Һәрберебез кечкенә вакытта шигырьләр белән мавыгабыз. Укыйбыз, өйрәнәбез, сәхнәләрдә сөйлибез. Кайвкыт үзебез дә шигырьләр язып карыйбыз... Айнур үзенең хезмәтендә кеченә вакытында укыган шигырьләрен туктала, Аның иң яраткан шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Резеда Вәлива булган икән...
Вложение | Размер |
---|---|
balachak_yazuchylary.doc | 46.5 КБ |
Кереш
Бала.
Балачак.
Балалар дөньясы.
Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул - чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.
Салават күперендә иң матур төс нинди? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер, һәркем үзенчә хаклы булыр иде. Балалар әдәбияты да, балачакның үзе кебек үк, күп төрле-төсмерле һәм иксез-чиксез офыкларны иңләүче күренеш. Ул балачакның якты хатирәсе.
Балалар китабы ул- тормыш сабаклары да, гүзәллек, гаделлек, мәрхәмәтлелек дәресләре дә.
Шигърият илендә дә авыллар, район үзәкләре, шәһәрләр бар. Ул илнең башкаласы – Тукай – безнең барыбызның да яраткан шәһәре. Ул безнең мәркәзебез. Бөтен кечкенә авыллар да, олы һәм кече шәһәрләр дә башкала белән тыгыз элемтәдә. Һәр шагыйрь үзе бер дөнья. Алар арасында һәрберсе үзенчәлекле әһәмияткә ия, барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Фәнни эшебездә без үзебезнең балачагыбыз белән бәйле берничә шагыйрьнең иҗатына тукталырга булдык. Төп өлештә Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева иҗатлары урын алачак.
II. Төп өлеш
Роберт Миңңуллинның әдәбиятка мәхәббәте кечкенә чагында ук уяна. Ул беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда ук район газеталарында ук бастыра башлый. Ә университетны тәмамлап, “Яшь ленинчы” газетасында эшли башлагач, ул балалар дөньясы белән тагы да якыннанрак таныша һәм балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый.
Әгәр дә Р. Миңнуллиннның иҗатына якыннанрак тукталсак, нәрсәгә басым ясап китәр идек икән? Шагыйрьне күбрәк дөньякүләм хәлләр борчый дияр идем. “Без сугыш теләмибез” исеме асында ул кечкенәләргә аерым шигырь циклы тәкъдим итә. “Бомба”, “атом”, “сугыш”, “үлем” кебек куркыныч сүзләрнең мәгънәсен образлы итеп аңлата. Тынычлык бөтендөнья балалары өчен уртак теләк булуын төшендерә.
Шагыйрьнең героенда тәнкыйтьчел караш та бар. Өлкәннәр кечкенәләрне аңлап җиткермиләр дип, малай өлкәннәргә үпкә дә белдерә. (“Авырып ятканда”, “Белмиләр лә хәлемне”, “Ә үзләре”, “Өлкәннәр” шигырьләре)
Р. Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа”, “Җиде абый тай җигә”, “Әтием палас кага” кебек бер укуда истә кала торган уңышлы шигырьләре кемнең хәтерендә калмый икән.
“Әтием палас кага,
Миңа да күз салгалый.
Бер паласка, бер миңа
Карап-карап алгалый.
Ахры, минем тузанны да
Каккаларга чамалый!”
Әлеге юллардан күренгәнчә, шагыйрь гади генә нәрсәләрне бала күңеле аркылы үткәреп, гаҗәеп кызыклы һәм тапкыр сүзләр әйтә.
Туган телне яхшы белү, нечкә тоемлау- балалар язучысына бигрәк тә кирәкле сыйфат. Кечкенә кеше туган тел белән беренче мәртәбә нәкъ менә балалар әдәбиятында таныша. Яшьтә кылган- ташка язылган, ди халык.
Балалар шигъриятен формалаштыруда Роберт Миңнуллинның роле әйтеп бетергесез зур. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра. Аның авыз тутырып мактый торган иҗаты бар.
Шигъриятнең якты йолдызы.
“Тау өстендә ап-ак кар,
Тау астында ап-ак кар,
Шауламагыз, балалар,
Тау эчендә аю бар”.
Менә шундый гади һәм тылсымлы шигырь юллары белән минем күңелемә кереп калды бу шагыйрә. Р. Вәлиева- нигездә балалар язучысы. Аның шигырьләрен укыгач, эреле-ваклы малайлары, кызлары, елмаюын мыек астына яшергән бабайлары, мең мәшәкатьле әниләре, усал ата казлары, кәҗә бәтиләре, тагын әллә нинди җанга якын сурәтләре белән үзебезнең чын татар авыллары күз алдына килеп баса
Балалар өчен язган әсәрләренең тагы бер әһәмиятле ягы – ул аның теле. Укыганда, яки яттан сөйләгәндә шигырь җыр кебек яңгырап тормаса, үзеннән үзе телгә килерлек сүзләр белән язылмаса, бала аны кулга да алмый.
“Әбиләргә барабыз” китабы нык матур төсмерләр белән бирелә. Җәяүле бураны да аның балалар белән качышлы уйнаучы шаян көч. Аяктан егарлык гыйбрәтле җиле дә мәрхәмәтле, бабайның эшләпәсен ялгыш кына алып китә дә, шунда ук исенә килеп, җиргә куеп калдыра. Бал корты да баланы тешләми, колагына пышылдап, бал ашарга кил, дип әйтә. Табигать турындагы шигырьләрнең иң дулкынландырганы, минемчә, “Мырау белән малае”дыр кебек.
“Мырау улын югалтты,
Кичен бакчадан тапты.
Җилкә турысыннан тешләп,
Өебезгә апкайтты.
Ялый-ялый чистартты да
Кочаклап алып ятты”,-
дип башланган шигырьдә ана мәхәббәтенең нинди зур, көчле, кайгыртучан булуын күрергә мөмкин. Хыялың үз әниеңә барып тоташа да, күңелдән җылы дулкын йөгереп үтә.
Резеда Вәлиева үзе әйткәнчә, гүзәл дөньяны, табигатьне тасвирларга, үз күңелен сихерләгән тылсымны балаларга күчерергә, җаннырында миһербанлык, игелек чаткылары кабызырга омтыла.
Йомгаклау.
Күрүебезчә, татар балалар шигърияте- зур традицияле, күренекле әдипләре, татар әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән әсәрләре булган бай әдәбият. Бу әдәбият яшь буынны тәрбияли. Балалар өчен язылган шигырьләрнең тәрбияви көче бик зур, алар балалар күңеленә ныграк сеңеп кала. Кайсы гына чорда язылмасын, аларда иң элек балалар дөньясы, балалар тормышы, аларның уй-кичерешләре, хыяллары, хисләре беренче урынга чыга. Кайсы гына заманда яшәсә дә, бала һәрвакыт бала булып кала.
Әлеге фәнни эштә язылган шагыйрьләрнең безне, безнең балаларыбызны тәрбияләүгә керткән өлешләре искиткеч зур. Без, балалар аларның әсәрләрен укыган саен тормышның матур якларын тагы да күрә, сүзнең кадерен, тәмен аңлый белә барабыз. Төп өлештәге аерым бүлекләрне йомгаклап ни әйтеп була соң? Мин аларның гүзәл әсәрләрен укып, туган якның чишмә-сулары, урман-кырлары һәм аларда яши, үсә торган җан ияләре, үз халкымның теле тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре турында мәгълүмат алып, аларга сокланып, горурланып үсә торган буын. Мондый әсәрләр белән тәрбияләнгән яшь буын кыек юлга баса алмый, аларны бала чакларыннан матур төсмерләр, якты хатирәләр калачак.
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Рисуют дети водопад
Акварельные гвоздики
Волшебные звуки ноктюрна
Соленая снежинка