Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү, укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchym.doc | 42.5 КБ |
Сүзем укытучы турында.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Ф. Яруллин
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәк-ләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Минем, тирә-юньгә мул игене, данлыклы кешеләре белән дан тоткан Әтнә районында, мин белем ала торган мәктәптә, мактауга һәм игътибарга лаек булган иҗади эшләүче укытучы турында язасым килә сезгә. Ул Әтнә райо-нының иң матур табигатьле Күәм авылында туган. Аның туган ягы - данлык-лы Әтнә районы, ә туган авылы – татар халкының күренекле эзтабар язучысы Самат Шакир туган авыл.
Күәм башлангыч мәктәбендә укыганда ук, аңа сыйныф җитәкчесе: “Син укытучы булырсың, ахры, синдә моның өчен бөтен сыйфатлар да бар”, - дип әйтә торган була. Укытучының әйткән сүзләре дөрескә туры килә: ул Казан дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Ә 1988 нче елдан бирле Күәм урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Дәресләре күп булуга карамастан, Гөлнара Зөлкарь кызы барысына да өлгерә. Кабинетын заманча җиһазлый, күрсәтмә - әсбаплар, техник-чаралар, дидактик материаллар, фәнни-методик әдәбият, дәрес эшкәртмәләре белән баета.
Эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, һәр дәрескә җентекләп әзерләнә. Яңа педагогик технологияләрне, күренекле галим- методистларның педагогик фикерләрен өйрәнеп, аларны гамәлдә сынап карый. Үз фәненә кызыксыну уяту максатында класстан тыш чаралар оештыра (Мәсәлән, атна-лыклар, тел бәйгесе, викториналар, интеллектуаль бәйге, “Тамчы шоу”, “Бәхет-ле очрак”, “Могҗизалар кыры”, татар теленнән КВН һ .б.).
Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы укучыларның “Информацион технология-ләр кулланып татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләт-ләрен үстерү “ дигән методик тема буенча системалы эш алып бара.
Ул иҗади эшли, һәр баланың күңеленә ачкыч таба, сәләтен үстерә белүче чын укытучы, зирәк тәрбияче, укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйль-леген, фикерләү сәләтен, әдәби телдә матур итеп сөйләү күнекмәләрен үстерүгә, тестлар белән эшләргә өйрәтүгә, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү мәсьәлә-ләренә аеруча зур игътибар бирә, сәләтле балалар белән аерым шөгыльләнә. Шуңа күрә эш нәтиҗәләре дә куанычлы: аның укучылары татар теле һәм әдәби-яты фәннәре буенча район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый, фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгәннәре район һәм респуб-лика күләмендә шулай ук призлы урыннарны алалар. Мин үзем, мәсәлән, узган уку елында татар теле фәне буенча районда беренче урын, республикада призер , “Авылның 100 талантлы баласы” дип исемләнгә социаль акциядә җиңүче булдым. Укучыларының уңышлары өчен укытучым ихлас күңелдән шатлана. Димәк, күп көч куйган хезмәте эзсез югалмый.
Гөлнара Зөлкарь кызы - сыйныф җитәкчесе дә әле. Шуңа күрә әти-әниләр белән еш аралаша, очраша, аларны төрле чараларда катнаштыра.Сыйныфтан тыш тәрбия чараларын оештыруга нык игътибар бирә. “Батырлыкта – матур-лык”, “Мәрхәмәтле безнең әниләр”, “Әти, әни һәм мин – спорт яратучы гаилә.” дигән бәйрәмнәр, күренекле язучылар һәм шагыйрьләргә багышланган кичә-ләрне даими үткәрә.
Халык йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган “Кем белә?”, “Нәүруз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Каз өмәсе” һәм башка бәйрәмнәрдә укучылары һәм әти-әниләр теләп катнаша. Алар мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәш-лекне тагын да ныгыта.
Әле яңа гына укытучыбыз 8-11 нче сыйныфлар белән берлектә “Без тубер-кулезга каршы”, “Безгә куркыныч яный” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үткәрде. Бездә, укучыларында, сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләү, наркома-ниянең, эчкечелекнең, тәмәке тартуның аянычлы хәлләргә китерүен төшендерү, шушы яман гадәтләрдән саклау максатыннан уен рәвешендә оештырды ул аны.
Без сыйныф сәгатенә әзерлек барышында наркомания,эчкечелек, тәмәке тарту, токсикомания турында язылган китаплар, белешмә чыганаклар, Интер-нет материаллары белән таныштык, өйрәндек, һәм шуны аңладык: без барыбыз бергә бу начар гадәтләргә каршы көрәшмәсәк, сәламәт киләчәгебезне күз алды-на китерүе дә авыр булыр.
Кешенең йөрәк эшчәнлеген кәгазьгә төшергән кардиограмманы хәзерге заманда һәркемнең күргәне бардыр: туры диярлек эз сызылып бара да, йөрәк кинәт тибеп куя һәм кәгазьгә сөңге булып өскә калка. Укытучымның эшчән-леген әнә шул кардиограмма белән чагыштырыр идем. Һәммәсе дә йөрәктән чыга.
Гөлнара Зөлкарь кызы Сөнгатова турында күпме сөйләсәң дә аз булыр төсле. Ул туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы кеше. Фикер-ләренең җитдилеге белән аерылып тора, үзенә тарта, ә хисләре кайнарлыгы белән барысын да сокландыра. Җаны мәхәббәттән яралган укытучым дөнья-дагы һәрнәрсәгә сокланып карый. Аның матурлыгын, мөлаемлыгын, ягымлыгын сүз белән генә сөйләп аңлатып бетерә торган түгел. Назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, күңелдә үз-үзеңә ышану хисе туа. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белә, гадел һәм искиткеч сабыр ул, безнең өчен янып яши, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, Тынычлыкка, Изгелеккә, Гүзәллеккә, Мәрхәмәткә, Дуслыкка, Татулыкка өндәп тора, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята, безне эшлекле, белемле, һөнәрле, әхлаклы булырга чакыра.
Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барын да күрсәтеп, сөйләп тора. Мәктәптә эшләү дәверендә тормышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәре дә санап бетергесез күп булгандыр. Тормышның ачысын-төчесен, нуҗасын, бәхетен татый....Авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, яшәргә омтыла. Ул күпме бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган кеше. Күпме карасаң да, һәрвакыт йөзендә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр.
Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып, көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы Укытучым!
Мәктәп елларында Гөлнара Зөлкаровна безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та була. Ул безгә җил-яңгыр тидермичә, үз бала-сыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Укытучы гына түгел, безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез дә. Аның акыллы киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен беркайчан да исебездән чыгармабыз.
Мин укытучымны бик яратам. Мин аңарга бурычлы. Ул мине туган телемне - Әнкәм-Әткәм телен яратырга, тормыш кадерен белергә өйрәтте. Аның хезмәт сөючәнлегенә сокланам һәм матурлыгы, сабырлылыгы, нык холыклы һәм көчле рухлы булуы алдында баш иям.
Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, Сез һәрвакыт күңел түребездәбулыр-сыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз, Укытучым!
Финист - Ясный сокол
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Сочинение