"Табигать - уртак йортыбыз" темасына укучым Зарипова Камиләнең иншасын тәкъдим итәм.
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat_urtak_yortybyzzaripova_kamilya.docx | 16.27 КБ |
Беркөнне урамга чыккан идем. Хәзер анда шундый матур! Бөтен җир ап-ак! Ләкин тиздән бу матурлык бетәчәк: кар эреп бетә, җирдә кәгазьләр күренә башлый. Бу хәлне ничек бетерергә? Безгә табигатьне яратырга өйрәнергә кирәк. Көн саен юллар буенча миллионлап машинлар йөри, күпме заводлар үзләренең калдыкларын елгаларга җибәрәләр. Заводларны бетереп булмый, ләкин машиналарны киметеп була. Кешеләр машиналардан велосипедларга күчеп утырсалар, табигатькә дә, кешеләргә дә файда булыр иде. Дәүләт моның белән көрәшә, шуңа күрә 2013нче ел табигать саклау елы итеп игълан ителде.
Табигать безнең ярдәмгә мохтаҗмы? Әлбәттә мохтаҗ, чөнки табигать- безнең уртак йортыбыз. Кешеләр табигатьне гел матурлатырга тырыша, ләкин безнең арабызда табигатькә зыян китерүчеләр дә бар. Алар җиргә чүпләрен ташлыйлар, туфракны таптыйлар. Болай итеп без табигатьне саклап кала алабызмы? Юк, шуңа күрә ул кешеләрне чисталыкка өйрәтергә кирәк. Көн саен укытучылар безгә табигатьне, туган җиребезне сакларга кирәклеген аңлаталар.
Без шундый матур табигатьле җирдә яшибез. Монда яз да, кыш та, көз дә, җәй дә бар. Бу матурлыкны саклап калырга кирәк. Киләчәк - безнең кулларда!
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Лавовая лампа
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Заколдованная буква
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"