ТАБИГАТЬ - УРТАК ЙОРТЫБЫЗ.
Мин урман һавасын суларга, урмандагы гүзәллеккә сокланырга яратам! Ләкин, кызганыч, шул матурлыкны җимерүче кешеләр дә бар бит арабызда. Урманда ял иткәннән соң, үзләре артыннан чүп-чарны җыештырмыйча китүчеләр очрый... Югыйсә, керү юлында"Урманны чүптән саклагыз!Урман - безнең дустыбыз!"- дигән сүзләр язылган. Әле анда, әле монда агачларны сындырып , башка җиргә ташлап та калдыргалыйлар. Ял иткәннән соң җыелган чүпләрне пакетка салып үзең белән алып китеп, чүплеккә илтеп куярга авыр түгел бит инде! Их, телләре булса, үзләренең ни кичергәннәрен агачлар сөйләрләр иде. Юк, шул! Шуңардан файдаланып, кешеләр үсеп утыра торган агачларны кисеп, йортлар төзиләр.
Урманнар гына түгел әле безнең ярдәмгә чишмәләр дә мохтаҗ. Матур көмеш кыңгырау тавышы белән кемне генә сокландырмас! Әмма күп чишмәләребез ташландык хәлдә бит. Булганның кадерен белеп җиткермибез шул... Чишмә суында пычрак шешәләр, чүп-чар йөзә. Тирә ягындагы үләннәр тапталып беткән. Чишмә үзе дә элеккечә ташланып, ыргылып акмый, кешеләргә үпкәләп, мәңгегә җир куенына кереп йокларга уйлый...
2013 ел - табигатьне саклау елы дип игълан иттеләр. Бу елны без аеруча табигатькә булышырга тиешбез. Безнең тирә-ягыбызда да урманнар бар, ләкин шундый ташландык хәлдә! Мәсәлән, Азино микрорайоны янындагы урман. Әйдәгез, дуслар, урманнарыбызны, чишмәләребезне ярдәмсез калдырмыйк, аларга карата ваемсыз булмыйк!
Туган ягыбызның табигате матур,бай. Аны сакларга кирәк!
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat.docx | 13.12 КБ |

ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Как нарисовать китайскую розу
Сказка про Серого Зайку
Где спят снеговики?
Сочные помидорки
Комментарии
Инша.ТАБИГАТЬ - УРТАК
Инша.ТАБИГАТЬ - УРТАК ЙОРТЫБЫЗ.