Укучыларның "Яз хәбәрчеләре" темасына иҗат ителгән әсәрләрендә язны алып килүче кошлар турында язылган. Аларның шигырьләре, хикәяләре мавыктыргыч, кызыклы,табигатьне саклауга өнди,аңа ярдәм итәргә куша.
Вложение | Размер |
---|---|
yaz_hbrchelre_word_3.docx | 18 КБ |
Кошлар кайта.
Менә апрель айларында кошлар кайта. Яз хәбәрчеләре- тургайлар, кара каргалар, сыерчыклар. Иң беренче булып тургайлар кайта ,ә икенче булып яз башлануын кара каргалар хәбәр итә.Кара каргалар– матур булмасалар да файда китерәләр. Алар җиргә төшеп, кортларны ашыйлар. Кара карга кайтканда әле җир кардан арчылмаган була. Кара каргалар тыныч яши белмиләр. Ата карга гаиләсен туендыру өчен бик тырыша. 3 атнадан соң кошчыклар очарга өйрәнә. Кара карга иң күбе бөҗәкләрнең личинкаларын, суалчаннар ашарга ярата. Алар җир сөрүче трактор артларыннан очарга яраталар. Кара карга озын гомерле, ул 300 ел яши ала.
Сыерчыклар – кешеләрнең оя ясаганын яраталар. Бу бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Нинди матур кош ул!Ә ничек матур сайрый! Алар дус, тату яши.Ул игенче ярдәмчесе, җәй буена уннарча мең корткыч юк итә.
Борханова Илинә 4 кл
Яз хәбәрчеләре.
Яз хәбәрчеләре, әнә
Кайттылар безгә янә.
Бик сагындык аларны.
Ясап куйдык сыерчыкка
Шундый матур ояны.
Тургайлар сайрый күктә.
Тагын килде бит безгә!
Туган якта яшәрләр,
Китәрләр бары көзгә.
Ясый башлаган ояны
Кара каргалар күптән.
Язның тизрәк киләсен
Алар зарыгып көткән.
Җәй көне бик күп кошлар.
Очарлар зәңгәр күктә.
Онытмагыз ,балалар!
Ярдәм итегез сез дә!
Мөхәмәтшина Зәлия 4 кл.
Менә инде сагынып көткән яз да килеп җитте. Безгә укытучы апабыз “Яз хәбәрчеләре” дигән конкурс буласын әйткәч тә, мин кызыксынып эзләнергә тотындым. Язның хәбәрчесе булып иң беренче тургай, аннан соң кара карга , ә алардан соң сыерчык киләсен белә идем . Сыерчыкларны мин якынрак күрәм, алар бик матур итеп сайрыйлар . Ә инде аларның бер көнгә 300- 350 бөҗәк алып кайтканлыгын белгәч, бу кошлар миңа тагын да ошады. Без аларга бик матур оялар ясап элдек. Үзебез дә бу кошларга ярдәм итә алуыбызга бик сөендек. Хисмәтуллин Фаил 4 кл
Сыерчык.
Язны хәбәр итә безгә
Ераклардан ук кайтып.
Армый-талмый сайрый башлый
Бөтен җирне яңгыратып.
Бу-әлбәттә-сыерчык,
Куана яз килгәнгә.
Ул шулай миңа рәхмәтле
Оя ясап биргәнгә.
Закирҗанов Эмиль 3 кл
Безгә мәктәптән сыерчык оялары ясарга куштылар.Без , әлбәттә, кошларга ярдәм итә алуыбызга бик тә сөендек һәм өйләребезгә кайтып әтиләребезгә, абыйларыбызга бу эшне эшләргә сорадык.
Язның хәбәрчеләре булып -иң беренче булып тургай кайта, ә кара карга туган ягыбызга икенчеләрдән булып кайта.
Өченче кошыбыз безнең -сыерчык . Бу кошны белмәгән бала юктыр инде ул. Сыерчык – күчмә кош. Алар җылы яктан гөрләвекләр ага башлау белән кайталар.
Ул бик матур итеп сайрый. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса, шатланып туя алмыйлар.Без дә кошларны сөендерәсебез килде һәм оялар ясадык.
Шиһапова Айзилә 2 кл
.
Яз хәбәрчеләре
Туган якка кайттылар
Иң беренче тургайлар.
Безгә күренми генә
Моңлы көй яңгыраттылар.
Кап-кара төстә була,
Үзе ялтырап тора,
Агач башына куна
Бу була- кара карга.
Без ясадык оялар
Әй, сыерчык ,сыерчык,
Куанып сайра, әйдә,
Ояларны карап чык.
Василова Лилия 4 кл.
Сыерчык
Җылы яктан килде дә,
Яңа ояны күреп,
И куанды сыерчык
Минем көткәнне белеп.
Сайрады да сайрады.
Шулай рәхмәт укыды .
Аның шатлыгын күреп
Миңа да рәхәт булды.
Закирова Әдилә 2 кл.
Простые летающие модели из бумаги
Рисуем зимние домики
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Рисуем "Осенний дождь"
Рисуем белые грибы пастелью