"Табигать - уртак йортыбыз" темасына укучым Хантимерова Ләйсәннең иншасын тәкъдим итәм.
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat_urtak_yortybyzhantimerova_l.doc | 26 КБ |
Табигать — уртак йортыбыз.
Хәзер 2013 нче ел. Ул табигатьне саклау елы дип игълан ителде, чөнки бу бик зур һәм актуаль проблема. Уйлагыз әле, кешеләр табигатьне саклыйлармы?! Бөтен чүпне урманнарга ташлыйлар, яңгыннар чыгаралар, хайваннарны үтерәләр, машиналардан начар газлар чыгарып, һаваны бозалар. Кеше табигатькә карата үз фикерләрен үзгәртергә тиеш. Табигатьне буйсындыру түгел, ә аның белән килешеп, гармонияле эшләү – иң мөһиме менә шул.
Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗмы? Әлбәттә, мохтаҗ! Без бу елда гына түгел башка елларда да табигатьне сакларга тиеш. Һәр кеше матур җитеш тормышта яшәргә хокуклы. Ә тормышны яхшырту өчен кирәкле энергияне һәм чималны ул табигатьтән ала. Кеше табигатьтә бердәнбер җан иясе түгел, шуңа күрә башка тереклек ияләренең дә яшәү өчен уңай шартларын сакларга бурычлы! Тирәлек шартларының начараюы – кеше хокукларын бозу. Киләчәк буыннар да безнең шикелле сәламәт тирәлектә яшәргә хокуклы. Табигатькә китергән зыяны өчен һәр кеше киләчәк буыннар алдында гаепле.
Кешеләр, киләчәк – безнең кулларда. Шуңа күрә табигатьне саклау өчен – агачларны сындырмагыз, кош ояларын ватмагыз, кырмыска ояларын җимермәгез, чәчәкләрне өзмәгез, һаваны пычратмагыз, җәнлекләргә тимәгез, урманнарны кисмәгез, табигатьне саклагыз!
Хантимерова Ләйсән, 5 “А” кл.
Два Мороза
Осенняя паутина
Кактусы из сада камней
Любили тебя без особых причин...
Усатый нянь