Без шулай уйлыйбыз.Һәрберебез Туган җиребезне,өебезне,әти-әниләребезне,туганнарыбызны яратабыз,хөрмәт итәбез.Безнең язган иншаларыбыз да шул турыда.
Вложение | Размер |
---|---|
lki_rayony_iske_salman_top_gomum_belem_biru_mktbe_1.doc | 33 КБ |
Әлки районы Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Укытучы:Вәлиева Гөлсинә Солтангали кызы.
Минем туган җирем.
Һәр кешегә үзенең туган җире якын.Минем авылым Иске Салман Әлки районындагы иң матур авылларның берсе.
Аның борынгы тарихы бар.Иң беренче авылыбызга нигез салучыларның берсе-Сәлмән исемле бабай булган,диләр.Авылыбызның табигате матур,кешеләре уңган,тырыш.
Мәктәбебездә укытучыларыбыз безгә белем һәм тәрбия бирә.Безнең тәртипле,белемле булуыбызны телиләр.
Мин авылымны яратам.Без авылыбызның киләчәге булсак иде.
Насыбуллин Рафил,3 сыйныф.
Дөнья матур.
Табигатьтә өч ел фасылы бар.Аларның һәрберсе үзенчә матур.
Җәй ае үзенең эссе көннәре,җиләкле,чәчәкле аланнары белән сөендерсә,кыш ак карлары белән куңелгә якын.Көз көне уңыш өлгерә,табигать алтын-сары төскә керә.Бераз моңсу.Яз үзе белән кояш нурлары,гөрләвек,тамчы,бөреләр алып килә.Кошлар кайта,бар дөнья җанлана.
Дөнья матур.Шул матурлыкны күрә белергә генә кирәк.
Гизатуллина Алинә,3 сыйныф.
Мин-әти-әниемнең булышчысы.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”,дигән мәкаль бар.
Мин әтием белән әниемнең ышанычлы булышчысы.Җитмеш төрле һөнәргә өйрәнергә тырышам.
Авыл җирендә эш күп.Мин йорт хайваннарын яратам.Аларны зур кызыксыну белән ашатам,эчертәм,урыннарын чистартам.Алар да миңа ияләшкән.Минем мәктәптән кайтуымны көтеп торалар.
Әти-әнием миңа бик рәхмәтле.”Булдырасың,улым!”-диләр алар,мине яратып.
Әхмәтшин Надил,3 сыйныф.
Минем абыем.
Без гаиләдә ике бала.Абыем мәктәпне бетереп,Казанда техникумда укый,ә мин мәктәптә белем алам.
Абыем белән без бик дус.Ул тыныч,акыллы,чиста-пөхтә.Мин аңардан үрнәк алам,аңа охшарга тырышам.Абыемның ялларга кунакка кайтуын түземсезлек белән көтәбез.
Киләчәктә дә исән-сау булып,әти-әниебезне,туганнарыбызны сөендереп яшәсәк иде,дигән теләктә калам.
Шәрәфетдинов Рәсим,3 сыйныф.
Безнең сыйныф.
Безнең сыйныфта биш укучы.Кызлар икәү,ә малайлар өчәү.Барыбыз да тиктормаслар.Бер урында гына утырып торасыбыз килми,түземлегебез җитми.
Ә шулай да укытучы апабызның дәрес аңлатуын,тын да алмыйча,тыңлап торабыз.Хәзерге вакытта белемле кешеләр кирәк.Имтиханнар бирәсебез бар.”Белем башлангыч сыйныфта салына”,-ди укытучыбыз.
Мин тырышып укырга,укытучыларыбызны,әти-әниләребезне шатландырырга телим.
Гатауллина Гөлфинә,3 сыйныф.
Всему свой срок
На берегу Байкала
3 загадки Солнечной системы
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Композитор Алексей Рыбников