Эшебезнең максаты: өч телдәге мультфильмнарны чагыштыру, аларның балаларга тәэсирен билгеләү,татар телендәге мультфильмнарны классификацияләү,балаларга нинди мултьфильмнарны күбрәк карарга кирәклеге турында тәкъдимнәр бирү.
Вложение | Размер |
---|---|
issledovatelskaya_rabota_halfin.docx | 54.08 КБ |
Республиканская научно-исследовательская конференция
школьников имени Ибрагима Хальфина
Секция
Проблемы татарской филологии (литературоведение)
Исследовательская работа
“Мультфильмнарның балалар тормышындагы роле”
(«Роль мультфильмов в жизни школьников” )
Каримова Алина Рамзиловна
Калиева Камиля Ильшатовна
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №169»
Советский район г. Казань
Научные руководители:
Каримова Ф.Ю.
учитель 2-ой квалификационнй категории
Галиуллина Г.Г.
учитель 1-ой квалификационнй категории
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №169»
Советского района г. Казани
Казань 2013
Эчтәлек
I.Кереш.
а) Мультфильмнар: файдамы ,әллә зыянмы?
ә) Эшнең максаты Һәм бурычлары.
II. Төп өлеш.
1.Мультипликация жанрының килеп чыгышы.
2. Өч телдәге мультфильмнарны чагыштыру:
а) чит ил мультфильмнарының тискәре йогынтысы
ә) рус мультфильмнарының үзенчәлекләре һәм дөньяны танып белергә
өйрәтүдәге әһәмияте
б) татар мультфильмнарын классификацияләү һәм аларның тәрбияви әһәмияте.
3. Сораштыру һәм аларның нәтиҗәләре.
4. Тәкъдимнәр
III. Йомгаклау.
Мультфильмнарның балалар тормышындагы роле
Мультфильм” сүзен ишеткәч, күз алдына күңелле һәм кызыклы күренешләр килеп баса.Нинди соң ул хәзерге заман мультфильмнары? Аларның нинди начар һәм яхшы яклары бар соң? Чыннан да аларны бертуктаусыз карарга ярыймы? Ни өчен өлкәннәр кайбер мультфильмнарны карарга рөхсәт итәләр, ә кайберләрен нинди генә матур булмасын, каратмыйлар? Бу сорау безнең күп яшьтәшләребезне борчый. Чөнки алар көннәр буе телевизор каршында үзләре теләгән мультфильмнарны карап утырырга әзер. Әйтерсең лә алар мультипликация әсирләре.
Без үзебезнең эшебездә хәзерге заман мультфильмнарының балалар үзаңына тәэсирен тикшерәсебез килде. Нинди мультфильмнарның безгә файда, ә кайсыларының зыян китерүен белергә теләдек. Шуннан чыгып без тикшеренү эшебезнең темасы итеп: “Мультфильмнарның балалар тормышындагы роле” дип алдык.
Тикшеренүнең предметы булып татар, рус һәм чит телдәге мультфильмнар тора.
Эшебезнең максаты: өч телдәге мультфильмнарны чагыштыру, аларның балаларга тәэсирен билгеләү,татар телендәге мультфильмнарны классификацияләү,балаларга нинди мултьфильмнарны күбрәк карарга кирәклеге турында тәкъдимнәр бирү.
Максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
1.Мультипликация жанры ничек килеп чыкканын белү.
2.Өч телдәге мультфильмнарны анализлау, аларның балалар психологиясенә тәэсирен тикшерү.
3.Мультфильмнарның файдалы һәм зыянлылык дәрәҗәсен билгеләү.
4.Татар телендәге мультфильмнарны классификацияләү.
5. Башлангыч сыйныфларда сораштыру үткәрү.
6. Тикшеренүләрне анализлау.
Мультипликация жанры кино жанрына караганда алданрак барлыкка килгән..1877елның 20 июлендә талантлы уйлап табучы инженер Эмиль Рейно Франциядә “праксиноскоп” дигән аппарат уйлап таба.Ул ленталы уенчыкка охшаган бер әйбер була. Андагы рәсемнәр кызыклы хәрәкәтләр ясап әйләнәләр. Соңрак ул аны тагын да яхшырык итеп үзгәртә.Бүгенге көндә мультипликациядә төрле техникалар бар: курчак анимациясе, компьютер анимациясе. Анимацион студияне иң беренчеләрдән булып 1915нче елда Барр һәм Брей дигән кешеләр ачып җибәрәләр. Баштагы мультфильмнар “телсез” була. Иң беренче тавышлы мультфильмны 1928нче елда Уолт Дисней төшерә.Ул “Вили пароходы” дип атала. Рус анимациясенең туган елы итеп 1911нче елны санарга була.Беренче рус мультфильмын Владислав Старевич дигән кеше төшерә.
Мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшен “Барс медиа” компаниясе башлап җибәргән.Алар Дисней мультфильмнары белән безне шаккатырган иде. “Карсылу һәм җиде кәрлә”, “Бэмби” һәм “Питер Пен”га “Пиноккио” өстәлде. Мультиклар гади тәрҗемә генә түгел, анда татар телендәге җырлар, мәзәкләр дә кергән. Кайбер геройлар әле мишәрчә дә сөйләшә.
Тагын Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән “АКСУ компаниясе” студиясе танылган совет мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнәләр.
Ә менә чын татар мультфильмнарын төшерүче «Татармультфильм» оешмасы Казанда 2009 елда оешкан . Ул Татарстанда балалар өчен милли-мәдәни җирлек булдыруны максат итеп куя. Мультфильм ясаучылар үз халкына, үз иленә мәхәббәт хисләре белән тәрбияләнгән киләчәк буын үстерүгә өлеш кертергә тели.
Алар татар телендә мультфильмнар төшереп, милли анимация булдыру белән шөгыльләнә. Габдулла Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигыренә төшерелгән мультфильмнан башлап, ике ел дәвамында алар 30га якын фильм ясаганнар инде. Мультипликаторлар геройларын татар, урыс һәм инглиз телләрендә сөйләштерә.
Мультфильмнарны төшерүчеләр арасында ике төрле агым бар:беренчеләре зурлар тормышын күрсәтсәләр, икенчеләре исә балачак тормышын күрсәтәләр. Хәзерге заман балалары күбрәк агрессия һәм явызлыкны күрсәткән, зурлар тормышын чагылдырган мультфильмнарга күбрәк тартылалар икән. Кибетләрдә дә ялтыравыклы тышларына карап чит ил сериаллары төшерелгән мультфильмнарны алырга тырышалар.
Балалар телевизордан күргәннәрен губка кебек сеңдерә баралар. Алар әле чынны уйлап чыгарылганнан аера алмыйлар. Алар өчен барлык геройлар да чын. Нәкъ менә аларны ул үзенең уеннарында, уз-үзен тотышында күрсәтәчәк.
Чит ил мультсериалларында билгеле бер сюжет юк, андагы геройлар күбрәк өлкәннәрнең тормышын чагылдыра..Чит планеталарны яулап алу, йолдыз сугышлары кебек эчтәлектәге мультфильмнарда явызлык, конфликт, җинаятьне күрсәткән урыннар бар. Ул мультфильмнарда тискәре геройлар бик күп. Хәтта хатын-кыз образлары да начар итеп бирелә: “Шрек” мультфильмын гына алсак та андагы Фея үзенең көчен начар максатларда куллана. Ә балалар аңына фея ул бары тик могҗизалар ясаучы уңай герой буларак кереп калган. Гомумән Америка сюжетларында хатын- кыз образы усал итеп, хатын-кызга хас булган оялчанлык, эчкерсезлек, әдәплелек кебек сыйфатлар киресенчә көлке итеп бирелә.”Том һәм Джерри» мультфильмында песи нәни тычканны гел эзәрлекли. Үзеннән кечкенәләрне җәберләүдән тәм таба .Ә тычкан үз чиратында песине явызлык эшләргә этәрә. Билгеле инде бала да тычкан белән мәче эшләгән эшләрне үк эшләргә кызыгачак. Чөнки әти-әни моңа мөмкинлек бирә. Алар бу мультфильмны күңелле, мавыктыргыч маҗара буларак кына кабул итәләр. Күңелле мультфильмны карау әле ул барысы да гел яхшылыктан гына тора дигән сүз түгел. Димәк, үзеңнән көчсезләрдән көләргә һәм кыерсытырга ярый дигән фикер баланың күңеленә салына.
Шулай итеп балаларның психикасына тискәре йогынты ясала. Күпчелек чит ил мультфильмнарында кешелеккә хас булган яхшы сыйфатлардан көләргә мәҗбүр буласың. Хәзер телеэкраннарда бик тә “Ледниковый период”, “Мадагаскар”, “Винкс” “Подводная братва” кебек мультфильмнар модада. Аларның тематикасына килсәк, алар өлкәннәр һәм яшүсмерләр сөйләм телендә еш кулланылган “текә” сүзләрдән тора. Әлеге жаргон сүзләр әдәби телне юкка чыгара,балаларның сүзлек запасын саектыра.Алар бу сүзләрне бик теләп истә калдыралар, чөнки бу яшьтә өлкәннәргә охшарга тырышу бик көчле..
Рус мультфильмнарын элеккеге совет мультфильмнарына һәм хәзер популяр булган “Смешариклар”,”Фиксики”, “Лунтик”,”Маша һәм аю” кебек хәзерге чор мультфильмнарына бүлеп карарга мөмкин.
Совет мультфильмнарының нигезендә күбрәк әкиятләр ята. Бу мультфильмнар сюжетлары буенча кызык һәм балаларны фикерләргә өйрәтә Шулай ук укучылар тормышы, хайваннар дөньясы, дөньяны танып белү кебек темалар яктыртыла. Бу мультфильмнарда бала өчен гади тормыш сурәтләнгән. Андагы тискәре персонажлар да тәрбиягә тиз бирелә.Аның дуслары булмаганга һәм беркем дә аны яратмаганга гына ул шундыйга әйләнгән бит. Бу персонажлар бераз гына юмористик итеп тә бирелгән. Мондый мультфильмнар аралашуда тоткарлыклары булган балаларга нык ярдәм итә, чөнки алар тәртиплелек өлгеләрен бирәләр. Күп кенә мультфильмнардагы курчак һәм хайваннар үзләрен уңай яктан гына күрсәтеп калмыйлар, ә бала күңеленә чын кешелеклелек сыйфатлары да салалар.
Хәзер популяр булган рус мультфильмнарына тукталыйк. Аларда күбрәк дөньяны танып белүгә басым ясала. Фәннең төрле тармаклары буенча мәгълүматлар кызыклы һәм аңлаешлы итеп бирелә. Андагы геройлар уйлап чыгарылган гына булсалар да күзгә ятышлы, тиз истә кала торган. Төп геройлар кайвакыт ялгышлык эшләсәләр дә, үзләре үк ялгышларын аңлап аны төзәтәләр.
Татар мультфильмнарын без җентекләбрәк тикшердек. Барлыгы 33 мультфильм карадык һәм аларны түбәндәгечә классификацияләдек:
Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар | А.Алиш әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар | Татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар | Рус теленнән тәрҗемә итеп эшләнгән мультфильмнар | Татар теленнән рус һәм инглиз теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар |
Туган тел | Чукмар белән Тукмар | Өч кыз | Крокодил Гена | Туган тел |
Эш беткәч уйнарга ярый | Сертотмас үрдәк | Алтын бөртекләр | Чебурашка | Эш беткәч уйнарга ярый |
Бала белән Күбәләк | Төлке белән Каз | Шапокляк | Гали белән Кәҗә | |
Кызыклы шәкерт | Бүләк кемгә? | Унике ай | Кызыклы шәкерт | |
Гали белән Кәҗә | Ике кыз | Простоквашино | Бала белән Күбәләк | |
Шаян песи | Бәләкәч һәм Карлсон | Шаян песи | ||
Ялкау маэмай | Мияу дип кем әйтте? | Ялкау маэмай | ||
Сөткә төшкән тычкан | Сөткә төшкән тычкан | |||
Иртә | Иртә | |||
Ай һәм Кояш | Агачлар да авырый | Ай һәм Кояш | ||
Яңгыр илә Кояш | Яңгыр илә Кояш | |||
Ак Бабай | Ак Бабай | |||
Кышкы кич | Кышкы кич | |||
Туган авыл | Туган авыл | |||
Кәҗә белән Сарык | ||||
Су анасы | ||||
Кисекбаш |
Таблицадан күренгәнчә татар мультфильмнарының күпчелеге бөек шагыйрь Г.Тукай шигырь һәм әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән. Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарда без табигатьне җанландырып сурәтләү аша табигатькә мәхәббәт, аңа сакчыл караш кебек сыйфатлар күрәбез. Шулай ук аның геройлары бездә хезмәткә, белемгә омтылыш уята. Әби- бабаларыбыздан ишетеп, дәреслекләрдән укып белгән Шүрәле, Су анасы геройларын җанлы итеп күрү бездә бетмәс тәэсир калдырды.
Татар әдипләреннән тагын без А.Алиш әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны да карадык. Ул мультфильмнар безгә әти-әниләребезнең сүзен тыңларга, сер сакларга, тугры булырга өйрәтә. Кызганычка каршы А.Алиш әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар әлегә аз. Без алга таба да аның әсәрләре буенча мультфильмнар төшерелер дип өметләнеп калабыз. Чөнки бу әдипнең балалар әдәбиятының алтын фондына кертерлек әсәрләре әле бик күп.
Шулай ук аерым төр булып татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар тора. Аларны аерым төр итеп карау бик мөһим, чөнки татар халык авыз иҗаты әсәрләрен балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиешләр. Аларда бит борынгы бабаларыбызның әйтергә теләгән фикерләре, хикмәтле сүзләре төрле әкият геройлары аша бирелгән. Бу әсәрләр яхшылыкны яманлыктан, дөресне ялганнан, гаделлекне икейөзлелектән аерырга өйрәтә.
Рус теленнән тәрҗемә итеп эшләнгән мультфильмнарны да балалар яратып кабул итәләр.Чөнки балалар бу мультфильмнарны инде күптән-татар мультфильмнары барлыкка килгәнче үк караганнар. Бала аны үз телендә карагач ул аңа тагын да көчлерәк тәэсир итә.
Шушы тикшеренү нәтиҗәләреннән соң без башлангыч сыйныф укучылары арасында сораштыру үткәрдек.
-Сезгә мультфильмнар карау ошыймы?
“Әйе”-108бала. “Юк”-0 бала
-Кайсы телдәге мульфильмнарны карау ошый?
Татар телендәге мультфильмнар -37укучы
Рус телендәге мультфильмнар-53 укучы
Чит телдәге мультфильмнар-18укучы
-Татар мультфильмнарыннан ниндиләренә өстенлек бирәсез?
Татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнарга-55укучы
Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар-27укучы
Рус теленнән тәрҗемә итеп эшләнгән мультфильмнар-26укучы
-Татарча тагын нинди мультфильмнар карар идегез?
Татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән әкиятләр карар идек
Сораштырулардан күренгәнчә, мультфильм карамаучы бер генә бала да юк. Димәк алар мультфильмнарның бөтен төре белән дә кызыксыналар.
Шуннан чыгып, без түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идек.
Мультфильмнар:
-табигатьне яратырга, сакларга,
-дус булырга, бердәм яшәргә,
-әйләнә-тирәне өйрәнергә,
-әти-әниләрнең сүзен тыңларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтергә,
-мультфильмнарның сюжеты булырга тиеш,
-атнасына 2 сәгатьтән дә артык мультфильм карарга киңәш ителми.
Мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына бик каты тәэсир ясый. Бер яктан караганда бу- матур, образлы, мавыктыргыч, гади мультфильмнар. Алар баланың аңында яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек һәм тәртипсезлек турында күзаллаулар тудыра. Үзен андагы геройлар белән чагыштыру нәтиҗәсендә бала авырлыкларны җиңеп чыгарга, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәнә. Бу мультфильмнардагы вакыйгалар балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә,аларның фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә.
Икенчеләре исә хәзерге вакытта популярлашып киткән чит ил мультфильмнары. Бу мультфильмнардагы дөнья, андагы вакыйгалар гел явызлык белән бәйләнгән, билгеле бер сюжет юк, андагы геройлар күбрәк өлкәннәрнең тормышын чагылдыра, балаларны агрессиягә этәрә. Шуның нәтиҗәсендә бала психикасына зыян килергә мөмкин
Күп кенә әти-әниләр мульфильмнарны балаларның үзләренә сайлап алу мөмкинлеге биргәннәр. Бу инде бик үк дөрес түгел. Безнең уйлавыбызча,әти-әниләр балалары карый торган мультфильмнар белән үзләре дә таныш булырга, рус һәм татар мультфильмнарына өстенлек бирергә тиешләр. Чөнки бу мультфильмнар бала психикасына зыян китермиләр.
Алга таба без бу эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз һәм яшьтәшләребезне күбрәк татар телендәге мульфильмнарны карарга өндәргә телибез.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Большой энциклопедический словарь. М.: науч. издание «Большая Рос сийская энциклопедия», 1998. -1434 с.
2.Глушкова Е. Телевидение и здоровье детей. // Дошк. восп. - 1989. - №4. -С. 88-91.
3. Интернет ресурслар:
www.бала.рф
Музыка космоса
Хитрый коврик
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Невидимое письмо
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?