Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган республика бәйгесе өчен язылган инша
Вложение | Размер |
---|---|
ellar_utkn_saen_yaktyn_arta.doc | 29.5 КБ |
Еллар үткән саен яктың арта
Еллар үткән саен яктың арта,
Раушан көзгең тарта, театр.
Халык рухын киләчәккә илтер,
Бик күпләрне әле уятыр
Йолдызларың синең
Театр,
Сүнмәс йолдызларың...
Р.Гаташ
Театр, аның тарихын Кәрим Тинчуриннан башка күз алдына китереп булмый. 1910 елда беренче татар профессиональ театр труппасы “Сәйяр”гә актёр булып эшкә урнашкан егет, 1918 елда шул ук труппаның җитәкчесе итеп билгеләнә. 1920 елда Самара шәһәрендә ачылган беренче татар театр студиясенең укытучысы һәм баш режиссёры вазифаларын башкара. 1921 елда драматург Оренбургта татар пролетар театр труппасына җитәкчелек итә. Ә 1922 елда Казанга кайткач, Татарстан хөкүмәте Кәрим Тинчуринга, күренекле татар артистларын җыеп, Дәүләт труппасын оештыру эшен тапшыра һәм үзен шул булачак труппаның баш режиссёры итеп билгели. 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада Татар дәүләт театры(хәзерге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) ачыла.
Театр сәнгате өлкәсендәге оештыру эшләреннән тыш, Кәрим Тинчурин бу елларда журналист, актёр һәм язучы буларак та таныла. Ул сәхнәдә рольләр башкара, көндәлек матбугатта публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән чыгышлар ясый, үзенең күренекле комедия һәм драмаларын иҗат итә.
Кәрим Тинчуринның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге әдип үзе исән чагында ук югары бәя ала. 1926 елда аңа Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. Аның әдәби мирасы, бигрәк тә драма әсәрләре, үзләренең идея эчтәлекләре, тема һәм образлар бирелеше, сәнгатьчәлеге ягыннан аларны тудырган вакыт чикләрендә генә калмыйча, заман үткән саен тагы да тирәнрәк мәгънә төсмере ала баралар һәм сәхнәдә яшәүләрен дәвам итәләр.
Драматургның “Зәңгәр шәл” әсәрен халык аеруча яратып карый. Инде сәхнәдә җитмеш елдан артык уйналуына карамастан, аны ничә буын артистлар да яратып уйный. Моның сере нәрсәдә икән соң+?
“Минемчә, драматург әлеге әсәрендә татар халкының тормышын, гореф – гадәтләрен, фольклорын, халык авыз иҗатын ифрат шәп белгән, һәм шуны бик оста файдаланып, аларны тагын да бизәп, баетып халкына кире кайтарып биргән”, - дип яза Г.Камал театры артисты Хәлим Җәләлов.
Минем уйлавымча да, әлеге әсәр тамашачыны дәртле, шул ук вакытта моңлы булуы белән әсир итә торгандыр. Белгәнебезчә, спектакль Сабантуй күренеше белән башланып китә. Ә бу бәйрәм һәр татар кешесенең иң яраткан бәйрәме, шуңа күрә әсәр һәркем өчен тоташ бәйрәмгә әйләнә, дип уйлыйм мин. Әсәрдә халкыбызның көчле рухы да, җор телле булуы да чагыла. Шулай ук әсәрдә эчкерсез, саф мәхәббәт тарихын да күрәбез. Ләкин явыз кешеләр ике яшь йөрәкне аерырга телиләр. Халыкны алдап, алар хисабына яшәүче ишан Мәйсәрәне бишенче хатынлыкка алмакчы була. Ә байлыкка табынучы абыйсы Җиһанша кызны көчләп, аңа кияүгә бирә. Сөйгәнен яклап сугышучы Булат исә Җиһаншаны үтерә, ә үзе урманга качып китәргә мәҗбүр була.
Урмандагы качкыннар арасында да кемнәрне генә күрмибез. Монда атларны кешеләргә караганда артыграк яратучы ат карагы да, ялган акча ясаучы да, ярлыларны яклаучы намуслы кешеләр дә бар. Урманда яшеренеп ятып аргач, кешеләр алдында гаепләре юк икәнен аңлагач, алар җыйнаулашып авылга киләләр һәм Мәйсәрәне коткаралар. Беренче карашка начар, әхлаксыз кешеләр булып күренсәләр дә, болар намуслы кешеләр булып чыгалар.
Бик күп авырлыклар аша дөреслек, гаделлек өчен көрәшүчеләр җиңүгә ирешә. Гади халык, эчкерсез мәхәббәт барлык байлардан һәм байлыклардан өстен булып чыгалар.
“Зәңгәр шәл” спектаклен карагач, миндә дә каршылыклы хисләр уянды. Халыкны талап баючыларга карата нәфрәтләнсәм, милли киемнәр кигән егет – кызларның җыр - биюләрен, уеннарын күреп, халкыбызның җор телле булуына сөендем. Тормышлары җиңел булмаса да, менә ничек матур итеп яши белгән бит безнең әби – бабаларыбыз! Спектакль миңа халкыбызның азатлыкка, дөреслеккә омтылышын, көчле булуын һәм туган җиргә мәхәббәтен аңларга ярдәм итте. Әсәрдә халык һәм ил язмышы, мәхәббәт һәм фаҗига сурәтләнгән. Ул халкыбызның уй – теләкләрен, өмет – хыялларын, милли гореф – гадәтләрен чагылдырган. Минем уйлавымча, нәкъ менә шуңа күрә әсәр үзенең популярлыгын югалтмый. Әле бик күп Мәйсәрәләр, Булатлар әсәргә җан өреп торырлар, әле бик күп еллар “Зәңгәр шәл” әсәре сәхнә түрендә балкыр һәм тамашачыларны шатландырып торыр, дип ышанам.
Две лягушки
Лягушка-путешественница
Ель
Четыре художника. Осень
Мастер-класс "Корзиночка"