Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat-tugan_yort.doc | 35.5 КБ |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
муниципаль бюджет учреждениесе
« Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”
ХИКӘЯ
ТЕМА: “ Табигатьне саклыйк, югалтмыйк!”
Эшне башкарды: Әтнә районы Күәм урта гомуми
белем бирү мәктәбенең 7 нче
сыйныф укучысы Фазылҗанова
Гөлгенә Рәис кызы.
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.
2013 нче ел
Табигать! Бу сүздә - саф чишмә челтерәве, усак- каеннарның серле
шаулавы, сандугачларның моңлы сайравы, ямь - яшел хәтфә үләнле болыннарда чикерткә черелдәве, җиләк исе, Ашыт буенда бака тавышы, аккошларның парлы йөзүе. Нинди рәхәт һәм нинди матур! Җанга яшәү дәрте, талгын тынлык, өмет чаткысы бирә бу рәхәт. Чөнки шушы рәхәт эчендә - минем туган йортым, нигезем, туган авылым. Туган ягының нинди матур табигать кочагында утыруына кем шатланмас та, кем горурланмас. Һәр кеше өчен дә үз авылы, аның табигате якын һәм кадерле. Ул кая гына китсә дә, шушы матурлыкны, тынлыкны сагынып, авылының, туган ягының истәлекле, җанга якын урыннарын күрер өчен ашкынып кайта.
Һәр якның үзенә бер матур да, истәлекле дә урыны бар. Минем өчен бу урын – үзем яши торган урамның тау башы һәм аның түбән өлешендә челтерәп агып яткан, тешләрне сындырырлык дәрәҗәдә салкын сулы, урамыбызның горурлыгы – чишмә буе.
Утыз тимер баскычны саный – саный чишмәдән өскә күтәреләм. Иңнәремдә чиләк – көянтәләр. Язгы пычракта да, җәйге эсседә дә, көзге яңгырда да, буран күмгән кышкы салкында да мин чишмәгә суга төшәм.
Безнең чишмәбез тау астында, ә өебез тау башында урнашкан. Үзеннән үзе телемә шигъри юллар килә:
“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; ” Нәкъ Тукайның “Туган авыл” дигән шигырендәге кебек.
Чишмәнең суы бик тәмле. Шуңа да аннан су алырга якын – тирәләрдән дә киләләр. Әбием: “ Чишмәбезнең суын эчсәм, җаннарыма сихәт бирә. Рәхмәт балам, көн дә безне тәмле чишмә суы белән сыйлыйсың”, - ди.
Язын чишмә янындагы куакларга сандугачлар кайта. Аларның моңлы сайраулары еракларга ишетелеп тора. Чишмә янындагы шомырт агачлары ап-ак чәчәккә күмелеп, як-якка хуш ис тарата. Чишмә яныннан, тау башыннан һич тә кайтасы килми.
Кышын чишмә яны боз сараен хәтерләтә. Ап- ак булып каткан , төрле бизәкле бозларга карап, сокланып торырга яратам мин. Ә ап – ак карны ерып, ике тау арасыннан акрын гына чишмә ага да ага.
Җәйге кичләрдә аның янына яшь парлар җыела. Айлы матур кичтә ул аларның очрашу урыны да. Ходай биргән нинди матурлык һәм хозурлык!
Ләкин бу матурлыкны бар кеше дә күреп бетерә алмый. Табигатьтәге бу матурлыктан бик теләп файдаланучылар да, матурлыкны рәнҗетүчеләр дә бар арабызда.
Яз җиттеме елга, ермак кырыйларыбыз чүп –чар белән тула. Авыл урамнарында, күпер төпләрендә банка, шешә, полиэтилен кисәкләре белән тулы капчыклар өелеп тора. Югыйсә, чүп – чарларны махсус урыннарга ташлау мөмкинлеге булса да. Авылларда чисталыкны булдыру үзебездән тора түгелме соң? Тиздән өзелеп көткән ел фасылы якынлаша. Табигатьнең матурлыгы белән бергә, чүп – чарлар да ияреп килер. Халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә -тирәне мәсхәрәләү күренеше –күңелне иң әрнеткәне.
Минем исемә бер гыйбарә килеп төшә: “ Борын – борын заманда яшәгән ди ике дус – Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгән. Табигать Кешене ашаткан, эчерткән, киендергән, шифалы үләннәре, җиләк – җимешләре белән дәвалаган. Шулай итеп Кеше баһадир булып җитлеккән.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы баш күтәргән. Агачларны кискән, урманнарны яндырган, елга – күлләргә чүп – чар ташлаган. “ Дөньяга хәзер мин хуҗа!” – дип кычкырган. Табигать бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. Аның Кешегә ачуы чыккан. Ул аңа биргән байлыгын тартып алган, эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән, ул нык кайгырган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән”.
Уйла, Кеше!
Теләсә кайда син ташлап калдырган чүп – чар матурлыкны тудыра алырмы? Без, шушы гыйбарәдәге кеше хәлендә калмабызмы соң?
Мин уйланам. Ярый әле минем чишмәмә андый куркыныч янамый. Чөнки урамыбыз кешеләре киң күңелле, матурлыкны күрә белүчеләр. Аны гел чистартып, карап торалар. Үзләре чүп – чар ташлау түгел, чишмә янындагы чүпләрне гел җыеп, урнаштырып баралар. Ләкин андыйлар аз шул. Урамымдагы һәр кеше, күршеләрем миңа үрнәк.
Әйдәгез ялгышларыбызны төзәтик. Роботлар гына булып калмыйк. Матурлыкны күрә белергә өйрәник. Табигатьне саклыйк, аңа зыян салмыйк, рәнҗетмик. Безгә дә Табигатьне эзләп чыгып китәрлек булмасын. Таба алмасак нишләрбез?
Лавовая лампа
На берегу Байкала
Снеговик
5 зимних аудиосказок
Загадка Бабы-Яги