"Без - табигать балалары" конкурсында катнашкан хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
Урмансыз җир - канатсыз кош | 27.5 КБ |
Номинация : шигырь
Исеме : Урмансыз Җир – канатсыз кош.
Авторы: Мортазина Назгөл Рифат кызы, 4 сыйныф, 10 яшь
Мәктәп: Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе” (422740, Әтнә районы, Күәм авылы, Мәктәп урамы, 2 йорт)
Җитәкче : Сафина Резеда Рашат кызы, 89274072055, 36-3-62
Урмансыз Җир – канатсыз кош.
Элек монда булган шаулап торган
Керсәң, ерып чыгалмаслык калын урман.
Үз иткәннәр агачларын сайрар кошлар,
Дус яшәгән хәтта бүре, кабан, болан.
Аккан аның уртасыннан бик киң елга,
Суы чиста, көзге кебек ялтырап тора.
Уйнаганнар балыклары сикерә-чума,
Чишмәләре - моңлы курай - җырын суза.
Тик беркөнне бу урманга кешеләр килгән,
Бу байлыктан баш әйләнгән, күзләр тонган.
Уйламыйча ни үткәнне, киләчәкне,
Яулап алу хәстәренә дә тотынган.
Ава бара агачлары бер-бер артлы,
Кача башлый куркып калган хайваннары.
Ыңгыраша урман мескен, кешегә дәшә,
Әйтерсең лә кыя –ташлар ишелеп төшә.
Монда бүтән моңлы кошлар да сайрамас,
Ояларын, бу мескеннәр, эзләсә дә, таба алмас.
Бөҗәкләр дә безелдәмәс, җанвар бетәр,
Елганың да суы күккә очып китәр.
Тукта, кеше! Ни кыласың? Уйла бераз,
Бүгенге көн белән генә тормыш бармас.
Сездән соңгы буыннарга соң ни калыр,
Нәрсә диеп алар сезне искә алыр?
Урман безне киендерә, туендыра,
Һавабызны пычраклардан арындыра.
Юкка чыгудан саклыйк аны: ике агач
Үстерик киселгән бер агач урынына.
Булганның кадерен белергә өйрәник,
Йортыбызда шөкер итеп яши белик.
Пчёлы и муха
Каргопольская игрушка
Цветок или сорняк?
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Астрономический календарь. Апрель, 2019