызга егетләр генә түгел, хәтта кечкенә Гомәр үзе дә гашыйк була. Ә кичен такмак әйтеш, егетләр белән төрле уеннар уйнау дәвам итә. Менә болар барысы да – газиз, кадерле балачакның куанычлы мизгелләре. Туган якка мәхәббәтне укучыга җиткерүдә, минем уйлавымча, әсәрнең әһәмияте бик зур. Гади сүзләр белән генә аңлатып бирә алмаган хисләрне бик җыйнак итеп аңлата язучы. Туган якның матурлыгын, һәр кеше дә күрә алмый торган нечкәлекләрен күрсәтә.
Әйе, халык йолаларга, гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.
Әсәрдә тасвирланган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел,табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте...Болар барысы да – һәлакәт.Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез. Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да, каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә, күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкыңның рухи байлыгын онытырга ярамый. Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре нинди матур, нинди гүзәл! Ә безнең хәтердә калырлык, балачак хатирәләребез булырмы?
Әсәрләр укып чыгар өчен генә түгел, ә укыгач укучыга нинди дә булса фикер җиткерү өчен, аны уйландыру максатыннан чыгып языла. Шулай булгач, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре безгә нәрсә дә булса бирергә тиеш. Минемчә, бу әсәр табигатьне яратырга, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, онытылганнарны яңартырга чакыра. Балачак авазы аша бу мәсьәләне хәл итү бик әһәмиятле!
Туган якны Гомәр Бәширов яшел бишек белән тиңли. Чөнки Татарстан чыннан да яшеллеккә күмелгән. Бөтен табигать матурлыгын үз эченә сыйдырган. Менә син үзеңнең туган ягыңнан читкә китеп, бераз гына торып кара әле. Аның кайнар кояшын, кара-көлсу туфрагын, тәмле исле чәчәген һәм беренче чиратта, аның ачык йөзле кешеләрен сагынып кайтасың.Күпме кеше элек шулай киткән булса, барыбер үзенең туган ягына саргаеп кайтып керә. Илләренә, туган үскән җирләренә әйди аларны җитез хыял канатлары! Гомәрнең “яшел бишеге” безне дә тибрәтә. Менә шулай соклану, моңланулардан, сагыну-сагышлардан үрелгән ул туган як бишеге. Үземнең туган ягыма булган хисләремне шигырем белән белдерәм:
Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып ата синдә таң.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!
Самодельный телефон
«Течет река Волга»
За чашкой чая
Весенние чудеса
Сочинение