Теманың актуальлеге
Бүгенге югары технологияләр заманында кеше үзенә рухи азык эзли һәм күп очракта аны ниндидер серлелек, могҗиза кызыксындыра. Кешелекне үзенә таныш булмаган дөнья ымсындыра .Эзләнү эшенең темасын сайлауга да хәзерге вакытта язучыларның(м-н Н. Гыйматдинова) илаһи затлар, мифологик образлар тудырырга омтылулары этәрде.
Проблема: Төшләр чынбарлыкны яктырталармы.
Максат: Төрле чор татар язучылары әсәрләрендә төшләрнең һәм юрауларның кеше язмышына йогынтысын исбатлау һәм алар арасындагы аермалы якларны күрсәтү.
Бурычлар:
1) теманы ачарлык әсәрләр сайлап алу;
2)әлеге әсәрләрдә төшләрнең һәм юрауларның роле;
3)төшләрне һәм юрауларны сурәтләгән төрле халыкларның ,төрле вакытларда язылган әсәрләре белән чагыштыру;
4) үзебезнең арадагы кешеләрнең тормышында төшләрнең нинди роль уйнаулары турында кызыксыну;
Гипотиза- Төшләрнең һәм юрауларның кеше тормышында, язмышына йогынтысы зур.
Эзләнү объекты- Язучыларның һәм шагыйрьләрнең иҗади фантазиясе тудырган әсәрләр: Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәрләре.
Эзләнү предметы- әдәби әсәрләрдә төш .
Методлар,ысуллар-
әдәби текстны анализлау;
белешмә ,тәнкыйди һәм фәнни әдәбият белән эшләү;
анкеталар яздыру , әңгәмәләр үткәрү
Вложение | Размер |
---|---|
Татар әдәбиятында төшләр һәм юрауларның роле | 27.67 КБ |
I Кереш.
Кеше һәрвакыт киләчәккәкә күз тәбәп яши, алда үзен ниләр көтүе турында уйлана, шушы хакта төрле фаразлар кора. Халык иҗатындагы афористик жанрларның кайберләре нәкъ менә шундый максатка хезмәт итәләр. Алар арасында юраулар аеруча үзенчәлекле урын алып тора.
Юрау- ышануларда ясала торган прогноз иҗтимагый тормыш хәлләренә, хуҗалык итүгә, гаилә-көнкүрешкә, кешенең тән терекләгенә һ. б. өлкәләргә җәелә. Прогноз ясау өчен җирлек
Әлбәттә,жанрга бәя биргәндә, без аңа хорафат, кара ышану дип түбәнсетеп карарга тиеш түгелбез. Чөнки юраулар да – халык күңеленең көзгесе, аның уй-теләкләрен, хыял-өметләрен, шатлык-куанычларын гәүдәләндергән әсәрләр.Гади генә тормыш күренешләреннән дә халыкнинди дә булса яхшылык галәмәте табарга тырышкан. Әйтик, берничә кеше үзара сөйләшеп утырганда, арадан берсе: “ Ай битем кычыта”,- дип куйды, ди .Шундагы икенче берәү бу сүзгә җавап йөзеннән: “Битең кычытса,сине сагыналар икән”,- дип, аның күңелен күтәреп, дәртен почмакландырып җибәрә. Мондый характердагы юрау-ышанулар күркәм бер гадәт сыйфатында, хәзерге көндә дә телебездә актив кулланышта.
Татар халкының әхлакый йөзе, рухи байлыгы турында сүз барганда, аның кунакчыллык сыйфаты бик еш мактап телгә алына. Бу тема юрауларда да киң чагылыш тапкан. Көнкүрештә очрап торган әллә нихәтле билгеләрне халык кунак киләсенә юрый, шуларга карап кунак көтү куанычын кичерә: “Мәче битен юса, кунак килә”, “Ак таракан төшсә, кунак киләсенә”, “Самовыр озак кайнаса, кунак килгәнен көтә” һ. б.
Сүз дә юк, ышанулар киләчәкне юраганда барысын да ал да гөл итеп кенә күрсәтмиләр. Алар арасында ниндидер куркыныч, хәвеф-хәтер,кайгы-хәсрәт, килү ихтималын искәртә торганнары да байтак. Мәсәлән, “Йортта эт җирне казыса – мәет, чикерткә сызгырса – яңгыр” дип шолану бар. Мондыйларга сукырларча ышану кешене хафага, өметсезлеккә төшерергә, хәтта аның тормышын фаҗигагә дә алып барырга мөмкин. Бүгенге күзлектән чыгып караганда, әлеге ышанулар беркатлылык булып тоелса да, халык үз вакытында алар ярдәмендә кешеләрне сизгерлеккә, уяулыкка, сакланып, уйлап эш итәргә өйрәтү максатын да күздә тоткан. Гомумән, юрау- ышанулар халык педагогикасында әһәмиятле урын алып торалар. Яшь буында үз-үзеңне матур итеп тота белү, чисталык, пакьлек, ашау-эчү әдәбе һәм башка күркәм күнекмәләр тәрбияләүдә халык бу төр әсәрләрдән киң файдаланган. “Әгәр шуны эшләсәң, шундый хәл була” дип, төрле ямьсез гадәтләрне кисәтү өчен, ул кайбер ышануларга аңлы рәвештә бераз “шагыйрәнә ялган” да кушкалаган. Мәсәлән, “Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була, имеш”, “Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела”, “Яшь баланы тәрәзә төбенә бастырып каратсаң, кәтүк булып кала”.
Юрау текстлары, кагыйдә буларак, шарт һәм нәтиҗә өлешләреннән торалар, “шул булса, шул була” дигән формулага туры киләләр. Әмма кайбер ышанулар турыдан-туры раслау рәвешендә бәян итәләләр: “Абзар иясе яраткан атларының ялын үрә”, “ Ай нуры киндер агартуга яхшы” һ.б.
Юраулар өчен бик күп төрле билге-галәмәтләр нигез булып тора: табигатьтәге яшерен көчләргә, мифик затларга, бәхетле һәм бәхетсез көннәргә, аерым хайваннар һәм кошларның, агачлар һәм үләннәрнең, ташлар һәм металларның тылсымына ышану, кешенең тән төзелешендәге үзенчәлекләр, төш күрүләр.
Төш күрүләр дигәннән, кешеләр борын-борыннан төш юраулар белән шөгылләнгәннәр, кызыксынганнар. Бу шөгыль бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта шомлы да булган.
Кайбер вакытта кешеләр онытылып көндәлек борчулардан арынырга телиләр. Йокыга китеп, әйләнә-тирәдәге бер әйберне дә күрмәү теләге иртәме-соңмы кешә дә барыбер туа. Йоклау һәм төш күрү- һәрвакытта серлелек һәм могҗиза.
Төш күрү һәм аларны юрау мәсьәләсе кешелекне берва- кытта да битараф калдырмаган. Төш феномены белән хәтта фән эшлеклеләре дә кызыксына.Тикмәгә генә Төш институты ачылмагандыр. Бөек философлар да төш күрү могҗизасы белән кызыксынганнар: Платон төшне иҗат чыганагы дип атаган, ә Аристотель яшәүнең дәвамы дип күрсәтә. Төшләр күрү медицинада, бигрәк тә психиатриядә үзенчәлекле урын алып тора. Күренекле психиатр Фрейд төшләрне “ уяу вакытыбызда безнең аңыбыздан этеп чыгарылган яшерен теләкләребез”, дип атый. Фән төш һәм мифлар арасында уртаклыклар бар икәнен раслады һәм бу күренеш бик теләп язучылар һәм шагыйрьләр тарафыннан күтәреп алынды. Бигрәк тә төшләр һәм мифлар белән романтизм вәкилләре һәм символистлар кызыксынды.
Бу хезмәтебездә без төшләрн әдәби чара буларак кулланылышын өйрәнүне максат итеп куйдык. Әдәби әсәрләрдә төш ул үзенчәлекле бер сурәтләү чарасы булып тора. “Эзоп теле “кебек аңа да аллегорик сыйфатлар, читләтеп әйтү хас.
Төш күрү,төрле юраулар тематикасы элек-электән төрле милләт һәм төрле ил язучыларын үзенчә кызыксындырган. Алар һәрберсе төшләрдә нинди дә булса мәгънә, могҗиза ачарга тырышканнар.
Үзләренең сюжетлары, тел-сурәтләү чаралары, идея –эстетик юнәлешләре белән укучыны тартып торган әсәрләр татар әдәбиятында бик күп. Без әлеге хезмәтебездә сюжет коруда, геройларның эчке кичерешләрен ачып бирүдә, аларның алдагы язмышларында зур рольне төшләр һәм юраулар уйный торган әсәрләр турында сөйләшербез.
II Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф әсәрендә” төшләрнең роле.
Төрки халыклар әдәбиятының бөек шагыйре Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы, безнең уйлавыбызча, әлеге әсәрләрнең башында торырга тулы хокукка ия.
Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятында моңа кадәрге булган сюжетларга мөрәҗәгать итү, образлар һәм материаллар белән эш итү киң таралган күренеш. Мәгълүм булганча VII гасырның беренче яртысында “Коръән” төзелә. Аның сурәләре арасында “Йосыф” сурәсе дә урын алган. Кол Гали,төрки әдипләрдән беренчеләрдән булып, Йосыф турындагы сюжетка мөрәҗәгать итә һәм оригиналь яңгырашлы әсәр тудыра. Ул үз әсәренә нигез итеп “Коръәндәге” Йосыф сурәсен ала.
Һәр ике текст та Йосыфның төш күрүеннән башлана. Поэмада төш күрүләр һәм аларны юраулар бик күп. Аны Йосыф та, Ягъкуб һәм кызы Динә дә, Зөләйха, Малик Дәгыйр, Кыйтфир, икмәкче, шәрабчы һ.б. да күрә. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Борынгы һәм урта гасыр тормышында төш күрү һә юрау игътибар үзәгендә торган. Мифологик ышанулар нигезендә төш киләчәкне,язмышны алдан күрү чарасы итеп каралган. Тарихта патша сарайларында махсус төш юраучылар булуы мәгълүм. Димәк, “Кыйссаи Йосыфта төш күрү һәм юрау эпизодларының күп булуы шул чор чынбарлыгының, элеккеге традицияләрнең йогынтысы белән аңлатыла. Икенчедән, автор төш күрүне әдәби чара, сәнгать алымы буларак та аңлата. Яшмыштан узмыш юк, төштә күргәннәр барыбер киләчәк.
Бервакыт 11 яшьлек Йосыф кояшның, тулган ай һәм унбер йолдызның үзенә баш июен күрә. Төшнең мәгънәсен әтисе болай юрый: “Син пәйгамбәр булырсың, зур дәүләт иясе булырсың, унбер туганың да сиңа хезмәт итәр”.
Өмет шундый: Мәүлә сиңа бирә мөлкәт,
Кодрәт белән бүләк итә бик күп мигнәт.
Кардәшләрең барсы да кыла хезмәт,
Унбере дә сиңа хезмәт кыла имди.
(Кыйссаи Йосыф”, I фасыл).
Менә шушы өлештә төш һәм аны юрау Йосыф язмышына йогынты ясый башлый. Әтисенең төш юравын абыйлары белеп һәм көнчелектән энеләренә төрле бәла-казалар китерәләр . Төш күргәннән соң Йосыфның тормышы кискен үзгәрә: төпсез коега салалар, Йосыфны кол итеп сатып җибәрәләр, аңа зиндан ачысын да күрергә туры килә. Шулай да әсәр ахырында Йосыф байлыкка, даһилыкка ирешә: ул падишаһ була.
Дүртенче фасыл Мисырдагы Малик ибне Дәгыйр дигән олуг
сәүдәгәрнең төшен тасвирлау белән башлана.
Кояшның җиргә иңгәнен тордым күреп,
Ул якамнан чыкты куеныма кереп,
Энҗе-мәрҗән яуды җиргә яңгыр кебек,-
Мин аларны итәгемә җыйдым имди.
(“Кыйссаи Йосыф” , IV фасыл)
Сәүдәгәргә төш юраучы болай ди: бик очсызга гына синең кулыңа “асыл затлы кол” керер, син,аны сатып, “күп байлык табачаксың, дәүләт һәм мөлкәт иясе булачаксың”. Төш күрү һәм юрау бу очракта Дәгыйргә уңыш китерә, ул төшендә күргәнчә эшли һәм бай, мөлкәтле кешегә әйләнә.
Бишенче фасылда әсәргә Зөләйха килеп керә. Ул да нәкъ Йосыф кебек атасы алдында йоклаганда төш күрә.
Йосыф әйтте:Йа Зөләйха, әйтим шуны,
Мин Мисырның хөкемдары. Бел син моны.
Мисырга кил, теләр булсаң әгәр мине,-
Табарсың син. Шиксез, мине шунда имди.
(“Кыйссаи Йосыф”, V фасыл).
Зөләйха да төштә күргәннәрен чынга ала, юрау буенча ул сөйгәнен эзләп юлга чыга, һәм менә шул юрауларга ышануы аның алдына зур сынаулар куя да инде. Ул яратмаган кешесенә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Шәһәрнең бөтен хатын-кызы Зөләйхадан көлә. Ул бик күп ялгышлар эшли, сөйгәнен зинданга утыртуга ук барып җитә. Төш һәм аны юрау Зөләйха язмышында төп рольне уйный дип әйтә алабыз. Төшен чынбарлык итеп кабул итүе аркасында, Зөләйхага төрле кимсетүләр, газаплар,борчулы төннәр аша үтәргә туры килә.
Төш күрү һәм юрау алымы борынгы әдәбиятта сюжетның мавыктыргыч, ышандырырлык дәрәҗәдә үсешен, композициянең табигый колырылышын тәэмин итәр өчен кулланыла.
II Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”
драмасында төшнең әдәби алым буларак бирелеше.
Төш күрү һәм төш юрау сурәтләү чарасын язучылар әдәбиятның төрле чорларында кулланалар. XX йөз башы әдәбиятында әлеге сурәтләү алымын үзенең Сүнгән йолдызлар” әсәрендә Кәрим Тинчурин уңышлы куллана. Әсәрдә үзәк урыннарны алып торучы геройларның берсе- Исмәгыйль төш күрә.
Көзге караңгы төн имеш.Бер урында бик күп егетләр җыелган икән дә һәркайсы үзенә берәр йолдыз алган икән. Менә кинәт аҗдаһа төсле бернәрсә сызгырды да, йолдызларны сүндерә башлады. Минем йолдызым да сүнде, мәхдүмнең дә, синең дә йолдызың сүнде. Тагын бик күп, бик күп егетләрнең йолдызлары сүнеп, күк йөзе корымлы кара таба төсле караңгыланып, каралып калды. Бик зур әллә тагы кырык башлы бер аҗдаһа килеп чыкты да, безне берәм-берәм ашый башлады.
Сәрвәрнең әбисе әлеге төшне начарга юрый: “Кара аҗдаһа кабер , дигән. Кемне ашый, шул үлә”. Ятимлектә үскән, кешегә ялланып көн күрүче Исмәгыйл әлеге төш тәэсирендә яши башлый.
Монда язучы төш сурәтләү алымын читләтеп әйтү итеп куллана. Илгә афәт килә, сугыш башлана , сугыш бик күпләргә бәхетсезлек, күз яшьләре алып киләчәк. Сугыш башлангач, Төшенең дөреслегенә тагын бер кат ышана, ул тагы да көчсезләнеп кала, язмыш агымына бирелә.
III Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган “
әсәрендә юраулар.
Без инде әдәби әсәрләр төшләр белән чынбарлыкны бәйләүче буын дип әйткән идек. Язучы Мәхмүт Хәсәнов Үзенең “Язгы аҗаган” әсәрендә чынбарлыкта булган хәлләрне тасвирлый. Ләкин аның да әсәре халыкның традициясе, гореф-гадәте булган юрау йоласын читләтеп үтми.
Әсәргә эпиграф итеп халык сынамышы алынган.
Язын аҗаган күргән кешене гомере буена ачы язмыш, зур афәтләр, көтелмәгән газап-михнәтләр, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан бәла-казалы, зар-интизарлы булыр.
Халык сынамышыннан
Баш герой Гази, бала вакытында, яз көне аҗаган күрә. “Нәрсә юрасаң,шул булыр”, я “Юраганың юш килә” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Аҗаган күргәннән соң, Газига юралган язмыш, әлбәттә, аны урап узмый.
Яшен- куркыныч,шомлы, серле күренеш. Язучы геройның тормышы катлаулы, кайгы-хәсрәтле буласын алдан ук искәртеп куя.
Газинең балачагы ятимлектә,ачлыкта уза. Аны яшен күргәннән соң юралган язмышы бер дә тынычлыкта калдырмый. Хәзергечә әйтсәк, программалаштырылып куелган кебек була. Газинең тормышы яшен кебек ялтырап, үз юлында очраган бөтен әйберне юк итеп, аның йөрәгеннән дә “көл” генә калдырып зил-зиләләр белән уза да китә.
Гази сөйгән яры белән аерылышу газапларын кичерә.Бөек Ватан сугышы башлангач, әсирлек михнәтләрен татый. Ләкин инде үз иленә азат ителеп кайткач та “кара сакаллы” язмышы аның артыннан ияреп йөри.
Гази үз иленең төрмәләрендә утырып чыга. Төрмәдән чыккач та беренче категорияле табипка аяк чалучылар, аны сындырырга теләүчеләр күп була: Газига кешеләргә операция ясауны, шифаханәдә әйдәүче хирург булуны ышанып тапшырырга теләмиләр, һаман да шул сугыш вакытында әсирлектә булуын исенә төшереп торалар.
Әйе, Газине бәхетсезлек гомере буена озата бара. Моны һичшиксез төшләрнең һәм юрауларның кеше тормышына йогынтысы дими, нәрсә дисең инде.
IV НӘТИҖӘ
Шулай итеп әлеге хезмәттә татар әдәбиятының төрле чорларында иҗат ителгән өч әсәре каралды. Әлеге әсәрләрдә авторлар төш ярдәмендә төрле мәсьәләләрне һәм бурычларны чишәргә тырышканнар. Алар үзләренең фикерләрен һәм хисләрен яктырак күрсәтү максаты белән төш юрау алымына мөрәҗәгать иткәннәр.
Әлеге алымның әдәбиятта үз урыны, үз юнәлеше булырга тиешлеген күрсәтер өчен төрле чорга караган өч әдәби әсәр алынды.
Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә төш юрау алымын, сюжетка хыялый образлар китереп кертеп, әсәрне мавыктыргыч, кызыклы һәм итәр өчен , сурәтләү чарасы буларак куллана . Шулай ук әсәрдә ул вакытларда яшәп килгән мифларга, төрле хорафатларга ышану киң кулланыла. Бу әсәрдә геройлар төштә күргән вакыйгаларны үзләре тормышка ашыралар, шуңа омтылалар.
Ә “Сүнгән йолдызлар” да чынбарлыктагы вакыйгаларны төш белән бергә бәйлиләр , шуның белән үз- үзләрен алдыйлар.Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрендә төп герой бөтенләе белән төш тәэсирендә яши башлый, язмышының нәкъ төштәгечә булуына үзе үк ризалаша.
Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәрендәге юрау геройның нинди чорда яшәвенә карап, чынбарлык белән юраулар тәңгәл килә. Бу чорда илебез тарихында кскен борылышлар, зур тарихи вакыйгалар булуын без беләбез. Гази ирексездән шул юрауларның корбанына әверелә.
Шулай итеп, без әсәрләр арасында аермалыкларга да юлыктык һәм шул ук вакытта әсәрләрнең барсында да төшнең һәм юрауларның кеше тормышына йогынтысы зур икәнлекне исбатладык.
Төшләр турында эзләнүләребезне дәвам итеп, без укытучылар һәм укучылар арасында сөйләшүләр, әңгәмәләр алып бардык. Һәм анкета үткәрдек. Шул анкетаның сорауларын тәкъдим итәбез:
Анкета
1. Сез төшләрне еш күрәсезме?
а ) әйе;
б) юк;
2 .Нинди төшләр күрәсез?
а) аклы-каралы;
б)төсле;
3.Төш сезнеңчә нәрсә ул?
а) кешенең уйлары;
б) киләчәктә булачак хәлләр;
в) физик халәт-йокысызлык;
4. Төшләрегезнең чынбарлык белән туры килгәне бармы?
а) әйе;
б)юк;
5. Төшләр сезнең тормышыгызга йогынты ясый, аны үзгәртә аламы?
а) әйе;
б)юк;
в)төрлечә;
6.Сез йоклаганда төшләр күрергә теләр идегезме?
а) һәрвакытта;
б) бервакытта да;
в) кайвакытта;
Укытучылар 1әм укучылар арасында анкета үткәрелгәннән соң түбәндәге нәтиҗәгә килдек:
Сез төш- ләрне еш күрә- сезме? | Нин- ди төш- ләр күрә- сез? | Төш сез- неңчә нәрсә ул? | Төшләре гезнең чын барлык белән туры килгәне бармы? | Төшләр сезнең тормышы- гызга йогын- ты ясый, аны үзгәртә аламы? | Сез йоклаганда төшләр күрергә теләр идегезме? | |
а укучы укытучы |
60% 90% | 0% 30% | 50% 50% | 100% 90% | 30% 0% | 30% 20% |
б укучы укытучы | 40% 10% | 100% 70% | 30% 10% | 100% 90% | 20% 10% | 30% 10% |
в укучы укытучы | 0% 10% |
| 20% 40% |
| 50% 90% | 40% 70% |
|
Анкетадан күренгәнчә укучыларда(60%) укытучылар(90%) да төшләрне еш күрәләр, Укучылар 100% төсле төшләр күрә, ә укытучылар 70%. Бу ,бәлки аларның яшь аермаларына караптыр. Соралганннарның 50% икеяктан да төшне кешенең уйлары дип билгели. Укучыларның 100% төшләрнең чынбарлык белән туры килүе турында әйтә. Укытучылар алардан 10% ка калышалар. Соралганнарның күбесн төш күрергә теләр иде. Димәк,төшләр безнең яшәешебезне бер өлеше булып торалар. Ала безнең тормышыбызда зур урын алып торалар.
Кулланылган әдәбият:
1. ”Халык афоризмнары”. Казан.”Мәгариф” нәшрияты 2002 нче ел.
2. Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”.
3. Мәхмүт Хәсәнов “Язгы аҗаган”
4 Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең
11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. 2006 нчы ел.
5. Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училиәелары, колледҗ һәм лиейлар өчен дәреслек. Казан “Мәгариф” нәшрияты.1998 нче ел.
I КЕРЕШ.
1) Юраулар.
IIТӨП ӨЛЕШ
1) Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә төшләрнең роле.
2)Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрендә төшнең әдәби алым буларак бирелеше.
3)Мәхмүт Хәсәновның “ Язгы аҗаган” әсәрендә юраулар.
4) Анкета.
III НӘТИҖӘ,
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Астрономический календарь. Февраль, 2019
На берегу Байкала
Вода может клеить?
Для чего нужна астрономия?