Укучы иҗат иткән әкият.
Вложение | Размер |
---|---|
sudagy_tonboek._f.radis_.docx | 12.51 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Судагы төнбоеклар” әкият
“Парклар маршы” конкурсы
(лукоморье номинациясе)
Авторы : Фазылҗанов Рәдис Рәис улы, 2 класс
Җитәкче укытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы
2013 ел
Кечкенә генә керпе баласы беркөнне су буена килгән һәм су өстендә бер бик матур сап-сары һәм ап-ак чәчкләр күргән. Аның бу чәчәкнең матурлыгына исе киткән. Ләкин чәчәк су өстендә утыра. Керпе ары йөргән, бире барган. Суга кереп йөзәр иде, ул әлегә йөзә белми, чәчәкнең исемен дә белми. Шуннан ул укымышлы Ябалак янына киткән. Ә укымышлы Ябалакның тамагы авырта икән, тавышы да беткән булган. Ябалак керпегә күпме генә әйтергә теләсә дә, аның тавышы чыкмаган. Шуннан керпе баласы тиен янына йөгергән. Алар тиен белән бергә ябалакны дәвалар өчен болынлыктан дару үләннәре җыйганнар.Ләкин сирәк калган үсемлекләргә тимәгәннәр . Алар бергәләп ябалак дустын дәвалаганнар. Керпе баласының судагы чәчәкнең исемен бик тә беләсе килгән. Укымышлы Ябалак керпе баласын су буена алып килгән. Аның кулында ниндидер китап булган. Ябалак матур тышлы китапны ачып керпе баласына судагы сап-сары, ап-ак чәчәк турында сөйли башлады. Бу чәчәк төнбоек. Ул искиткеч матур су үсемлеге. Ак төнбоекның чәчәге хуш исле, ул хәтта роза чәчәгенә ошаган. Төнбоекларның чәчәкләре су өстенә йөзеп чыга һәм иртә бик иртә ачыла. Кичкә алар яңадан йомыла һәм су астына кача. Ләкин мондый күренеш кояшлы һәм парлы һавада гына күзәтелә , - ди укымышлы Ябалак. Ә шунысы кызык , әгәр һава торышы бозылса, явым-төшемнәр булса, төнбоек су төбенә кача, чәчәкләр бөтенләй судан чыкмый, я вакытыннан алда су астына кача. Сары төнбоекның чәчәге су өстеннән аз гына калкып тора. Аның тамырлары озын һәм юан, син ул чәчәкне өзә күрмә, - диде ябалак. Чәчәкләрен һәм яфракларын өзү төнбоекка зур зыян китерә. Өзгән урыннан үсемлек эченә су керә башлый һәм үсемлек эченә су керә, үсемлекнең сабагы чери һәм ул үлә.Төнбоеклар агым сулар да үсә - дип укымышлы Ябалак сөйләвен дәвам итте. Ул кечкенә керпе баласына китаптагы рәсемнәрне дә бүләк итеп бирде .
-Менә төнбоекның матур чәчәкләренә кызыгып аларны өзәләр, юкка чыгаралар. Ә бит ул чәчәкне өйгә алып кайтканчы ул үлә, шиңә һәм матурлык юкка чыга,- диде укымышлы Ябалак.
Кечкенә керпе баласы су өстендәге матур чәчәкләрнең нинди чәчәк икәнен белде.Ул Ябалак апага рәхмәтен әйтеп, тизрәк тиен дусты янына йөгерде. Аның да тиенгә төнбоеклар турында сөйлисе, матур китаптан күрсәтәсе килде.
Дусларым сез дә су өстендә үсеп утырган төнбоекларны өзмәгез, табигатьнең матурлыгын күрә һәм саклый белегез!
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Рисуем весеннюю вербу гуашью
На горке
Кто самый сильный?
Зимний лес в вашем доме