"Имин юл – бәхетле тормыш" дигән темага эссе
Вложение | Размер |
---|---|
imin_yul.docx | 17.61 КБ |
Имин юл – бәхетле тормыш
(эссе)
Бик кирәкле һәм мәгънәле эш-гамәл башкаручылар бар безнең янәшәдә. Болар – үзләренең тышкы кыяфәтләре, киемнәре, хезмәтләре белән башкалардан аерылып торучы ЮХИДИ вәкилләре. Мин аларны юлда йөрүчеләрне тәрбияләүчеләр дип атар идем. Машина йөртүче хокукы алып та, юлда тәртип бозучылар, шуның белән күпме хәсрәт китерүчеләр күп. Юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаса, нинди хаос булыр иде!
ЮХИДИ идарәсе 2012 нче елга кадәр исәпләнгән федераль программа нигезендә эш итә. Бу программа балалар бакчасы, мәктәп һәм мәктәптән тыш укыту-тәрбия эшләре белән бәйле ике этаптан тора.
Беренче этап балалар бакчаларындагы малай һәм кызлар белән кызыклы очрашулар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча мавыктыргыч чаралар үткәрүне күздә тота.
Икенче этап гомуми белем бирү мәктәпләре белән бәйле. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү, велосипедта дөрес йөрү күнекмәләре булдыру, картинг клубларында шөгыльләнү – болар барысы да кече яшьтән өйрәтелә. Татарстан балалары бу өлкәләрдә уздырылган бәйгеләрдә Россия буенча алдынгылар рәтендә.
Сабыйның вакытсыз өзелгән гомере беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арткан. Шунысы тагын да начар: бу фаҗиганең күбесендә өлкәннәр гаепле. Юл хәрәкәте имин булсын дисәң, рульдәгеләр сабыйларга һәм яшүсмерләргә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Ә балаларга җәяү йөрү, велосипед йөртү, пассажир булып йөрү кагыйдәләрен әтә-әниләр, тәрбияче-укытучылар, өлкәннәр аңлатырга һәм өйрәтергә тиешләр. Бу – бик җаваплы эш. Эшнең нәтиҗәсе ахырында – бала гомере бит... Ә ул – бәһасез! Машина салонындагы махсус утыргычлар куймыйча, баланы автомобильгә утыртып, юлга алып чыгып киткән ата-анага аклану юк!
Өлкәннәр арасында да юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар очрый. Алар я кагыйдәләрне белми, я белә торып та иминлек программасына әһәмият бирмиләр. Шуңа күрә балаларга гына түгел, ә өлкәннәргә дә ЮХИДИ хезмәткәрләренең ышанычлы ярдәме кирәк. Шуның белән беррәттән, алар кискен чараларга да барырга мәҗбүр. Статистика шуны күрсәтә: үз балаларының куркынычсызлыгына бармак аша караган автомобильчеләрне 500 сум штраф белән генә акылга утыртып булмый икән. Шуңа күрә штраф 2-3 мең сум булырга тиеш. Бәлки, зур сумма түләгәнче, ата-ана иминлек каешын куеп, махсус креслолар алыр. Бәлки, шул чакта бу проблема тулысынча хәл ителер.
ЮХИДИ хезмәткәрләре башлыгы Р.Миңнеханов әйтүенчә, “...иртәнге биштә торып, аз хезмәт хакына күп кешенең эшлисе килми”. Бу – хак сүзләр. Безнең иминлегебезне тәэмин итүчеләрнең хезмәтләре тиешенчә бәяләнсен иде. Тагы, минемчә, ЮХИДИ идарәсендә кем туры килсә, шул эшләргә тиеш түгел. Тәрбиялелек, кеше белән яхшы аралаша белү, сабырлык, җаваплылык – менә бу сыйфатларга ия булырга тиеш юл инспекторлары.
Юлчы һәм иминлек сакчылары бер-берсенә итагатьле, хөрмәтле булсалар, сәфәребез тыныч, тормышыбыз бәхетле булыр.
Хәерле юл телим юлчыларга:
Җәяүлеме, шофермы шунда.
Юлчыларны өйдә кемдер көтә,
Тизрәк күрешүләр уенда.
Ашыкмагыз, дуслар, сез юлларда,
Ашыгулар бәхет китерми.
Исән-имин генә йөрегез сез,
Бер-берегезгә кайгы китерми.
Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Ландыш
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Именинный пирог
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Денис-изобретатель (отрывок)