Нечкә күңелле бала ниндидер тавыш ишетә, ул аңа тынгы бирми , сорауга җавапны әнисеннән таба...
Вложение | Размер |
---|---|
zhir_zary.doc | 42.5 КБ |
Җир зары
Мин Яшел Үзән шәһәрендә яшим. Мин – Дамир. Шәһәребез башкалабыз Казаннан кырык чакрым ераклыкта урнашкан. Ул бик матур, яшеллеккә чумган, шуңа да аны Яшел Үзән дип атаганнардыр. Аның яныннан гына мул сулы Идел елгасы ага. Мин шәһәремне бик яратам, гүзәл табигате белән горурланам, тик күңелемдә бер борчу яши.
Ул чагында миңа 9 яшь иде. Без әтием белән Әлмәт шәһәренә бардык. Әтиемне эш буенча шушы шәһәргә җибәргәннәр иде. Мин – каникулда, әти үзенә генә күңелсез булыр, малайның да кирәге чыгар дип, мине дә үзе белән алды.
Казаннан чыгып киткәндә, тирә-юнь авылларны карап бардым: йортлар берсеннән берсе матуррак, бөтен җирдә яшеллек. Юл юл инде, салмак кына бара торгач, йокыга да киткәнмен. Уянып киткәндә, без һаман да юлда идек әле. Тирә-як табигать белән хозурланып баруымны дәвам иттерү өчен, машина тәрәзәсенә төбәлдем. Игътибарымны «каргалар» җәлеп итте. Алар белән кыр тулган; юк, кырларда гына түгел, тау асларында да, елга буйларында да – бөтен җирдә дә бар иде алар. Аларның бер урында дүрт-бишләп, анда-санда берәр булган җирләре дә бар. Бу “каргалар ” ниндидер сәер хәрәкәтләр ясыйлар. Теге халык мәзәгендәге саесканны искә төшерде бу хәрәкәтләр: “Койрыгын алса – томшыгы, томшыгын алса, койрыгы ябыша”.
-Әти, әти, болар нәрсәләр соң?
- Алар җирдән нефть чыгару җайланмалары, улым,- диде әти.
- Ә ни өчен алар шундый хәрәкәт ясый?- дип сорадым мин, һаман тынычлана алмыйча.
- Шулай көйләнгән инде ,- диде әти, артыгын аңлатуны кирәк тапмыйча, шулай да бераз вакыттан соң тагын өстәде:
- Нефтьтән бензин, керосин,төрле майлар һәм башка кирәкле әйберләр алалар. Менә безнең дә машинабыз бензин салганга бик тиз элдерә бит,- диде ул һәм тагын дәшми-тынмый баруын дәвам итте. Миңа нигәдер бик күңелсез булып китте. Әти нигәдер юл буе нәрсәдер уйлап, нәрсәгәдер борчылып барды, сәбәбен бик белергә теләсәм дә, әтиемне тагын да борчымас өчен сорамадым.Олыларның үз эшләре, үз мәшәкатьәре күп шул, кайвакытта безнең турында онытып та җибәрәләр.Мин әле бик озак ,үз уйларыма бирелеп, “каргаларга” карап, уйланып бардым.
Әлмәткә килеп җиткәч, әтием тиз арада үзенең эш мәсьәләләрен чишеп чыкты. Аның кәефе күтәренке иде.
-Улым, бик вакытлы килдек, директор урынында иде, мәсьәләне унай хәл итте,- диде ул, елмаеп.
Мин әтиемнең нинди эшләр майтарып йөргәнен белмәсәм дә:
-Бик яхшы, әтием,- дидем, чөнки юл буе әтиемнең киеренке халәте мине куркыта башлаган иде инде.
Без бик матур зур бинадан урамга чыктык. Әтием:
-Улым, без хәзер кунакка барабыз. Ашыйсың да килгәндер инде. Ирек абыең белән без бергә армиядә хезмәт иткән идек, хәзер шунда барабыз,- диде ул, һәм без Ирек абыйларга юнәлдек.
Ишекне безгә мөлаем генә бер кыз ачты. Ул да минем белән бер чама булыр. Ул:
-Исәнмесез, Мин – Ләлә. Әйдәгез, керегез,- дип, ул безне түргә чакырды.
Ул да булмады, Ирек абый үзе дә килеп чыкты:
-Син шалтыратканда эштән кайтып бара идем. Менә тиз генә юынып чыктым,- диде ул, безне өстәл янына чакырып.
Ашап-эчеп алгач, әтием белән Ирек абый сөйләшеп калдылар, ә мине Ләлә үз бүлмәсенә чакырды:
-Әйдә, Дамир, мин сиңа үземнең рәсемнәремне күрсәтәм,- диде кыз. Без аның бүлмәсенә юнәлдек.
Ләлә сәнгать мәктәбенә йөри икән. Мин аның рәсемнәренә исем китеп карап тордым: шундый оста ясаган, әйтерсең чын рәссам.
-Ләлә, синең күп рәсемнәрең авыл табигате турында. Ә ни өчен? Син бит шәһәр кызы.
Ләлә елмаеп куйды:
-Без моннан өч ел элек кенә Арчадан күчеп килдек бит. Без анда авылда яши идек. Авыл кырыенда өч күл, уртасыннан кечкенә генә инеш ага. Җәебез шул инеш буенда үтә иде: су коенабыз, балык тотабыз. Күлләргә бик сирәк бара идек, чөнки әти-әниләребез рөхсәт итми иде. Су коенганда кешеләр батып үлгән дип, олырак балалар безне куркыталар иде. Бәлки чыннан да шулай булгандыр, зурларга ияреп кенә бара идек ул күлләргә.Урман бездән ерак, шулай булса да, чикләвек җыярга ел саен бара идек...
Кыз бермәл дәшми торды. Аннан:
-Күңелле иде анда,ярата идем мин авылны. Кызның күзләрендә яшьләр күренде.
- Әтиемә моннан эш тәкъдим иттеләр, хәзер менә монда яшибез. Ошамый миңа монда, әнием дә гел боек йөри кебек.
-Ә әниең кайда соң,- дидем мин, кызның күңелсез уйларын бүлеп.
-Ул эштә әле, тиздән кайтыр,-диде дә рәсемнәрен җыя башлады. –Әйдә, минем белән, - диде, мине җитәкләп, верандага алып чыкты.
-Мин гел монда уйныйм.Менә минем уенчыкларым.
Шул чакта әти белән Ирек абый да безнең янга чыктылар.Әти:
-Улым, безгә бүген монда кунып калырга туры киләчәк,- диде.
-Ярар,- дидем мин, калырга теләмәсәм дә. Кыз кеше янында сынатып, әнине сагындым, дип торып булмый бит инде.
Әти белән Ирек абый үзләренең Байкал күле буенда хезмәт иткән көннәрен сагынганнар икән, алар белән булган кызык хәлләрне сөйли-сөйли, тагын өйгә кереп киттеләр.
Ләләләрнең верандалары чыннан да бик матур иде. Бүлмә пөхтә итеп җыештырылган, бөтен җирдә чәчәкләр.
-Әнием гөлләрне бик ярата, мин дә әниемә аларга су сибәргә, балчыкларын алыштырырга булышам,- диде кыз, минем сокланып торуымны күргәч.
-Бик матурлар шул,- дидем мин.
-Беләсеңме, ә мин монда йокларга яратам. Кич йокларга яткач, уйланып ятам, ни өчен икәнен беләсең киләме?
Әйе, дигәнне белдереп, мин баш селкедем.
-Мин гел ниндидер гөрелте, тавыш ишетәм. Әтидән сорагач, техника тавышыдыр, ди.Әни елый гына, нигә икәнен әйтми.Килеп мине коча да: ”И,кызым, кызым, бик яшь булсаң да, күңелең бик нечкә шул синең,”-ди.
-Нигә елый икән соң әниең?- дидем мин аптырап.
-Бик нечкә күңелле ул.Кешеләрне дә, хайваннарны да бик ярата, кызгана ул... Пес-пес...
Шул чакта карават астыннан койрыксыз, күзләре бик сәер кап-кара песи баласы килеп чыкты. Ләлә аны кулларына алды. Песи баласы бик кечкенә булса да, бик кызганыч иде. Кыз аны сыйпый башлады, песи “мыр-мыр” дип, иркәләнә, сырпалана башлады.
-Күрәсеңме, аның күзләре бөтенләй юк.Әни табып алып кергәндә, песи үлем хәлендә иде. Күзләре үлекләп беткән, ә койрыгы кортлаган иде. Без әнием белән аны ике атна ветеренарга йөрттек. Хәзер инде терелде. Үзе генә урамга чыгып йөри алмаса да, өйдә бик яхшы йөри. Мине дә, аеруча әниемне ярата. Күрәсең бит, менә ничек мырлый. “Табылдык” дип кушамат куштык без аңа.
Табылдык үзе турында сөйләшкәннәрен аңлаган кебек, муенын сузып, безгә караган төсле хәрәкәт ясады да, берни булмагандай, Ләләнең алдында, йомгак кебек бөгәрләнеп, йокларга ятты.
Озакламый әнисе дә кайтып керде. Кергәндә үк:
-Кунаклар бар икән. Нинди зур егет килгән безгә. Я, Ләлә, таныштыр инде, кем була бу? Ләлә:
-Әнием, таныш бул, бу - Дамир, ул Әмир абый белән килгән. Бу минем әнием – Сәрия, - диде кыз.
-Ә-ә, Дамир. Зур егет булгансың инде, әниегезне дә алып килдегезме?- дип сорады Сәрия апа.
-Юк, без әти белән генә,- дидем мин.
Сәрия апа өстәл әзерләде. Без бергәләп кичке аш ашадык, аннан соң безне йокларга озаттылар. Әтиләр бездән сөйләшеп калдылар.
Икенче көнне без Ләлә белән гомер буе бер- беребезне белгән кебек аерылыштык.
Әнием янына кайткач, мин аңа “каргалар” турында да, Ләлә турында да, ул ишеткән гөрелте турында да сөйләп бирдем.
-Әни, нинди тавыш икән соң ул, нигә Сания апа елый икән?- дидем.Әнием бермәл дәшми торганнан соң:
-Әй улым, ул якларда нефть табыла бит. Нефтьне суыртып алып, аның урынына су тутыралар. Күз алдыңа китер: кешенең канын алып, аның урынына су салалар. Бу кеше нишләр иде? Ә җир әле дә түзә. Бу тавыш, бу гөрелте – җиребезнең ыңгырашуы, җан әрнүе тавышыдыр...
Җир әрнүе, җир ыңгырашуы... Бу сүзләр биш ел инде миңа тынгы бирми. Табигатьне саклау, аерым алганда, табигый байлыклардан чамасыз куллану мәсьәләсе мине бик борчый. Киләчәккә без хуҗа, ә безнең балаларга нәрсә калыр?
Үземнән соң киләчәк буынга “яшел бишек” калдыру өчен мин барын да эшләрмен. Әлегә минем бурыч – тырышып уку. Мин, табигатькә зыян салмыйча, яңа энергия чыганакларын табу буенча эшләячәкмен.Ә сез? Әзерме сез үзегездән башларга?
Позвольте, я вам помогу
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Петушок из русских сказок
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Рисуем осенние листья