Укучының әтисенә багышлап язылган шигыре.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_ti_ber_gen.docx | 13.77 КБ |
Минем әти бер генә.
Әтием – син бергенәм,
Иң якыным, кадерлем.
Дөньяларда иң яраткан,
Якын кешем син минем.
Әтием куллары гына
Бар эшне дә булдыра.
Тәмәке тартып, хәмер эчми,
Авылда ул бер генә.
Эшенә дә өлгерә,
Өйдә дә ул җитешә.
Ошарга тырышам мин дә
Сөекле әтиемә.
Минем дә әтием кебек
Бик зур үсәсем килә.
Аның күркәм сыйфатларын
Үземә аласым килә.
Умартачылык һөнәре
Әтиемә бик ошый.
Кортларның шифаханәсе
Әтиемне дәвалый.
Безнең умарта котлары
Әтине бик чагалар.
Әтине шулай үзенчә
Яраталар бит алар.
Прополис – бик файдалы,
Дару урнына ярый.
Минем әти көн дә кирәк
Дарулар ясап карый.
Әтиемә бер малай мин,
Ул мине бик ярата.
-Минем кебек тырыш бул,-дип,
Көн дә миңа аңлата.
Әтиемнең бу сүзләрен
Чыгармам истән бер дә.
Безнең өчен үрнәк булып,
Картайма, озак яшә!
Хәмитов Алмаз
3 сыйныф
Привередница
Агния Барто. Сережа учит уроки
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Басня "Две подруги"
Свинья под дубом