Белем – иң яхшы байлык: янмый да, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап та ди халык мәкале. Танылган якташыбыз, күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, тарихчы һәм философ Җамал Вәлидинең исеме, иҗаты үлми-югалмый, рухи хәзинәбезнең бер бизәге булып тарихыбызда саклана.
Вложение | Размер |
---|---|
tanylgan_yaktashybyz_zhamal_vlidi.doc | 38.5 КБ |
Танылган якташыбыз Җамал Вәлиди – тел галиме.
8 нче сыйныф укучысы Вафин Рүзәл чыгышы
Җитәкче: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Вафина Миләүшә Рифгать кызы.
Күренекле әдәбият белгече, тәнкыйтьче, тел галиме һәм фольклорчы Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидовның балачагы һәм яшьлек еллары Апас авылында уза. 1911-1918 нче елларда ул Оренбургка барып, “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлагач, Казанга кайта һәм Көнчыгыш педагогия институтында белем ала. Шул вакытларда ук Җамал Вәлиди революцион-демократик карашлары, әдәби хәрәкәттә бара торган вакыйгаларга үзенчәлекле мөнәсәбәте белән башкалардан аерылып тора.Ул күңелендә бөреләнгән фикерләрен кәгазьгә төшереп, “Шура”, “Аң” урналларында үткен-үткен мәкаләләр бастыра башлый. Тора –бара ул үзен әдәбият-сәнгать әсәрләрен тирәнтен аңлаучы һәм аларга төпле бәя бирүче тәнкыйтьче итеп таныта. 1918 нче елдан алып 1931 елга кадәр Җамал Вәлиди Арча, Тәтеш шәһәрләрендә укытучылык итә,Казандагы Шәрык академиясе рабфагында укыту эшләре мөдире була, Казан дәүләт университетының рабфагында белем бирә, Казан педагогия институтында эшли, доцент вазифасын башкара.
Җамал Вәлиди өстендә кара болытлар куера башлый. 1931 нче елның 6нчы маенда 44 яшьлек галимне гаепләп кулга алалар. Туктаусыз дәвам иткән сорау алулар, кыйнаулар, мыскыл итүләр Җамал Вәлидинең түземлеген соңгы чиккә җиткергәннәрдер, күрәсең. Җамал Вәлидинең кызы Әминә Вәлидованың истәлекләренә караганда, алар әтиләрен соңгы тапкыр 1932 нче елның 29 ноябрендә күреп калалар, икенче көнне ул НКВД зинданнарында каты җәзалаулардан аңына килә алмыйча мәңгелеккә күзен йома.
Җамал Вәлиди – трагик шәхес. Бәхетсезлеге 1917-1918 нче елларда, революцион алмашыну көннәрендә большевикларга мөнәсәбәт мәсьәләсендә Оренбургның “Вакыт” газетасында мәкаләләр бастыруыннан башлана.
Трагик биографияле галимнең фән өлкәсендәге мактаулы урынын без - үткән тарихыбыздагы хакыйкатьне белергә омтылучылар исеменнән әдәбият фәне галимнәре ачып бирә. Җамал Вәлиди – тел мәсьәләсен 1910нчы елларда ук “Вакыт ”газетасы битләрендә күтәреп, бу өлкәдә һәрвакыттагыча алгы сызыкта барган галим. Тел мәсьәләләренә кагылышлы катлаулы бәхәсләр һәрвакыт Җамал Вәлиди катнашында барган. Ул - татар теленең аңлатмалы сүзлеген беренчеләрдән булып төзегән галим. Егерменче елларда татар алфавитына багышланган утырышларда Җамал Вәлидинең “Аңлатмалы сүзлеге”нә бик югары бәя бирелгән. Галимнең лингвистик тикшеренүләре үзәгендә һәрвакыт әдәби тел мәсьәләсе, аны үстерү, камилләштерү турында кайгыртучанлык тора. Бу проблемага багышлап ул “Татар телен эшләү мәсьәләсе”, “Телебезнең үсү тарихыннан” һәм башка махсус теоретик хезмәтләрен яза.
Бик буталчык, авыр заманда Җамал Вәлиди үз өстенә татар әдәби телен өйрәнеп, аның грамматикасын язу, телебезнең сүзлек байлыгын туплап, аның тулы сүзлеген төзү бурычын йөкли. Галим әдәби тел, аны эшләү, үстерү һәм камилләштерү турындагы фикерләрен “Татар телен эшләү мәсьәләсе ” дип аталган мәкаләсендә болай ди: “Телләрнең эшләнүе, шомаруы ике юл белән була. Берсе телнең гамәли эшләнүе дип аталырга мөмкин. Телне бу рәвештә эшләүче, беренчедән, халык булса, икенчедән, шул халык эченнән чыккан язучылар, әдипләр, шагыйрьләрдер. Тел, беренчедән, күңел тойгыларын тышка чыгарырга тиеш булса, икенче яктан, гакылдан туган гыйлем һәм фәнне ифадә итәргә тиеш”.
Җамал Вәлидинең татар әдәби телен эшләү, үстерү, камилләштерү турындагы карашлары “Татар теленең грамматикасы”, “Татар теленең тулы сүзлеге” дигән зур хезмәтләрендә дә чагылыш тапкан.
“Татар теленең грамматикасы” 1919 нчы елда басылган. Анда грамматика, фонетика һәм графика-орфография бүлекләре бар. Һәрбер бүлек, ди автор, ул вакыттагы югары мәктәп укучыларын канәгатьләндерерлек итеп эшләнгән. Җамал Вәлидинең бу хезмәте күренекле галим Каюм Насыйриның “Әнмүзәҗ”е белән бертигез дәрәҗәдә торырлык.
Галимнең татар әдәби телен үстерү һәм камилләштерү турындагы икенче зур хезмәте “Татар теленең тулы сүзлеге” дип атала.Җамал Вәлиди бу эшкә 1911 нче елда “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытканда керешүе турында әйтә. Ул мәдрәсәдә махсус түгәрәк оештыра, татарлар яши тоган төбәкләрдә хәбәрчеләр булдырып, сүзләр туплау эшенә керешә.Җамал Вәлиди татар лексикографиясе тарихында беренчеләрдән фәнни юл белән сүзлек төзү эшен башлап җибәрә.Сүзлек 1927, 1929 нчы елларда матбугатка чыгарыла.
Җамал Вәлиди үзенең 15-20 еллык хезмәт гомерен искиткеч зур эшчәнлек белән уздырган.Шуңа күрә ул заманының күренекле галиме-филологы булып танылган.
Белем – иң яхшы байлык: янмый да, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап та ди халык мәкале. Танылган якташыбыз, күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, тарихчы һәм философ Җамал Вәлидинең исеме, иҗаты үлми-югалмый, рухи хәзинәбезнең бер бизәге булып тарихыбызда саклана.
Әдәбият
1.Мәһдиев М. Тарихтан сабак/ М.Мәһдиев// Соиалистик Татарстан.-1987.-13 октябрь.
2. “ Апасым-гомер бишегем “, Казан-2000 , 158-162 нче битләр.
3. Җамал Вәлиди – энциклопедист галим
4 Асылгәрәев Ш. “Акыл иясе, энциклопедист галим”.
Усатый нянь
Как нарисовать черёмуху
Загадочная система из шести экзопланет
Хитрость Дидоны
Два Мороза