«Коррупциягә “Юк” дибез!” темасына сочинениене Галиева Алина укытучысы Вагыйзова Гөлия Наил кызы җитәкчелегендә язды
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 38 КБ |
Сочинение
«Коррупциягә “Юк” дибез!”
«…Курыкмагыз байлык югалтудан-
Намус югалтудан куркыгыз!..
Куркыгыз сез Иман югалтудан...
Җимерелмәсен Милли йортыбыз!”
Н.Галимов
Бөек тылсымчы Табигать –Анабыз Адәм балаларына бар авырлыкларны өеп бирә, утка-суга кертә, төрле катлаулы хәлләр кичерергә мәҗбүр итә. Әлеге сынауларны уңышлы үткән, тормышның ачысын-төчесен татыган көчле рухлылар гына чын Кеше исеменә лаек булып кала.Тормышта очраган явызлыклардан, начарлыклардан, әхлаксызлыктан гыйбрәт ала белмәгән, яхшылыкларны кыйбла итеп ала алмаган, шуның аркасында бәхетсезлеккә дучар булган адәмнәр җир йөзендә күп. Китапка мәхәббәте булмаган, әдәп сүзенә колак сала белмәгән кешеләргә яшәве бик кыен. Хәер, ялгышам бугай, киресенчә, аның әйләнә тирәсендәге кешеләргә бик уңайсыз, читен. Менә шундый уйлар белән борчылып йөрим. Минем гаиләдә намус, әдәп һәм әхлак төшенчәләре иң беренче урында тора. Җәмгыятебездәге, гомумән, кешеләрдә булган намуссызлык, акчага табыну кебек тискәре күренешләр мине борчый әлбәттә.Кайчакта минем кебек кешеләр дөньяда юктыр төсле тоела, чөнки елдан -ел кешеләр каты бәгырьле, мал артыннан гына куа башладылар. Намуссызлар һәм оятсызлар баса җәмгыятебезне, һәм кызганыч ки, аларга берни комаучауламый, алар теләсә нинди проблеманы “әйләнеп” узалар...
Чыннан да, бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә соң?! Иманын, намусын югалткан кешеләр рәхәтрәк яшәмиме соң? Аларны бер ни дә борчымый түгелме соң? Ә киләчәк кем кулына калыр? Талап җыелган рәнҗешле- күз яшьле байлыкка кызыгып намус, вөҗдан сату да берни түгел...
Уйлар, мең төрле уйлар...Чыннлыкта , мин үзем Конфуцийның фикере белән килешәм: “Кешеләр үзләренә дан һәм байлык телиләр; әгәр дә намус белән яулап булмый икән, бу уйдан качарга кирәк. Кешеләр хәерчелектән һәм танылмаудан куркалар;әгәр боларның икесеннән дә котылып булмый икән, намус белән чынбарлыкны кабул итәргә кирәк”. Бик шәп фикер!
Дәүләтебез коррупциягә каршы көрәш чараларын әлбәттә күздә тота, төрле законнар уйлап табыла. Ләкин безнең җәмгыяттә : “Акчаңа карап каршы алалар һәм дә акчаңа карап озаталар шул”.Акчага кечкенәдән табынып яшәгән кеше рухи байлыкның ни икәнен анламый, шуңа мал артынннан гомер буе чаба, соңгы сулышында да акчасын саный. Акчасыз да яшәп булмый, ләкин ул тырышлык белән, намуслы хезмәт белән табылырга тиеш дип тәрбияләделәр мине гаиләмдә.
Байлык бер көнлек, ә иман һәм намус гомерлек. Эх, дәвалыйсы иде шул таш җаннарны! “Яшәү дигән Бөек Мизгелнең кадерен белеп яшәгез, Кешеләр!”-дип кычкырасым килә. Яшәү дигән көрәш мәйданында иманлы шәхесләргә кыенлыклар белән көн дә очрашырга туры килә. Бар әле бар безнең арабызда намуслы- тырыш хезмәте белән яшәүчеләр. Ул минем әти-әнием, якыннарым, туганнарым! Җирдәге бар әйбер дә сатылмый!
Дөньяда намус һәм вөҗдан, тырышлык белән дан казанган кешеләр җитәрлек: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Рудольф Нуриев, София Гобәйдуллиналар... Алар милләтебезнең йөзек кашлары! Безгә алар үрнәк булырга тиеш. Безнең буынга кыен да, шул ук вакытта сөенечле дә. Кыен, чөнки безгә Тукайлар, Дәрдмәндләр, Исхакыйлар, Җәлилләр җитми, алар бик аз.Сөенечле. Чөнки безнең әнә шундый олуг көрәшчеләребез бар. Әйе, бар! Милләтнең батыр уллары халык, милләт хәтерендә мәңге саклана.
Фикеремне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: гореф- гадәтләре нык, бөек шәхесләре, олы тарихы булган милләтнең киләчәге өметле булырга тиеш, намуслы кешеләр булганда кешелек тә югалмас!
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа пос. Круглое Поле» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан
Татарстан Республикасы Тукай мунииципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Сочинение
«Коррупциягә “Юк! ” дибез!”
“Скажем коррупции “Нет!”
Сочинениене язды: 9 А сыйныфы укучысы
Галиева Алина Денис кызы
Укытучысы: Вагыйзова Гөлия Наил кызы
Автор сочинения: Галиева Алина Денисовна
ученица 9а класса
Учитель: Вагизова Гулия Наилевна
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа пос. Круглое Поле» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан
Сочинение
“Скажем коррупции “Нет!”
Автор сочинения: Галиева Алина Денисовна
ученица 9а класса
Учитель: Вагизова Гулия Наилевна
Сторож
Сказка "Колосок"
Рисуем белые грибы пастелью
Одна беседа. Лев Кассиль
Любили тебя без особых причин...
Комментарии
Гулия Наилевна! Я поддерживаю
Гулия Наилевна! Я поддерживаю работу Вашей ученицы! Удачи в конкурсе!
Очень хочется узнать Ваше мнение по поводу моих работ.