Туган ягыбызның матурлыгы тасвирлаган әлеге инша беркемне сокландырмыйча калмас. Бигрәкләр матур шул безнең яклар. Кешеләр! Саклыйк туган җиребезне!
Вложение | Размер |
---|---|
инша | 26 КБ |
“Табигать-туган йортыбыз”
Зур кәрзиннәребезне күтәреп, урманга юл тоттык. Урманга килеп кердек кенә, чиләкләп яңгыр коярга татынды. Өстебез юешләнеп бетмәсен дип, агач кәүсәсенә ышыкландык. Шыбыр-шыбыр яңгыр астында бер нәрсә ишетелми. Торабыз апа белән бер-беребезгә карашып... Менә яңгыр да басылды. Кояш та ялтырап чыкты.
Киң итеп сулыш алам. Саф һава күкрәк читлеген ачып, бөтен тәнемне урап ала. Әкрен искән җил нарат күркәләрен, каен алкаларын бишеккә салгандай, талгын гына тибрәтә. Шулчак кошлар берсен-берсе уздыра-уздыра моңлы,сихри җырларын суза башладылар. Бал кортлары, шөпшәләр дә телгә килгәндәй булды. Ара-тирә күбәләкләр дә якты көнгә, кояш нурларына сөенеп, чәчәктән-чәчәккә куналар. Әйтерсең, бизәкле канатлары белән мактангандай, матур чәчәкләрне сайларга керештеләр. Үрмәкүч кенә бу яңгырга ачулы ахры. Никадәр тир түгеп үрелгән пәрәвез, күз ачып-йомганчы, юк булган. Шуңа күрәдер инде үрмәкүчкәй алны-арты карамыйча, эшкә керешкән.
Агач ботакларында калган яңгыр тамчылары кояш яктысыннан, мәрҗәндәй җемелди. Искән назлы җил тамчыларны җиргә коя. Шул тамчыларны гына көткән җиләк яфраклары, бер-берсе белән сөйләшкәндәй, дер итеп селкенеп куялар.
Күке дә үзененең моңлы тавышын суза. Ник соң син ялгыз? Кайда соң синең гаиләң, балаларың? Аңа ялгыз булырга язылгандыр шул.
Табигать-Ана һәрбер кош-кортны, җәнлек, чәчәк-агачларны, кешелек дөньясын үзенчә яраткан бит. Димәк, шулай тиеш.
Киттек җиләк аланы эзләп.
-Мине эзләп тап, мин монда дигән төсле, кайбер җиләкләр яфрак асларына яшеренгән. Бөгелә-бөгелә байтак кына җиләк җыйдык.
Бер матур гына аланда, күрәсең, кешеләр ял иткән. Тәмле-тәмле соклар да эчкәннәр, шашлык та пешергәннәр. Чүп-чар белән бөтеп аланлык балкып тора диярсең.... Күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып киткәннәр. Эх, сез, кешеләр! Ник, сез, чисталык турында онытасыз икән? Юкса, авыр да түгел бит инде аларны җыярга. Бер алдыма, бер артыма карадым да, күңелем әрнеп, җаным сызылып киткәндәй булды.
Кәрзиннәребезне тутырып, кайтыр юлга чыктык. Урман чишмәсе чылтырыймы соң? Адымнарыбызны тизләтеп, чишмәгә якынлаштык. Юлчыларның арган тәннәренә дәва, җаннарына шифа бирердәй, әле ярый саф сулы чишмәләребез бар. Без дә саф су белән сыйландык. Салкын, көмештәй чиста су безгә көч өстәгәндәй булды. Күпме кеше туктап хәл җыйган, күңелләрен сафландырган, җаннарына сихәт алгандыр...
Алны-ялны белми чишмә ага да ага. Үзенең җыры белән бар урманны яңгыратып тора. Киң күнеллелеге бар кошларга да, җәнлекләргә дә җитә. Юмарт чишмәбез беркайчан да саекмасын иде. Әле ярый җир йөзендә мәрхәмәтле кешеләр бар. Менә бит чишмә юкка чыкмасын өчен, бура эченә торба яшергәннәр. Ял итәрлек кенә булса да, урындыгын да ясаганнар. Чүмече дә бер читтә эленеп тора. Чишмәнең юлы да вак ташлар белән уратылып алынган.
Изге күңелле кешеләр! Сезгә дәшәм. Табигатебезнең матурлыгы да, байлыгы да сезнең кулда. Саклыйк аны.Урманнарыбыз, кырларыбыз, чишмәләребезнең сафлыгы, туар таңнарыбызның алсулыгы- барысын да, барысын да киләчәк буынга түкми-чәчми бербөтен итеп тапшырыйк.
Стеклянный Человечек
Рисуем тыкву
За еду птицы готовы собирать мусор
Почему Уран и Нептун разного цвета
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью