2 сыйныф укучы иҗаты.
Вложение | Размер |
---|---|
“Соры торна.” хикәя | 11.71 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Хөснетдинова Ландыш Ильяр кызы
“Соры торна.” хикәя
Яз көне безнең якларга җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Безнең якта алар үзләренә җитәрлек азык табалар. Беренче булып кара каргалар килсә, аннан соң без ясаган ояларга сыерчыклар, Ашыт елгасына аккошлар, үрдәкләр, кыр казлары килә. Кыр казлары, үрдәкләр тавышыннан авылыбыз шаулап тора, чөнки Ашыт елгасына су эчәргә, азык табарга төшәләр алар. Әле тагын елга буенда соры торналарны күрергә мөмкин.
Безнең өй тирәсеннән ерак түгел “Таңатыр” дип аталган наратлык бар. Бу наратлыкта без әти белән торналарны күрдек. Ни өчен бу урынны сайлады икән алар, - дип әтидән сорадым. Беренчедән монда бик күп наратлар үсә һәм аларга оя ясарга уңайлы, икенчедән анда тыныч, беркем дә борчымый, өченчедән якында гына зур сулы плотина бар - диде әтием. Димәк торналар үзләренә азык та таба, бала да чыгара алалар икән бит. Алар бака, балык, төрле бөҗәкләрне дә ашыйлар . Аяклары озын, үзләрен горур тоталар. Татарстанның Кызыл китабына кошларның 85 төре кертелгән, алар арасында соры торналар, ысылдавык аккошлар бар икән.
Язгы очып килү һәм көзге очып китү вакытында безнең Ашыт елгасына кыр казлары, кыр үрдәкләре ял итәргә төшә. Кыр үрдәге безнең республикада оялый торган иң гади үрдәк икән. Ләкин аны аучылар гел аталар.
Димәк, бу сирәк калган торналарны, кыр үрдәкләрен, кыр казларын да сакларга кирәк, аларның юкка чыгуына юл куймаска иде.
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Цветение вишни в лунную ночь
Что общего у травы и собаки?
Два плуга
Именинный пирог