Укучы иҗат иткән хикәя.
Вложение | Размер |
---|---|
tornalar_g.bulat_.docx | 12.98 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Торналар төшкән җирдә” хикәя
“Парклар маршы” конкурсы
(лукоморье номинациясе)
Авторы : Гатауллин Булат Ильнар улы, 2 класс
Җитәкче укытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы
2013 ел
Мин әбиемне бик яратам.Ул сөйләгән әкиятләрне, хикәяләрне, аның балачак хатирәләрен тыңларга яратам. Менә беркөнне әбием туган яктагы табигать турында сеңлем Лилия белән икебезгә бер үзе белән булган вакыйганы сөйләде.Ул минем “Маршлар паркы”на ясаган торналарга карап торды да сүзен башлап җибәрде. Июль аеның иң җылы вакытлары иде, -ди ул безгә карап. Авылда печән өсте. Олысы-кечесе дә Ашыт елгасы буендагы болынга төшә, хәтта бала-чагалар да шунда. Чөнки җәй көне су коенып була, судагы үрдәкләрне, торналарны күзәтәсең. Әле тоз белән, тәмле пешкән йомырка ашыйсың. Көткән көн килеп җитте, әти безне энем белән болынга печән җыярга алып китте. Без болынлыкка килеп җитү белән энем: “Торналар!! – дип кычкырып җибәрде. Безнең әти чапкан печән чүмәләсе өстендә алты торна басып тора иде.Без җайлап кына алар янына таба килә башладык. Аларны якыннанрак күрәсе килде. Ләкин әллә каян арбалы ат килеп чыкты да, аның тавышына безнең торналар очып китте. Безгә бик күңелсез булды. Без дә табигать баласы. Ә нигә бичара кошлар бездән курка икән? Шулай без энем белән пешкән йомыркаларны, әнием пешергән кабартмаларны сындырып күл буена аларга калдырдык. Бәлки аларның да ашыйсылары килер , яңадан очып килерләр дип чүмәлә арасына кереп яттык. Чыннан да, озак үтмәде торналар кабат елга буена килделәр. Хәтта без калдырган ризыклар белән сыйландылар. Ә без аларны тын гына күзәттек. Алар ашап туйгач безгә рәхмәт әйткәндәй канатларын җилпеделәр дә очып күздән югалдылар. Без әтигә ияреп көн дә елга буена килә торган булдык, камышлар арасыннан торналарны күзәттек. Алар хәзер бездән курыкмыйлар, без калдырган ризык белән сыйланалар. Их фотога төшереп тә булмады, чөнки ул чакта авыл кешесендә нинди фотоопарат булсын инде. Ә аларга карап, мин рәсем ясарга бик ярата идем ,- ди әбием көлеп.
Ә бер көнне бөтен Ашыт елгасың яңгыратып мылтык тавышы ишетелде. Без бөтен эшебезне калдырып елга буена йөгереп килдек, торналар кайсы кая оча, бер торна хәлсез, канга баткан килеш күл буенда ята иде.Аның аягы яраланган икән. Тиз генә торнаны күтәреп алдык та ат арбасына чаптык. Әтием тиз генә торнаның аягын бәйләп куйды. Ләкин торнаны анда калдырсак, төлкеләр тотар дип без аны бер атнага өйгә алып кайттык. Берәр атнадан торна аягына басып йөри башлады һәм без торнаны үз урынына камышлар арасына илтеп куйдык, - диде әбием. Еракта бер төркем торналар күренде һәм безнең торнабыз иптәшләре янына һавага күтәрелде. Ул бер тапкыр безнең баш өстеннән әйләнеп чыкты, күрәсең ул безгә рәхмәт әйтергә теләгән- диде әбием. Менә бит, балачактагы хатирә онытылмаган.
Как нарисовать китайскую розу
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Голубая лягушка
Вода может клеить?
Весенняя сказка