Прокудина Елизаветаның тәрҗемә эше. Г.Тукай "Сабитның укырга өйрәнүе."
Вложение | Размер |
---|---|
trzhem_eshe.docx | 14.27 КБ |
Казан шәһәре Идел буе районы
муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе “52нче гимназия”
Габдулла Тукай
“Сабитның укырга өйрәнүе”
“Как Сабит научился читать”
11нче сыйныф укучысы
Прокудина Елизаветаның
тәрҗемә эше
Җитәкчесе:
Галиева Зөлфия Шамил кызы
2013
Сабит алты яшендә, инде гакълы башында;
Ялгыз, иркә бала ул әткәләре каршында.
Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный наян ул;
Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул.
Фәһме үткен, ул зирәк, андый балалар сирәк;
Һәрбер әйберне сорый ул: бу ни нәрсә? ник кирәк?
Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп,
Әти белән әнисе җавап бирә бик ипләп .
Беркөн Сабит әткәсен күреп әйтә әйтәсен:
“Әти, Миңа әлепби кайчан алып кайтасың?
Мине укырга өйрәт, миңа укырга кирәк;
Үзем укыйм мин китап, үзем сөйлим мин көйләп”.
Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде,
“Бүләк” атлы әлифба алып кайтты ул берне.
“Бер адым, дип, гыйлемгә”, өйрәтә ул Сабиткә;
Салган Сабит ихласын, кош бәбкәседәй җимгә.
Монсы “әлиф”, монсы”ба”, бу хәреф “җим”, монсы “та”,
Бусы “дал”хәрфе була, бу хәреф “зат”, монсы “та”.
Салган Сабит муенны, оныткан ул уенны;
Тырышып укый “Бүләк”не, белми көнне һәм төнне.
Әткәй алган китапны тапты Сабит бик татлы;
Тиздән белде бик яхшы: нинди хәреф ни атлы.
Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;
Әти белән әнисе торышалар шаккатып.
Укуы өзек аның, - балачарак баланың:
“Бу а-лиф- ба – бүләге Харитонов бабайның”.
Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе;
Чәй катында елмая куанычлы әткәсе.
Күрсәң иде әнкәсен: кочып алган бәбкәсен
Үбә – үбә бик хисап битен, күзен һәм кашын.
Сабит в 6 лет уже смышленым был,
И у родителей единственный он сын.
Во всем он находит веселость и забаву,
Разумный, одаренный – таких детей мало.
И каждый день родителям он задает вопросы,
И на все вопросы взрослые находят ответы.
Однажды Сабит у отца попросил,
Чтоб тот ему азбуку срочно купил:
«Я очень хочу научиться читать
Чтоб все, что написано в книгах узнать».
Отец изумился, сходил в магазин
И азбуку сыну в подарок купил.
Сабиту подарком отец угодил.
Он быстро название букв изучил.
Хочет Сабит научиться читать,
Словно птенец хочет летать.
Занятие он нашел по уму,
Даже забыл про свою он игру:
«Это буква «А», это буква «У»,
Это буква «Д», это буква «Ю»».
Старается, все хочет прочесть Сабит,
Не зная дня и ночи, он твердо сидит.
В час чаепития маме с отцом
Сабит свою азбуку быстро прочел.
Отец был так рад, что подарок его
Сабиту понравился больше всего.
Глядя на сына, отец удивляется:
Как все у него хорошо получается.
Может ученым Сабит вскоре стать.
Бросилась к сыну счастливая мать,
Стала его обнимать, целовать.
Можно от Солнца уйти...
Заколдованная буква
10 осенних мастер-классов для детей
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Галка в чужих перьях
Комментарии
Бик шәп булган бу!!!
Бик шәп булган бу!!!