Мин, Әмирова Рузилә Талип кызы, 1996 нчы елның 1 нче октяберендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туганмын. 2004 нче елның 1 нче сентябрендә беренче сыйныфка укырга кердем. Мин кечкенәдән үк татар теле һәм әдәбият белән кызыксынам: китаплар күп укыйм. Аеруча яратып шигырьләр укыйм, үзем дә языштырам. Бик теләп иҗат эшләрен башкарам. Бу эшләр мине рухландыра, яшәргә көч бирә, күңелемә дәва була, җан тынычлыгы тудыра.
Кечкенә күләмле шигырьләрне кечкенә сыйныфлардан ук язам. Минем беренче эшем әле дә исемдә. Ул түбәндәгечә иде:
Әнием минем, кадерлем,
Иртә белән үбеп уята;
Аның нурлы йөзен күреп,
Фәрештә дә, хәтта, соклана.
Беренче уңышым: ”Сабантуй” газетасында шигырем басылу. Бу хәл мин өченче сыйныфта укыганда булды. Шушы көннән башлап мин татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашырга тырышам. 5 нче сыйныфта укыганда районда ел саен үткәрелә торган “Зирәк бала” бәйгесендә җиңүче булдым. Шулай ук юбиляр язучыларга багышлап үткәрелгән бәйгеләрдә дә актив катнашып барырга тырышам. 2012 нче елда Г. Кашаповның тууына 70 яшь уңаеннан районда үткәрелгән “Бүген ярат мине!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесендә 3 нче урын яуладым. Шулай ук район фән бәйгеләрендә дә бик теләп катнашам. Быелгысы уку елында татар теле буенча фән бәйгесендә 3 нче урын яуладым. Шулай ук тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән дә район бәйгеләрендә катнаштым. Бүгенгесе көндә мин 9 нчы сыйныфта белем алам. Минем хыялым алдагы тормышымны татар дөньясы белән бәйләү. Шуңа күрә бик теләп Яңа гасыр каналында бара торган тапшыруларны карыйм. Аеруча “Аулак өй”, “Татарлар”, “Мәдәният дөньясында”, ТВ архивыннан, ретро концерт программаларын һәм башкаларны карарга яратам. Төрле тестлар үтим. Региональ интернет олимпиадаларда да катнашам. Шулай ук татар сайтларына да кызыксынуым зур.
1 нче эш
Югалту
“Тып-тып” , “тып-тып” тезләремә тама
Ирексездән чыккан күз яшем.
Акрын гына битем буйлап ага,
Тозлана иреннәрем...
Күзләремә минем кара!
Шундый төпсез, моңсу ич алар...
Сагынуга дәва юк шул,
Нигә ерак безнең аралар?!
Икәү үткән сукмакларны җил себерә,
Яфракларын койган безнең пар каен.
Йөрәгемдә йөртәм сине генә,
Үксеп елыйм, исемә төшкән саен...
Вакыт узар, онытырсың син дә, димә!
Онытылмый ул- тәүге мәхәббәт!
Йөрәк чәнчә, бүген дә, менә...
Китәм инде. Оныт! Мине белмә!
...Йөрәгемне учка кысып кайтып киләм,
Яшем тама безнең эзләргә.
Чәчләремне җил тарата,
Ә мин ләгънәт укыйм
Безне аерган алтын көзләргә.
...Яңгыр ява шигъри күңелемә,
Ул да елый миңа кушылып...
Синсез авыр минем күңелемә,
Кайт әле,
Кайт син миңа,матур җыр булып...
2 нче эш
Кеше бу дөньяга бер генә тапкыр килә. Кемдер яши, ә кемдер көтмәгәндә вафат була... Аяусыз ачы язмыш безнең кадерле кешеләребезне дөньядан алып китә. Әти - әни! Иң якын кешеләр бит алар безнең өчен! Безнең сыйныфта гына да 4 ятим дусларым укый. Мин аларны бик кызганам, аларга сабырлык телим. Бу шигырьне ятимнәрнең җан авазы дияр идем мин. Алар сиздерәселәре килмәсә дә, мин алар кайгысын үзем кичергән кебек булдым, бу шигырь шулай туды.
Әниемә
Кабереңә синең тагын килдем, әни,
Килдем, әни, тагын, сагынып.
Күзләремнән чыккан яшем туфрагыңа тама,
Туфрагыңа сеңә кан булып.
Синсез авыр, әни, түзеп булмый,
Таянычым да юк, терәк тә...
Рәнҗетәләр, кимсетәләр мине,
Тоз сибәләр учлап йөрәккә...
Белсәң иде, дөнья башка хәзер
Туганнарны хәтта белмиләр;
Яхшыны да яманлыйлар никтер,
Ятим-авыруларны күрмиләр...
Бар халык та акча диеп чаба,
Байлык бөтенесен тилертә.
Карт-корыга хөрмәт бетте...
Алар хәзер ач-ялангачлыктан тилмерә.
Заманы да башка хәзер,әни,
Яшьләр азды инде бигрәк тә.
Күңел дигән әйбер үлеп бара,
Акча белән көчнең урыны түрдә.
И әнием!Каберең салкынмы синең?
Нигә бер суз дә син дәшмисең?
Нигә мине кочакламыйсың?
Ник чәчемнән сыйпап үпмисең?!
Сагышларны басып булмый, әни,
Йокысыз үтә озын төннәрем...
Минем өчен нурлы кояш сүнде,
Сагыш-моңда үтә көннәрем.
Каберстан агачлары саргайдылар,
Талгын гына чайкалалар җилләрдә.
Алар хәзер картайдылар инде,
Шыпырт кына елыйлар салкын төннәрдә...
Син янымда чакта
Бәхет савытларым тулы иде, әни,
Рәхәт яши идем мин җирдә.
Янәшәмдә ярдәмчем-сердәшчем бар иде,
Ә язмыш аерды безне... Мәңгегә!
Юк!Алай дияргә ярамый ул!
Әниләр бит алар үлмиләр!!!
Тәне генә җир астында кала аның,
Ә җаннары яши,
Мәңге яши, алар сүнмиләр!
Бәлки ялгыш авыр сүзләр әйткәнмендер
(Ә күңел бит ул пыяла).
Арабыздан киттең,
Артык иртә киттең,
Ә якты эзең калды дөньяда.
Кысып-кысып кочаклыйсым килә сине,
Җыерчыклы кулларыңны тотасым.
Күкрәгеңә башым куеп,
Бер туйганчы елыйсым килә, әни...
Ә зиратта тынлык- йоклыйсың...
Күз яшьләрем юа кабер ташың,
Күз яшьләрем юа битемне.
Җан өшеткеч көзге ачы җилләр исә,
Камчылыйлар сыман
Сагыш тулы ятим күңелемне...
3 нче эш
Туган нигез
Керфекләрем белән күкләрне үбәмен,
Кагылып болытларга.
Нурлы кояш сөя битләремне,
Кул суза офыклардан.
Күбәләкләр озата баралар,
Кунганнар иңнәремә.
Язгы җилләр сыйпый күлмәгемне,
Дулкынлы чәчләремне.
Туган якка юллар озын булмый-
Хыяллар якынайта.
Сагынуым күкрәгемә сыймый-
Киң дөньяны тарайта.
Тузанлы юллардан кайтып киләм,
Җилфердидер күлмәгем.
Таныш урман, юллар күрәм:
Очына йөрәккәем!
Өйгә кайтам, әни, өйгә кайтам,
Чык, капканы ач әле,
Йөнтәс койрык этемне дә иярт,
Кил. Мине сөеп бер бак әле.
Сагындым әти-әни сезне,
Шул Чәтрәнне, туган өемне.
Монда бар да якын бит миңа.
Нур тутыра күңелне.
Суың татлы, халкың ихлас синең,
Чибәр егет- кызларың.
Синдә генә бәхетле мин,
Синдә уй- хыялларым...
4 нче эш
Туган авыл
Туган авыл, еллар урап сиңа кайтам,
Кендек каны тамган урынга.
Күбәләкләр куып, сулар керә идек,
Мин сагынам барын - барын да.
Яланаяк йөгереп үскән тугайлар
Балачагым эзен саклаган.
Болын күле кипкән, яр тарайган,
Таллар гына бары зурайган.
Без укыган мәктәп ишегендә
Олы йозак, ватык тәрәзәләре.
Тәрәзә генәме соң, киләчәк тә ватык
Кыйпылчыклар телә йөрәкләрне.
Авыл тып-тын, гармун моңы да юк.
Тугайлар да никтер тын калган.
Кунакчыллык, гадилек тә бетеп бара
Шәһәр тибындагы өйләрдән.
Беләм, авылым. Гаеп миндә.
Язмыш кочагына сине ташладым...
Шәһәр мине кызыктырды, сине уйламадым,
Киләчәгең ваттым, җимердем.
Ә син калдың...
Атна буе яңгыр яуды,
(Ул бит гүя синең яшьләрең).
Тагын бер балаңны очырдың син,
Кочаклап миләшләрең.
Бер шатлыксыз үтте соры көннәр,
Моңсуланып тагын еладың...
Ә төн җиткәч, кара юрганыңа чумып,
Тагын безне, безне уйладың...
...Бүген хәлең авыр синең,
Әй, авылым!!!
Йортларың бушап калган...
Йөрәгемә кан саудырып,
Зират кына бары зурайган...
5 нче эш
Мизгел
Кышны көтә күңел, ә ул килми-
Никтер көттерә.
Җир өсләре туңып китә алмый,
Ак карлар да ява алмый нигә?!
Уйлап куйдым, бәлки, күз яшьләрем,
Ирек бирмиләрдер салкын кышка.
Минем күңелдә бит көзге сагыш,
Урын юк шул шатлык, аклыкка.
Көзге яңгыр күз яшьләрем кебек,
Туктый алмый, ява да ява.
Яфрак коелуын күзәтәм мин,
Табигатьтән алам җанга дәва.
Искән җилдән агачыннан өзелеп,
Төшә җиргә бер-бер артлы яфрак.
Көзге көннең күренеше аша
Газапланам бары мин дә ныграк.
Аңлыйм, кышның шулай соңаруы
Миңа һич тә бәйле түгелен.
Көзне, кышны уйлап, сагышланып,
Бушаттым мин бары күңелем.
6 нчы эш
Уйлар, уйлар...
Мин ялгызым уйлар диңгезендә,
Тышта бары буран тавышы.
Әллә ничек сискәндереп куйды
Бер мәгънәсез гомер агышы.
Төн дә үтәр, бураны да басылыр,
Кабат кышкы салкын көн туар.
Тик үтәрме, бер басылырмы соң,
Йөрәк хисе, күңел тулы синле уйлар?!
Йөрәк түзем, ә күңелгә кар салкыны-
Гомерлеккә юлдаш булмасмы?!
Кайчангадыр йөрәк тулы сагыш
Мәңге эремәс боздай булмасмы?!
Үтәрме соң миндә бу кичереш,
Үпкәләүләр, әрнү, сагышлар?
Синең белән уртак тормышка
Бәйләрме соң мине язмышлар?
Аяк астындагы кар тавышы,
Әйтерсең лә, йөрәк авазы.
Мине дә соң күңел сыкыравы аша
Сындырмасмы тормыш газабы?
Уйлар, уйлар...
Төн дә, көн дә тынгы бирмиләр.
Синлеләре бер тынгылык бирми
Йөрәгемне...
Мәңге бергә тупламастай,
Мең кисәккә аны телделәр.
Бабочка
Компас своими руками
Снеговик
Три орешка для Золушки
Новогодние гирлянды