7 сыйныф укучысы Гатина Илүзәнең Әниләр көненә багышлап үзе язган шигырьләре. Әлеге шигырьләр район бәйгесендә 2нче урынга лаек булды.
Вложение | Размер |
---|---|
gatina_iluz_7a.doc | 44.5 КБ |
Казан шәһәре Совет районы 175 нче гомуми урта белем мәктәбе
Район бәйгесе
“Әниләр көненә багышланган шигырьләр”
Катнашучы: Гатина Илюзә Юныс кызы, 7 нче “А” сыйныфы укучысы.
Укытучы: Зарипова Алинә Әнис кызы, 2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
КАЗАН - 2011
Әнием
Минем әни бик уңган,
Элек тегүче булган.
Теккән бик күп киемнәр,
Күлмәкләр дә итәкләр.
Әни теккән киемнәрне
Бик яратып кигәннәр.
Хәзер инде текми ул,
Башка җирдә эшли ул.
Өйдә гөлләр үстерә,
Тәмле итеп пешерә.
Без әнине яратабыз,
Аннан үрнәк алабыз.
Эшендә дә яраталар,
Мактыйлар да хуплыйлар.
Иптәшләре сокланалар,
Киңәшләрен тыңлыйлар.
Гатина Илүзә
Ялгыз каен
Авыл башында үсәдер
Ялгыз каен, ак каен.
Каршы ала, озатып кала
Башын иеп карт каен.
Язлар җиткәч ялгыз каен
Яфрак яра елмаеп.
Ботагына басып сайрый
Сандугачлар ел саен.
Кавыштыра гашыйкларны
Бөдрә чәчле ак каен.
Кайгыны да , шатлыкны да
Сыйдыра сердәш каен.
Көзләр җиткәч, кошлар киткәч,
Сайрар кошы калмагач,
Моңсуланып башын ия,
Саргая ялгыз агач.
Гатина Илүзә
Мәхәббәт кайчан башлана?
Мәхәббәт кайчан башлана?
Язгы таң аткандамы?
Әллә инде җитәкләшеп
Мәктәптән кайткандамы?
Мәхәббәт кайчан башлана?
Җәйге җил искәндәме?
Әллә инде аяз, матур
Йолдызлы кичләрдәме?
Мәхәббәт кайчан башлана?
Көзге моңсу кичтәме?
Әллә инде дуслар белән
Кинодан кайткадамы?
Мәхәббәт кайчан башлана?
Кырыс салкын кыштамы?
Әллә инде зур бинаның
Дискәтүк залындамы?
Мәхәббәт кайчан башлана?
Гатина Илүзә
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Хитрость Дидоны
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Четыре художника. Осень
О чем поет Шотландская волынка?