"Галимҗан Гыилҗман иҗатында әхлак проблемасы" фәнни-тикшеренү эшен укучым "Китек ай", "Җанбалык", "Фәрештә", Исемең ничек, Гадел?" әсәрләренә нигезләнеп башкарды. Язучының әлеге мәсьәләне кую үзенчәлекләрен билгеләде. Кеше үз-үзенә, башкаларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш дигән сорауга автор белән берлектә җавап бирергә омтылды..
Вложение | Размер |
---|---|
galimzyan_gyylmanov_hlk_temasy_-_kopiya.doc | 131 КБ |
Открытая
Международная
научно-исследовательская
конференция
старшеклассников и студентов
«Образование. Наука. Профессия»
Литературоведение
Тема нравственности в творчестве Галимзяна Гильманова
Набиуллина Марьям Зуфаровна, ученица 10 класса
МАОУ «Лицей №78 имени А.С.Пушкина»
города Набережные Челны
Научный руководитель: Сираева Разина Габдулхаевна,
учитель татарского языка и литературы
высшей квалификационной категории
г. Отрадный
2013
Эчтәлек
Кереш………………………………………………………………………..........3
I бүлек: Әхлак темасының татар әдәбиятындагы урыны..................................5
II бүлек: Г. Гыйльманов иҗатында әхлак темасының чагылышы...................6
2.1. Г. Гыйльманов яктылык, сафлык, мәрхәмәтлелек тарафдары........6
2.2. Г. Гыйльманов повестьларында геройларның рухи
сынауларны үтү юллары..............................................................................8
2.3. Автор иҗатында рухи кыйммәтләрне чагылдыруның
үзенчәлекле алымнары................................................................................12
Йомгаклау.............................................................................................................18
Кулланылган әдәбият..........................................................................................19
Кереш
Минемчә, дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул башкаларга изгелек эшләүче зат. Менә шушындый кешеләрне тәрбияләүдә суз сәнгатенең роле зур. Ә кичәге үткәнебез бүгенгегә, бүгенгесе иртәгә ярамый торган заманда, әхлак нормалары арткы планда кала барганда, эстетик завык тәрбияләүче, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлата торган матур әдәбиятның роле тагын да арта бара. Хәзерге чор әдабияты үзенең төп вазифасын үтәр дәрәҗәдәме? Заманның әхлакый һәм фәлсәфи кыйммәтларен үзендә туплаган геройлар, кызыклы әсәрләр туамы? Бу әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкларны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яман , нәрсә ул яхшы төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә аламы?
Безне фәнни хезмәтебезне язарга этәргән төп сәбәпләр менә шулар. Әхлак мәсьәләсе тормышта, әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды һәм булып кала. Шуңа күрә әхлак темасын әсәрләре үзәгенә куймаган автор юк та. Ләкин әдипләр тарафыннан ул төрлечә сурәтләнеш таба. Галимҗан Гыйльманов бу мәсьәләгә үзенчә якын килә. Бу турында матбугатта, тәнкыйди мәкаләләр тупланган китапларда әледән-әле яктыртылып килә, ләкин, минемчә, күренекле язучыбыз Г. Гыйльмановның повестьларына тиешенчә бәя бирелмәгән.
Болар барысы да фәнни хезмәтебезнең актуаль булуын күрсәтеп тора. Алда әйтелгәннәрдән чыгып, максатыбыз түбәндәгечә билгеләнде.
Г. Гыйльмановның әхлак мәсьәләсен яктыртуда татар әдәбиятына алып килгән иҗади ачышларын барлау. Эшебезнең максатыннан чыгып төп бурычлар ачыкланды.
Бу бурычларны тормышка ашырыр өчен аның 2005 нче елда басылып чыккан китабында урнаштырылган “Фәрештә”, “Җанбалык”, “Китек ай” “Исемең ничек, Гадел” исемле әсәрләре алынды. Әсәрләрнең беренче икесенең үзәгендә рухи кыйммәтләр һәм татар халкының ислам, мәҗүсилек белән бәйле образлары, фикерләре үткәрелгән булса, соңгы икесе гади җир кешесенең тормышта үз урынын, кыйбласын эзләве яктыртыла.
Әсәрләргә бәя бирә башлаганчы, Г. Гыйльманов иҗатына багышланган А. Шәмсутова, Д. Заһидуллина, Ф. Урманчиевларның тәнкыйди мәкалә-ләренә мөрәҗәгать иттек.
Алсу Шәмсутова фикере буенча “Гыйльмановның үзенә генә хас сурәтләү алымы - әдәби әсәрдә яңа дөнья, дөньяның үзенчәлекле моделен тудыру алымы бар. Әдәбият белемендә мондый күренешне “миф тудыру... дип атыйлар...”1
Шулай ук, иҗаты турында тулырак мәгълумат алу өчен Р. Даутовның “Балачак әдипләре”, Минһаҗева Л. И., Мияссова И. Х. “Татар балалар әдәбияты” китапларында Г. Гыйльмановка кагылышлы материаллар үзләш-терелде.
Автор фәнни хезмәтен әдәби әсәрне анализлау, чагыштыру алымнарын кулланып язды. Хезмәтнең практик яктан әһәмияте шунда: анда җыелып бирелгән материаллар мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә, түгәрәк-ләрдә, класстан тыш чараларда өстәмә материал буларак кулланыла ала.
Куелган максат-бурычлар фәнни хезмәтнең структурасын билгеләде. Ул кереш өлештән, 2 бүлектән, йомгаклаудан һәм кулланылган әдәбият исемле-геннән тора.
Матур әдәбият ул – тормыш көзгесе һәм аның төп сурәтләү предметы – кеше. Шуңа күрә һәр әдип, ул кайчан гына яшәп, нинди генә әсәр иҗат итсә дә, үз алдына төп максат итеп кеше проблемасын яктыртуны куя: аның эшгамәлен, эчке дөньясын, кешеләр белән мөнәсәбәтен һәм, ниһаять, аның бәхетен сурәтли.
Гомумтөрки әдәбият вәкиле булган И. Баласагунлыдан башлап бүгенге көн язучы-әдипләренә кадәр кеше бәхете мәсьләсен күтәрәләр, әхлаклы, кешелекле мөнәсәбәтләр генә бәхетле тормышка нигез салалар дигән фикергә киләләр.
Нәрсә соң ул әхлак? Әхлак – кешенең шәхес буларак ачылуына китергән аралашуның төп факторы. Җәмгыятьтә әхлак тәрбиясе бирү билгеле бер чор әхлак идеялы, кызыксынуы, максатына туры килгән кешеләрнең үз-үзләрен тотуны формалаштыруга юнәлдерелгән. Ул кешенең үз-үзен тотышын җәмгыять мәнфәгатьләре белән килештерү, җәмгыятьнең әхлаклы идеал принциплары, таләпләре белән таныштыру; әхлакый белемнәрнең инануларга әверелүен; тотрыклы уңай сыйфатлар, хисләр формалаштыруны күздә тота.
Бу төшенчә турында кешелекнең акыл ияләре төрле-төрле фикерләр әйтәләр. Шуларның кайберләре белән таныштырып үтәсебез килә. “Әхлак – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм шул мөнәсәбәтләрдән туган бурычлар турындагы фән ул” – дип әйтә француз философы П. Гольбах. Ә рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский болай ди: “Әхлак ул кешенең яхшы якларына, бөек максатына ныклы, тирән фикердә, ялкынлы, какшамас ышанычта булу. Шушы караш, шушы ышаныч – кешедәге барлык яхшы якларның, аның гамәлләренең төп чыганагы”.
Кешене җәмгыятьтән аерып карап булмый, аның гомере эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үтә. Кешеләр арасында яшәгәч, алар белән үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен белү бик әһәмиятле.
“Кешенең бәхете үз кулында”, “Әйткән сүзеңдә тор, кылган гамәленә үзең җивап бир”, “Кеше малына кызыгып яшәмә” кебек әхлакый нәсыйхәтләр борын-борыннан гомумкешелек кыйммәте һәм хәзинәләре булып исәпләнә. Игелекле кеше булу өчен күп белем алу һәм акыл үсешен арттыру гына җитми, бәлки бәләкәйдән үк әхлакый тәрбия алырга да кирәк.
Әхлакый тәрбия бирүдә башка сәнгать төрләре белән берлектә сүз сәнгатенең дә роле зур. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Шуны исәптә тотып каләм ияләре, кайсы гына чор вәкилләре булмасыннар, әхлак темасын әсәрләренең үзәгенә куялар.
Тукайгача чор сүз сәнгатен әхлакый әдәбият дип атарга мөмкин булыр иде. Чөнки ул чорның барлык әдипләре диярлек кешене рәнҗетүгә, түбәнсетүгә каршы чагалар, кешене тәрбияле, ярдәмчел, итагатьле итеп күрергә телиләр. Алар әхлаклылык төшенчәсен белем-мәгърифәт белән тыгыз бәйләнештә карыйлар.
Матур әхлакый сыйфатларга, күркәм эш-гамәлләргә ия булган укымышлы зат – Урта гасыр һәм XIX йөз авторларының төп идеялы.
Бу идеялар XX гасыр әдипләре тарафыннан үстерелеп, яңадан-яңа төсмерләр алалар. Мәсәлән, 60-80 елларда иҗат иткән язучылар игътибары авыл дөньясының рухи-әхлакый мәсьәләләренә юнәлтелә. Биредә каләм ияләре милләтебезнең рухи байлыкларын, матур сыйфатларны саклап калуны яклап чыгалар. Авторлар әсәрләрендә мондый сыйфатлар, гадәттә, өлкән буын вәкилләренә хас. Алар фикеренчә, бу кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе онытылмаска, хәзерге яшь буын тарафыннан кабул ителергә һәм үстерелергә тиеш. Дөньядагы кимсетелгәннәрне, яклаучысыз калганнарны, мескеннәрне күрә, кызгана, шундыйларга күпләрнең дикъкатен юнәлдерә алган бөек каләм ияләре байтак. Шуларда Н. В. Гоголь, М. Гафури, Г. Тукай, Ф. Яруллиннарны атап үтәсебез килә. Алар дөньядагы мәрхәмәтсезлек, гаделсезлеккә каршы чыгалар һәм тоташтан шәфкатьлелек идеяләре белән сугарылган әсәрләр язалар.
II бүлек: Г. Гыйльманов иҗатында әхлак темасының чагылышы
2.1. Г. Гыйльманов – яктылык, сафлык, мәрхәмәтлелек тарафдары
Гәрчә әхлакый кыйммәтләр вакытлар үтү белән үзгәрә барса да, әдәбият үзенең төп вазифасын – халыкларны тәрбияләүне үти тора. Моңа дәлил булып гасырның 80нче елларында әдәбият хәрәкәтенә кергән Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен атарга кирәк. Г.Гыйльманов – әдәбиятта үзен танытып өлгергән өлкән язучы. 1972 елларда матбугатта күренә башлап, ике дистә елдан артык вакыт татар әдәбиятын үзенең әсәрләре белән тулыландырып бара.
Аның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге күбрәк әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Яшь галим рус телендә “Татар балладасы” монографиясен, Ш.Бабич иҗатына багышланган «Зәңгәр җырлар» китабын, 1992 елда «Заман сүз сорый» исемле тәнкыйть мәкальләре җыентыгы батырып чыгара.
Г.Гыйльманов үз каләмен әдәбиятның төрле жанрларында сынап карый. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, җыр текстлары авторы да. Аның проза жанрындагы әсәрләре тупланган беренче китабы «Тозлы яңгыр» исемле. Анда авторның парча, нәсер, әдәби этюд, повесть жанрында язылган әсәрләре урнаштырылган. «Тозлы яңгыр» повестенда модернизм билгеләрен күзәтергә мөмкин. Мондый билгеләр язучының алдагы иҗатында да күренә. «Албастылар», «Оча торган кешеләр» исемле күләмле әсәрләре моңа дәлил булып торалар, фантастик хыялый һәм маҗаралы әдәбияттән аермалы буларак, бу романнарда реаль вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара. Шуңа күрә мондый әсәрләрдә көчәя барган серлелек, интрига, киеренкелек урын ала.
Соңрак язылган «Ак ат сагышы», «Җанбалык», «Фәрештә», «Шартлау» кебек проза әсәрләре дә шул юнәлешкә нигезләнеп язылган.
Г.Гыйльманов иҗатындагы бу үзенчәлекнең чагылуы тиккә генә түгелдер, чөнки ул «Татар мифлары» дип аталган хезмәт авторы да.
Тормышыбызда аталар һәм балалар арасындагы кешелекле мөнәсәбәтләр, гомумән, гаилә ныклыгын саклаучыларның язылмаган кануннары бар. Бу проблемалар авторның лирик әсәрләрендә дә, драматургиясендә дә кат-кат күтәрелә. “Убырлы карчык-әбием” әкият-тамашасында Назир үз әнисен яратучы, хөрмәтләүче итеп сурәтләнә. Ул хәтта үз тормышын корбан итү бәрабәренә (яшәү көче тупланган үләнне өзгән өчен кемдер һәлак булырга тиеш) убырлы карчыктан авыру әнисе өчен дару үләне алып кайтырга риза. Әнисен яратуы көчле булу, Убырлыны да үзгәртә: ул үлән өчен малайны түгел, үзен үлемгә дучар итә.
Авторның геройлары барлык әсәрләрендә дә халык авыз иҗатындагыча гадәти түгел. Г. Гыйльманов аларга моңа кадәр бу геройларга хас булмаган сыйфатлар өсти. Персонажлар уңай яктан гына ачылалар яисә вакыйгалар барышында яхшы якка үзгәрә баралар. Ә эшләгән явызлыклары кайчандыр кешеләрнең эшләгән начарлыгына җавап кебек кенә икән. Ягъни, Бүкәй, Дию кебек серле образларны кулланып, балаларны матурлык һәм яхшылык ярдәмендә тәрбияләргә омтыла. Чөнки яхшылык явыз көчләрне үзгәртә: алар авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәмгә ашыгалар. Мондый образлар белән без «Болай нигә яхшы укый?», «Көмеш тарак» әкият-тамашаларында очрашабыз.
Г. Гыйльманов шагыйрь буларак зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итә. Аның, бигрәк тә, балалар өчен язылган шигырьләре игътибарга лаеклы, аларда авторның үзенчәлекле стиле ярылып ята. Шигырьләрендә көчле интонация, диклоратив пафос юк. Алар гади, лирик, тормышчан, күпчелегенә юмор хас. Менә шулар шагыйрьнең интонациясен тудыралар.
Ата-ана, әби-бабай, якын туганнар образлары шагыйрь иҗатында еш кабатлана. Аларга бәйле вакыйгалар шагыйрьнең бер шигыреннән икенчесенә күчерелеп, уңайлы гына үстерелә. Нәтиҗәдә, эчкерсез хисләр, җылы мөнәсәбәтләр гаилә әгъзалар берләштерүче төп факторга әйләнәләр. “Алиянең бәхетләре”, “Чәлмә әнием!”, “Әнисенә охшаган” шигырьләренә менә шушындый сыйфатлар хас.
2.2. Г. Гыйльманов повестьларында геройларның рухи
сынауларны үтү юллары
Кеше өчен иң затлы, бөек хис-яратуның серен әле тулысынча аңлата алучы булганы юк. “Мәхәббәт кешене кеше иткән нәрсә” булуына аннан башка чын мәгънәсендә кешелеклелек, игелеклелек, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый икәненә әдәби әсәрләр укып, үз тәҗрибәбездән чыгып та әледән-әле ышанабыз. Ә менә Г. Гыйльмановның “Китек ай” әсәренең төп герое Гөлнарага килгән мәхәббәт чын мәхәббәт була аламы? Күз карасы кебек карап үстергән әти-әнисен рәнҗетүе, мәхәббәт җимеше булган баланы ташлап китүенә алда әйтеп үтелгән олы хис сәбәп буламы? Әсәрне укыганнан соң менә шушындый сораулар туа.
Сөясе, сөеләсе килү гадәти хәл. Ләкин элек-электән килгән әхлак нормаларын саклаган хәлдә дә яратып була бит. Дөрес, заманалар үзгәрү, төрле халыклар белән аралашу әхлак критерийларына сизелерлек тәэсир итте. 70-80 еллар вәкиле буларак автор үз геройлары авызыннан түбәндәге сүзләрне әйтә: “Әмирҗан да, Фәйрүзә дә сөю-мәхәббәткә каршы түгел анысы. Сөйсен, бәхетле булсын. Тик... Болай түгел бит инде. Кайдадыр төн кунып, шәраб чөмереп йөреп, мәхәббәтнең сафлыгына, игелегенә ирешеп булмыйдыр ул”[2]. Мәхәббәт төшенчәсенә дә яңа сыйфатлар өстәлә тора. 70-80 еллардагы “саф мәхәббәт” башкачарак төсмерләр ала. Чыннан да шул “адашкан мәхәббәте” аркасында Гөлнара әниләрен рәнҗетә. Ул аларны ташлап китә, борчу-кайгы алып килә – елга якын үзенең исәнлеге турында хәбәр дә бирми. Шуның өстенә карынындагы баласын төшереп, ташлап китә. Дөрес, ул моны эшләргә мәҗбур була. “Гомерен бирерлек дәрәҗәдә” җаны-тәне белән ярата, авырга уза. Бала буласын белгән егете якын килмәс була. “Балаңны ташласаң, кабат кайтам, дигәч, сабыен төшереп, читкә чыгып китә...” Ә яратам дип йөргән егете барыбер ташлап китә. Менә шул чагында гына, миңа калса, Гөлнара үзен сукырайткан, исерткән мәхәббәттән айтып, зур гөнаһлар кылганын аңлый башлый. Аның мондый юлга басуында кем гаепле соң? Әти-әнисеме, Гөлнарада саф хис уята алган яшь кешеме, әллә үземе?
Әти-әнисенә килгәндә, бердәнбер кызларын иркәләп үстерәләр. Кыз мохтаҗлык күрми, ләкин артык иркәләү эзсез калмый ул. Һәрнәрсә ул дигәнчә булганга күнеккән Гөлнара ахыр чиктә ялгыш юлга баса. Егетне үз янында тоту өчен, баласын ташлап калдыра. Артык иркә булып үскән кешеләр өчен эгоистлык хас булучан. Менә шуны, минемчә, Гөлнараның әти-әнисе бала тәрбияләгәндә искә алмыйлар.
Әмирҗан белән Фәйрүзә балаларына бәхет теләп кенә шулай эшләделәр бит ләбаса.
Бу бәхетсезлектә автор егетне гаепләргә теләми, чөнки ул аның исемен дә атамый. Ләкин бу образ аркылы автор хәзерге вакытта гаилә корып, бала үстерү кебек җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмәүче, “ирекле мәхәббәт” вәкилен сурәтли булса кирәк. Ә мәхәббәт алдауны, хыянәтне кабул итә алмый. Аның юлдашы – сафлык, тугрылык, намуслык. “Ирекле мәхәббәт” – кешенең татлы кичерешләреннән, аның мөкатдәс омтылыш-ларыннан көлү ул. Егетнең исеме булмау гомеренең күпчелек вакытын кәеф-сафа корып, җаваплылыктан качып йөрүче затларның күбәеп китүен күрсәтергә теләгәндер Г. Гыйльманов. Әйе, егет тискәре сыйфатларга ия кеше буларак сурәтләнә. Ләкин Гөлнараның “кыйбласын ялгышуында” үзенең дә гаебе бар. Халкыбызга хас булган изге гореф-гадәтләренең билгеле бер чикләрен атлап чыгу, ахырын уйламыйча эш кылу егет белән кызны уңайсыз хәлгә куя, кызның гөнаһ юлына басуына китерә. Егетнең дә мондый юлга тиз төшкән кыздан, күпмедер вакытта булса да, гайрәте чигеп торуы бар. Гадәттә җиңел холыклы кызларга егетләр дә җиңел карый торган була. Егет соң булса да кызның җитди икәнен күргән, чынлап яратуын аңлаган. Аңа карата күңелендә ярату хисе дә булган дип уйларга кирәк, шул сәбәпле ул Гөлнарага ир, балага ата булырга ниятләгән. Моннан безнең киләчәгебез гел ук өметсез түгел дигән нәтиҗәгә киләбез. Игелек, мәрхәмәт, мәхәббәт әле яшьләр күңелендә бетеп бетмәгән икәненә төшенәбез. Бу хисләрнең яшьләр күңел түреннән ургып чыгуы өчен шартлар тудыру – өлкәннәрнең, якыннарының бурычы. Шул чагында гына халкыбызның бәхетле киләчәге өметле.
Гөлнара образын ачуда автор китек ай символын куллана. “Китек ай – китек иман дигән сүз. Китек күңел, китек язмыш дисәң дә ярый”[3]. Чыннан да, әсәрдә сурәтләнгән хәл Гөлнара күңеленнән гомере буе китмәс, күңелсез уйларга китерер. Әледән-әле тыңгысызлап торыр, гәрчә вакытлар үтү белән бу яра төзәлә барса да. Әсәрдә бирелгән бу символик образга тагын бер мәгънә салынган, минемчә. Бердәнбер балаларына тәрбия бирүдә Әмирҗан белән Фәйрүзә китеклек калдырганнар булса кирәк. Тормышны аңлау, ир-егетләр белән үз-үзеңне тоту, алар белән якын мөнәсәбәтләр нәрсәгә китерүе турында җитди сөйләшү булмаган, олы юлга басканда, киңәшче була алмаганнар, күрәсең. “Көне-төне заводта булдылар, икешәр смена эшләп, кооперативка акча җыйдылар, шуңа күрә дә вакытлары аз булды.”[4]
Китек ай образы повестьның башыннан ахырына кадәр вакыйгалар барышында искә алынып, әсәргә ниндидер серлелек, шомлылык өсти. Әсәр укуны мавыктыргыч итә. Ул әсәргә табылдык бала белән килеп керә. Бала тапкан Әмирҗан белән Фәйрүзәне шомга сала ул. Үзе “Көмеш ай!.. Мөселман ае...”. Көмеш булуы ниндидер кыйммәтле, кадерле нәрсә белән бәйле икәнен күрсәтеп торса, мөселман ае булуы татар халкының элек-электән сайлап алган, саклаган һәм югары күтәреп мактаган намуслылык, сафлык, гаделлек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар, матур гореф-гадәтләр билгесе булып тора. Милләтебез нинди генә сынаулар үтсә дә, аларны саклап кала алган. Фәйрүзә, Әмирҗан, Гөлнара бу асыл сыйфатларны саклый алганмы соң?
Бер генә әни булган кеше дә баласына начарлык, авырлык теләми. Һәр ана баласы турында бары тик яхшы сүзләр ишетергә тели, начар юлга басар дип һич башына китерми. Гөлнараның әти-әнисе дә шулай бала ташлаучы хатын аларның кызы дип уйлап та карамыйлар. «Кем үстерде икән ул хатынны? Кем бишектә бакты микән? Шул ата-ананың да күзләренә карар идем. Йөзләренә төкерер идем…»[5], – дип әйтә Фәйрүзә шушындый кешелексезлек кылган бәндә турында. Ә күңеле нәрсәдер сизә, шуңа ул китек айны сандыкка салып яшереп куя.
Күңеленә тынычлык бирми бу ай Фәйрүзәнең, ул алда ире белән балаларын күңелсез хәл көтүен сизә.
Фәйрүзә дә, Әмирҗан да повестьта миһербанлы, шәфкатьле кеше итеп сурәтләнәләр. Яфрак өеме астыннан тапкан баланы өйләренә алып кайтып тәрбиялиләр. “Үлеп баручы бәгырь кисәген бу якты дөнья өчен ничек тә саклап калырга тырышалар”[6]. Балалар йортына урнаштыргач та, көн саен аның янына баралар. Бу бала аларда “якты, матур, хәтта игелекле, изге хис” тудыра. Алар балада ниндидер нур, ниндидер өмет күрәләр. Баланы балалар йортына алып киткәч, Фәйрүзә: “...үз балабызны алып чыгып киткән кебек булды… Нидер бар бу балада… Бездән нидер бар… Безнең бала кебек ул, безнең онык кебек”[7], ди. Монда Г. Гыйльмановның кешенең кичерешләрен оста итеп сурәтләве – психологик портрет остасы булуы күренә. Ана күңеленең сизгерлеге, сафлыгы баласына булган мәхәббәт хисләре бар нечкәлеге белән күңелләрне тетрәндерерлек итеп бирелгән.
Бала табу күренешенә кире кайтсак, автор дини-мифологик ышануларга барып тоташа торган “җан” образын сурәтли. “Мә-ә-ә…” дигән тавышны ишеткәч, Фәйрүзә: “әллә… шул тавыш үзе җанмы? Берәрсенең ятим, үксез җанымы? Кайчакларда кара кайгыга очраган, ачы рәнҗешкә тап булган җан шулай чыгып китүчән була икән, дөнья бетереп, үзенә тынычлык, иминлек эзләп йөри, имеш…”[8] дип уйлый. Фәйрүзә шушы бала елавында кызы Гөлнараның “җан тавышын” ишетә кебек. Шул рәвешле, язучы әни белән бала арасында була торган бәйләнешнең никадәр ныклы булуын вакыйгалар барышында кат-кат күрсәтә килә.
Хатын-кыз буларак хисләргә бирелүчән Фәйрүзә бала ташлап китүчене гаепләү ягында булса, ә аек акыл йөртүче Әмирҗан мондый юлга басуның сәбәбе булырга мөмкинлекне истә тотып болай ди: “Кызмале, карчык… Алай ук чәнчемә! Кем белән нәрсә булмасын? Әллә дөнья китереп кыскандыр ул ана затын? Бәлки, юлын, кыйбласын ялгышкандыр? Алдашкандыр?.. Миһербанлы, игелекле булыйк. Баласын ташлаган анага хәзер бик кирәктер ул игелек, шәфкать дигәннәре…”[9]
Әйе, шәфкать барчабызга да кирәк. Беркем дә үз аеның китек булуын теләми. Гөлнарага килсәк, анда татар хатын-кызына хас балаҗанлылык, җаваплылык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар бөтенләй үк әле бетмәгән. Соң булса да ялгышлык эшләгәнен аңлый. Әти-әнисенә язган хатында болай ди: “Мин сезнең каршыгызда нык гаепле. Мин Ходай Тәгалә каршында да зур гөнаһлы. Ул гөнаһны гомерем буе юып бетерә алмасымны да беләм. Әмма сезнең мәрхәмәтегез, мәхәббәтегез аны бераз җиңеләйтер кебек”5. Әниләре янына кайткач, кайгы-хәсрәтләр алып килгән өчен гафу үтенә, ә балага кайгыртучан, назлы әнигә әверелә.
Әмирҗан белән Фәйрүзәнең эчке дөньясын, кичерешләрен тулырак, тирәнрәк җиткерү әчен Г. Гыйльманов табигать кичерешләрен сурәтли. “Күктәге айның китек очы һаман ачылмады. Киресенчә, төн караңгылыгы аның имгәнгән очын тагын да ныграк кимерә башлады. Ямьсез уйлар, әнә шул караңгы төн кебек, Әмирҗан белән Фәйрүзәнең күңелен дә усалланып, үҗәтләнеп кимерергә керештеләр”5. Бу юллар кызларының ташлап чыгып китүе, аларны үзенең бәхетен таба алмавында гаепләве нәтиҗәсендә ата-ана күңелендә туган борчу-сагыш, үкенеч хисләренең тирәнлеген күрсәтәләр.
Бала хәсрәте ата белән ана өчен зур кайгы булуы, алар өчен бөтен дөнья хәсрәттә булып тоелуын табигать күренешендәге үзгәрешләр аша язучы оста итеп бирә.
2.3 Автор иҗатында рухи кыйммәтләрне чагылдыруның
үзенчәлекле алымнары
Татар әдәбиятында яшәү фәлсәфәсе, чынбарлык һәм “теге дөнья”, аның яратылуы турында уйланулар бик күптәннән килә. Бу мөселманнарның изге китабы Коръәнне өйрәнүнең бер чагылышы. Ә Коръәннең сурәтләре, хәдисләре халыкны изгелеккә, һәрьяктан тыйнаклыкка, яхшыга өнди. Шуңа күрә әхлак мәсьәләләрен дини фәлсәфәгә бәйләп чагылдыру әсәрне матурлый, аңа үзенчәлекле аһәң бирә.
Г. Гыйльмановның “Фәрештә”, “Күрәзә”, “Җанбалык” кебек повестьла-ры шул юнәлештә язылган. Язучы бу әсәрләрендә Ислам диненә бәйле образлар тудырган, шул рәвешле реаль тормыш белән янәшә “яшерен дөнья”ны да биргән.
“Фәрештә” әсәренең исеменнән үк аның мифологик образ белән бәйле булуы аңлашыла. Фәрештәнең кешеләргә яхшылык алып килүче Алла тарафыннан яратылган зат икәнен һәркем белә. Повестьта фәрештә урам малае рәвешендә сурәтләнә. “Беренче карашка шундый ук урам малае кебек... Тик йөзе... Йөзе олы бәндәләрнеке... Күзләрендә – йөзеллык тормыш гаме. Йөзендә дә... Хәтта җыерчыклар да бар. Әмма борчу юк, кайгы юк. Гамьле нур бар, ә борчу юк... Сәер бу, ай-һай сәер...”[10]. Менә шушы сукбай малай Йосыфның тормышын тамырдан үзгәртә. Илдә барган кискен үзгәрешләр Йосыфның төшенкелеккә, шул сәбәпле эчкечелеккә бирелүенә китерә. Барын да югалта ул: яраткан ярын, эшен, дусларын. Көн тудымы аракы юнәтү, эчү эше белән мәшгуль була. Йосыфның “бердәнбер көнне ихтыяр көче төкәнеп, күңеле җебеде, яшәүнең ямен, тормышның мәгънәсен югалтты... Кыскасы, рухы какшады”[11]. Шушындый мәгънәсез тормыштан чыгарга аңа фәрештә ярдәм итә. Тормышка кире кайтуы аның гомере кыл өстендә калгач була. Юл аркылы чыкканда, машина астына керә яза. Шул вакытта үзен теге дөньяда итеп хис итә. “Иллаһи тынлык... Матур, гүзәл дөнья... Гел изге эшләр генә эшлисе килеп тора... Сәер халәт... Сөенечле мизгел... Сөенерлек шул.”7 Шушы мизгел Йосыфның алдагы тормыш рәвешен билгели. Ул дөньяда яшәвенең мәгънәсен үзе өчен ачыклый. Аның тормыштагы вазифасы кешеләргә мәрхәмәт, игелек кылу икәнен аңлый һәм шуны тормышка ашыра башлый.
Әсәрдә тагын бер изгелек символы булган Фәүзия карчык образы бирелә. Йосыфның кайгысын-хәсрәтен, шатлыгын-куанычын уртаклаучы да ул, авыр минутларда таянычы да, догаларын өйрәтүче дә. Йосыф үзе дә фәрештәдәй ярдәмчел, миһербанлы, шәфкатьле кешегә әйләнә: ап-ак киемгә төренгән әбине юл аркылы чыгара, сукбай-теләнчегә соңгы тиеннәрен бирә, күгәрченнәрне ашата, сынган ботакны бәйләп куя. Егет “иманга кайта”. Яшәү мәгънәсе барлыкка килә анда. Тормышында очраган ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыша торган була: Бакыйны үз фатирында яшәтә, ярымүле кызны өенә алып кайтып терелтә. Аның яхшылыгы үзенә кайта: ул гашыйк була, дөнья аның өчен тагын да матурая. Ләкин кеше исәбенә яшәүче, кешелелекнең эзе дә калмаган затлардан дөньяның арынганы юк. Рәмилә исемле яшь кызның хисләрен таптап, тәнен сатарга мәҗбүр иткән Васил кебекләр дә җәмгыятебездә бар әле. Кешене канга батырып кыйнап китү, байлыгын тартып алу, ир башы белән хатын-кызга-үзеннән көчсезгә каршы бару кебек әхлаксыз күренешләрнең тамырын корытырга гади кешенең генә көче җитмәячәген аңлаган Г. Гыйльманов мифологик образга – Фәрештәгә мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле үзенчә яшәү моделен тудыра. Автор уйлап тапкан хыялый дөньяда Васил кебекләргә урын юк. Аның “өнен” үзенең иптәшләре ярдәмендә Бакый туздыра, ярымүле Рамиләне тормышка кайтара. Әдип аңлы рәвештә әсәрендә ирреаль дөнья моделен торгызуга нигезләнә һәм аны ике яклы, ике планда алып бара. Бер яктан караганда, әсәр борынгы риваятьләр рухында язылса, икенче яктан, үзенчә эчтән сиземләп, әсәрен мифологик модельгә кора, ягъни борынгы мотивларны алып, үзенчә үстерә, үзгәртә. Шулай итеп, автор үзенчәлекле образын, үзенчәлекле мифын тудыра, кешелекнең чистаруын, яхшы якка үзгәрүен тели.
Авторның “Җанбалык” повесте нигезендә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе ята. Һәркемнең яшәүгә хокукы булуы, якты дөньяга килгән икән, яшәү өчен көрәшергә тиешлеге турында фикер әйтелә. Газиз карт үзенә бирелгән гомернең инде күп өлешен үткән, бераз сырхаулап та тора, ләкин яшәү дәрте әле сүрелмәгән. Ул теше-тырнагы белән ябышып яшәргә омтыла. Гомерен озайтырга аңа ышанулары ярдәм итә. Бер тапкыр кечкенә чагында үлемнән коткарган “балык” картлыкта да аның тормышын озынайта. Күп еллар буе иңгә-иң тормыш иткән Фатыймасы аңа картлык көнендә терәге, ярдәмчесе була. Беренче карашка сәер булып тоелган картының эш-гамәлләрен аңлый, төрле яклап аңа булыша. Карчыгы ягыннан күрсәтелгән игелек, шәфкать, теләктәшлек тә бабай гомерен озайтуда роль уйнамый калмый. Ләкин дөньяда яхшылык янәшәсендә әхлаксызлык та урын ала бит әле. Эчкечелек юлына баскан Торна Хәйри оятны да, хурлыкны да белми. Газиз карт саклап асраган балыкны алып чыгып китә. Балык янындагы көмешкә кызыга булса кирәк ул. Бу эше белән Торна Хәйри картның авыруы көчәюгә китерә. Сабан туе көнне комсызланып, балык яши торган күлне “аркылыга-буйга сөзеп” байтак балык тота. Шул балыклар арасында бабайга “җан бирүче” балык та була. Балыкның үлеме бабайның үлеменә тизләтә.
Күргәнебезчә, “Җанбалык” әсәрендә дә автор әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү, яшәү фәлсәфәсен үткәрү өчен метафизик реализм юнәлешенә мөрәҗәгать итә. Бу юнәлеш кеше күңеленең яшерен урыннарын, дөнья яратылышының серле, билгесез якларын үзенчәлекле итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә.
Г. Гыйльманов әсәрләрендә элек-электән килгән халкыбызның әхлакый законнары буенча яшәүче геройларын яратып сурәтли. Шундый образлардан «Исемең ничек, Гадел» исемле повесть герое Мирвәлине алып була. Мирвәли үзгәртеп-кору чорларында эшсез калса да, хатыны ташлап китсә дә, балалар-га карата җылы хисләрен югалтмый. Хатыны белән аерылышу сәбәбе дә бала булдыру мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыктан була. Хатыны бала табарга теләми. Хатын-кызның семьяда иң төп вазифасын үтүдән баш тартуы, моның өчен төрле сәбәпләр эзләве Мирвәлинең читләшеүнә китерә. Бала җанлыклы Мирвәли урамда ялгызы гына уйнап йөргән малайны үз итә, аны “шундук күңеленә, димәк, язмышына якын җибәрә” һәм ялгышмый да. Мирвәли Гаделгә дус та, әти дә, аның саклаучы-яклаучысы да булып китә. Бала белән Мирвәли арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына сәбәпче булып баланың әнисе тора. Эльмира исемле бу хатын Мирвәли күңелендә мәхәббәт хисенең уянуына сәбәпче була. Аның эчке дөньясын тагын да матурлый.
Г. Гыйльманов төп геройның кешелекле булуын төрле ситуацияләргә куеп күрсәтә. Кирәк вакытта ул гомерен дә кызганмый, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыша.
Бу образ ярдәмендә автор нинди генә шартларда тәрбияләнсә дә, нинди генә кыенлыклар күрсә дә кеше кешелекле булып калырга тиеш дигән фикерне алга сөрә.
Борын-борыннан килгән “яхшылык үзеңә күп мәртәбәләргә артып кире кайта” гыйбарәсенең дөреслеген дә шушы образ аркылы дәлили язучы. Мирвәли детдомда үсә. Кечерәк балаларны һәрвакыт яклый торган була, зурларын хөрмәтли белә, шуңа тормыш юллары аерылгач та, балалар йортында бергә тәрбия алган дуслары аны онытмый, хөрмәт белән искә ала, кирәк чакта ярдәм кулы суза: явыз көчләрдән үзен дә, якын кешеләргә әйләнгән Гаделне, Эльмираны саклап калалар.
Автор әсәрендә байлык туплау турында гына уйлаучы, кешеләр исәбенә яшәргә күнеккән һәм физик яктан да, рухи яктан да таптап үтә алырдай кешеләрне дә сурәтли, ләкин андыйлар тормышыбызда булмаска тиеш дигән фикерне үткәрә Г. Гыйльманов. Ул аларның явыз ниятләрен тормышка ашырмый: Эльмираның байлыгына кул салырга ирек бирми. Шул рәвешле әсәрдә яхшылык явызлыкны җиңә. Әсәрдә, алда әйтелгәнчә, бала тәрбияләү мәсьәләсе урын ала. Язучы повестенда гаилә учагын саклаучы, балага җан бирүче, аны тәрбияләргә тиешле аналарның тормыш авырлыкларын үз җилкәләренә алып, табигать биргән төп вазифаларын үтәүгә зыян китерә дигән фикерне үткәрә. Үз бизнесы белән шөгыльләнүче Эльмира күп вакытын эшендә үткәрә, баласы белән сирәк күрешә. Бу баланың аннан бераз читләшүенә китерә. Ә ана назы, җылысы күрмәгән күпчелек балалар кешелексез, хаксыз булып үсәләр. Әгәр җәмгыятебездә кешеләр арасында гуманистик мөнәсәбәтләр сакларга телибез икән, мондый нәрсәләрне булдырмаска тырышырга тиешбез. Ананы яхшы күңелле ир-ат та, компьютер да алыштыра алмый. Әсәрне укыганнан соң күңелгә шундый фикер дә килә.
Гомумән, язучының халыкчан, мәгънәле һәм иманлы иҗаты татар укучысын битараф калдыра алмый.
Йомгаклау
Фәнни хезмәттә куелган проблема өстендә эзләнү безне түбәндәге нәтиҗәләргә китерде.
Әхлак темасы татар әдәбиятында, гомумән матур әдәбиятта, алгы пози-цияләрдә булды һәм була бара.
Г. Гыйльманов үзенең повестьларында хыял белән чынбарлык чикләрен алып куеп, төрле интрига, сергә корылган вакыйгаларны сурәтли. (“Китек ай” әсәре)
Аның каһарманнары беренче карашка сәер затлар, әмма алар үзләренең ихлас һәм игелекле булулары, язмышларына үзләре хуҗа булырга омтылулары белән хәтергә калалар.( “Фәрештә” повесте)
Г. Гыйльманов татар әдәбиятында яңа юнәлеш – “метафизик реализм”, символик образ юнәлешен формалаштырды. Ул кеше күңеленең яшерен урыннарын, дөнья яратылышының серле, билгесез якларын үзенчәлекле итеп сурәтләп бирә. (“Җанбалык” повесте)
Г. Гыйльманов тормыштагы әхлакый-психологик моментларны дөрес тота һәм җиренә җиткереп тасвирлый ала.
Г. Гыйльманов кеше кичерешләрен тирән итеп сурәтли белә. Монда аның психологик портрет остасы булуы ачыклана. Повестьларында символик образларга мөрәҗәгать итә.
Кулланылган әдәбият
[1] Шәмсутова А. Галимҗан Гыйльманов иҗаты. Мәйдан 2007 - №4, 142 бит.
[2] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 216 бит.
[3] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 218 бит.
[4]Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 227 бит.
[5] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 227 бит.
[6] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 219 бит.
[7] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 225 бит.
[8] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 218 бит.
Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 231 бит.
Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 228 бит.
[9] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 227 бит.
[10] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 173 бит.
[11] Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 172 бит.
Гыйльманов Г. Китек ай 2005 – 175 бит.
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Развешиваем детские рисунки дома
Астрономический календарь. Март, 2019
Флейта и Ветер
Девочка-Снегурочка