Бүген кешеләр елга- күлләрне, һаваны пычрата, урманнарда учак ягып, агачларның тамырларын корыта… Әгәр бу дәвам итә калса, бик аяныч хәлләр булырга мөмкин. Әйдәгез,кешеләр, уйланыйк! Җир- ананы башка елатмыйк!
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_office_word_97_-_2003_2.doc | 24 КБ |
Җәйге тыныч бер кичтә.
Җәйге тыныч бер кичтә,
Тыңлап тордым суның аһ-зарын:
Кешеләр агулый күлләрнең,
Чишмәләр, елгалар суларын.
Җәйге тыныч бер кичтә,
Тыңлап тордым һаваның зарын:
Һаваны агулый машина,
Фабрикадан чыккан газ, корым.
Җәйге тыныч бер кичтә,
Тыңлап тордым урманның зарын:
Учаклар, чүп-чарлар агулый
Ярдәмчесез урман хайваннарын.
Җәйге тыныч бер кичтә,
Тыңлап тордым җирнең моңнарын
Тыңладым да, әйттем үземә:
Үзгәртербез яхшы якка барын.
Үзгәртербез! Башка ишетмәбез
Челтерәр чишмәләрнең аһ-зарын;
Күңел тыныч булыр, ишетмәбез
Саф һаваның, сихри урман зарын.
Үзгәртербез, ышандырып әйтәм;
Киләчәккә өмет бар әле.
Җир- ананы елатмабыз башка
Аек акыл җирдә бар әле.
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Солдатская шинель
Мост из бумаги для Киры и Вики
Юрий Алексеевич Гагарин
Зимовье зверей