Конкурска җибәрелгән шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
ilnaz.doc | 37.5 КБ |
Гүзәллек
Гүзәллек ул- тирә-як,
Гүзәллек ул- табигать,
Тик аны аңлап, танып,
Күрә белергә кирәк.
Гүзәллек ул-кошлар,
Гүзәллек ул- кырлар,
Гүзәллек ул – җырлар,
Күңелемдәге моңнар.
Гүзәллекне тойган кеше
Ул сәләте булган кеше.
Андый кеше гүзәл була,
Күңеленә моңнар тула.
Яз
Яз җитте, яз җитте!
Кошкайларым кире кайтты,
Күңел тулы яңа хисләр
Алар безгә алып кайтты.
Күктә – кояш, җирдә – дуслык,
Болын тулы чәчәкләр.
Яңа тормыш бөреләнә,
Оя ясыйлар кошлар.
Туган авыл
Казансу елгасын кочып
Утыра авылым Казанбаш.
Тирә-ягы яшел болын,
Киң кырлар ята җәйрәп.
Чишмә буендагы камышларга
Җырчы кошлар кунып сайрыйлар.
Чишмә юлын үткән һәркемгә
Хәерле юл теләп калалар.
Табигате тиңсез гүзәл аның,
Иркен аның урам-тыкрыгы.
Көмеш сулы чишмәләре белән
Дан тота ул минем авылым.
Кышкы урман
Саф һавалы салкын кыш көнендә
Чаңгы киеп, дуслар белән бергә,
Мин юнәләм серле бер дөньяга,
Урман эчләрендә йөрергә.
Кышкы көндә урман тын була,
Әйтерсең ул талган йокыга.
Кайвакытта тиен сикереп
Салып куя безне куркуга.
Анда – санда көртлек очрап куя,
Пырых итеп оча алдыңнан.
Төз наратлар, чыршы сылулар
Тезелеп үтә синең яныңнан.
Серле урман сукмаклары безне
Адаштыра кебек тоела.
Гүя бөтен галәм ак кар булып
Күк йөзеннән җиргә коела.
Кышкы этюд
Яратам мин кыш көнендә
Таудан чана шуарга.
Җил кызы белән узышып
Кар буранын куарга.
Әниемнең кочагыдай
Кар көрте йомшак, җылы.
Әкрен генә зеңләп куйды
Күңелнең нечкә кылы.
Мамык юрганын ябынган
Җир ана бишегендә
Тирбәләм салмак кына мин
Гасырлар ишегендә.
Кар кызлары җыелышып
Баш очымда бииләр.
Керфек очларыма кунып
Тамчы булып эриләр.
Күңелдәге кышкы сафлык
Җуелмасын мәңгегә.
Каршылыйк һәр туган таңны
Дуслар белән гел бергә.
Җәйге иртә.
Түп-түгәрәк тулган ай акрын гына офыкка кереп югалды.Көнчыгыштан кызарып, алсуланып таң беленеп килә.Бар җиһанга хәерле көн теләп таң ата.Әйе, таң ата.Бернинди гүзәллек белән дә чагыштырып булмый торган күренеш бу.Акрын гына кояш күтәрелә, хәтфәдәй яшел чирәм өсте, иген басулары көзге кебек җем-җем итә.Назлы күбәләкләр чык суын эчәргә ашыгалар, әле бер чәчәккә, әле икенчесенә күчә-күчә көмеш судан авыз итәләр.Тал-тирәктә сандугачлар җыр суза.Таң беленүгә, кетәклектән әтәчләр тавышы яңгырый.Авыл урамнарын тутырып көтү китә башлый.Яшел чирәм өстендә сары йомгак кебек каз бәбкәләре йөгерешә.Горур әнкәләре аларны тезеп су буена алып төшеп китә.Бар тереклек уяна, хәере, бәрәкәте белән яңа көн туа.
Уйлар
Татар халкы күп гасырлар буе
Үз телендә язган, укыган.
Күз карасы кебек газиз телен
Югалтудан куркып яшәгән.
Бабалардан килгән туган телне
Балалар соң нигә оныталар
Әллә инде татар телен белсәң
Кеше булмам диеп куркалар.
Мәктәпләрдә бүген белем алу
Туган телдә алып барыла.
Тик аттестат алыр вакыт җиткәч,
Туган телгә ихтыяҗ югала.
Өлкән агай безгә әкрен генә
Үзенең өстенлеген аңлата.
Татарлыгын җуя бара халкым,
Тормышка ул шулай җайлаша.
Хәтер
Һәр яз саен шау чәчәккә күмелеп,
Тирә-якка тәмле хуш ис сибеп,
Һәйкәл янындагы сукмакларда
Чәчәк таҗын ача шомыртлар.
Бүгенгенең кадерен, тәмен тоеп,
Киләчәккә якты өмет төбәп,
Онытмагыз безне дигән сыман
Һәйкәл булып кайткан бабайлар.
Яннарыңа тагын килдем бүген,
Чәчәкләрне тыңлыйм тын гына.
Күңелләрдә сагыну-сагыш тулы
Әрнеп торган сары моң гына.
Сездән башка инде күпме язлар,
Үтеп бара еллар сиздерми.
Сагынуларым арта бара һаман,
Вакыт үткән саен кимеми.
Ватан өчен яудан кайта алмаган
Бабам рухына мин колак салам:
“Саклагыз сез Җирдә тынычлыкны,
Аяз булсын күкләр һәр заман”.
Ахырзаман
Әллә нәрсә булды җирдә,
Җылы якта дулап кар ява.
Кар бураннарын туздырып
Март ае узып бара.
Яз җитте дип шатланабыз
Тышта суык булса да.
Аңламассың бу дөньяны
Чәчләргә чал кунса да.
Яз килгәнен көтә-көтә
Үтеп китә апрель дә.
Май аенда җәйге челлә
Кыздыра безнең илдә.
Табигать ник үзгәрмәсен,
Кеше дип аталган зат
Вәхшигә әйләнеп бара,
Тәртипләрдән ул азат.
Пычратабыз җиребезне
Чын хуҗадай кыланып.
Уйламыйбыз начарлыкның
Кайтасын без әйләнеп.
Болай барсак җиребезне
Һәлак итү бик мөмкин.
Ахырзаман да көттерми
Килеп җитмәсме бер көн...
Моңсу
Бүген яңгыр ява,
Күңелдә моңсу,
Яктыртмый кояш та,
Күк йөзе көлсу.
Әкренләп яңгыр сибәли,
Тамчы-тамчылап,
Һич тә елмаясы килми,
Ятасы елап...
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Как зима кончилась
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Круговорот воды в пакете
Мост из бумаги для Киры и Вики