Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау, өйрәнү максатында безнең галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, борынгы хезмәтләр белгече Әнвәр Хәйри галимебез Риза Фәхреддиннең фәнни мирасын халкыбызга кире кайтару өстендә нәтиҗәле эшли. Ул Риза Фәхреддин турында болай ди: ”Р. Фәхреддин дингә – кешелек җәмгыяте килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәпче итеп карый. Бу – аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора”.
Вложение | Размер |
---|---|
Риза Фәхретдиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында Әсма образы | 83 КБ |
Татарстан Республикасы Кайбыч районы
“Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Риза Фәхретдиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында Әсма образы
Эшне башкарды: Долгова Анджелика Валерий кызы,
9 сыйныф укучысы
Җитәкче: Матвеева Резеда Нурулла кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2012
Эчтәлек
Кереш.......................................................................................................................... 3
I бүлек.Риза Фәхретдиннең тормыш һәм иҗат юлы....................................... 5
II бүлек.”Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында Әсма образы........................... 8
Йомгак...................................................................................................................... 11
Файдаланылган әдәбият.......................................................................................... 13
Кереш
Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.
Р. Фәхреддин
Теманың актуальлеге. Татар халкы тарихында тирән эз калдырган галимнәребез Г. Исхакый, Р. Фәхреддин әсәрләренә соңгы елларда зур игътибар итәбез. Р. Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигездә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алган икән, аңа булган игътибар яңа гасырда да үзен аклар.
Кеше кайчан матур була.
Кеше матур шулвакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда, –
ди шагыйрь Ренат Харис. Бу шигырь юллары нәкъ мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддингә атап язылган кебек. Бөтен күренекле замандашларын да диярлек очлы сатира каләменә “элгән” җор сүзле, әче телле шагыйрь Шәехзадә Бабич та аңа карата чәнечкеле сүзләр әйтергә базмый, киресенчә, олуглыгына мәдхия җырлый.
Риза хәзрәт, сиңа әйтәм,
Син мөхтәрәм, дип әйтәм.
Бер җиреңне тешләр идем,
Ил ышанмас, дип әйтәм.
Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау, өйрәнү максатында безнең галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, борынгы хезмәтләр белгече Әнвәр Хәйри галимебез Риза Фәхреддиннең фәнни мирасын халкыбызга кире кайтару өстендә нәтиҗәле эшли. Ул Риза Фәхреддин турында болай ди: ”Р. Фәхреддин дингә – кешелек җәмгыяте килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәпче итеп карый. Бу – аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора”.
Хезмәтебезнең объекты – Р.Фәхреддин эшчәнлеге. Предметы исә Р.Фәхреддиннең “Әсма, яки гамәл вә җәза” романы.
Фәнни эшебезне язганда түбәндәге максатны куйдык: күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим , язучы, журналист, дин әһеле Риза Фәхреддиннең матур әдәбият әсәрләрен анализлау. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:
1) Риза Фәхреддин тормыш юлына һәм эшчәнлегенә караган материалны барлау, туплау, системалаштыру;
2)”Әсма, яки Гамәл вә җәза” романын уку;
3) Әсма образын анализлау.
Хезмәтнең структурасына килгәндә, фәнни эшебез керештән, ике бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
I бүлек
Риза Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлы
Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
Ризаэддин Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.
1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэддин Фәхреддингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.
1889-1891 елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.
Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
Уфага килгәнче Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.
Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхреддин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек Вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин, авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Р.Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.
Ризаэддин Фәхреддин - иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай
II бүлек
Риза Фәхреддиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында Әсма образы.
Риза Фәхреддиннең мәгърифәтчелек карашлары проза әсәрләрендә киң чагыла. Татар проза жанрын үстерүдә аның зур өлеше бар. Аның “Сәлимә, яки гыйффәт” исемле беренче романы 1899 елда Казанда Гафил бине Габдулла дигән псевдоним белән басыла. Шул ук елларда язылган “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романы 1903 елда Оренбургта чыга. Бу романда Риза Фәхреддин ни чәчсәң – шуны урырсың дигән карашта тора, һәр эшнең һәм җимеше, һәм җәзасы булмый калмый дигән идеяне яклый. Шуңа туры китереп , әсәренең тулы исемен “Әсма, яки Гамәл вә җәза” дип ала. Бу - эпиграф та. Автор, XIX йөз мәгърифәтчеләренең традициясен дәвам иттереп, яхшылык бүләге – бәхет, начар эшләрнең җәзасы түбәнлек, хурлык дигән идеяне тәэсирле картиналарда сурәтләп бирә. Әсәрдә капитализм чорында татар тормышының иң авыр, иң караңгы һәм һәлакәтле якларын күрсәткән шундый картиналар бер-бер артлы тезелеп китә. Моңа мисал итеп “Шайтан ялчысы – Хәмидә”, “Вокзал вә мөсафирләр”, “Теләнче кыз”, “Яшь кыз вә хатыннар”, “Бичара Әсма” дигән бүлекләрне күрсәтергә мөмкин..
Конфликт искелек белән яңалык, явызлык белән яхшылык бәрелешенә нигезләнгән. Романда капитализм чорының котылгысыз чире булган теләнчелек фәхешханә күренешләре дә чагылыш таба.
Сюжет үстрелешендәбаш героиня Әсманың маҗаралы язмышы төп урынны алып тора. Әсма башкорт якларындагы авылларның берсендә туа. Атасы Габбас мулла, үз заманның прогрессив карашлы кешесе буларак, авыл балаларын яңача укыта. Шул эшендә кадимчеләрнең нык каршылыгына очрый. Барлык яңалыкның дошманы булган шул авылның карт мулласы Хикмәт хаҗи, ишан мөрите Муса ярдәмендә, Габбаска яла яга, ялган документлар оештырып, судка тарта. Шул бәхетсезлектән котылу өчен, Габбас Гарәбстанга качарга мәҗбүр була. Озакламый авылдагы гаиләсенә аның үлеме турында хәбәр килә. Бер елдан Әсманың анасы да үлә. Унбер яшьлек кыз бөтенләй ятим кала., Йосыф бабасы тәрбиясенә күчә.
Йосыф бабай кымыз остасы була. Урал таулары итәгенә, табигатьнең матур җиренә урнашкан бер авылда яши. Аңа, кымыз эчеп дәвалану өчен, Петербург, Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән киләләр. Шулар арасында Казаннан килгән бер шәкерт тә була. Шәкерт Әсмага кызыклы китаплар укый, укуда булыша. Алар бик тиз дуслашалар, күп вакытларын бергә уздыралар. Казанга киткәндә шәкерт Әсмага анасыннан истәлек булып калган алтын тәңкәсен бүләк итә. Кыз аны, шул вакыттагы гадәт буенча, чәч толымына тага, бик кадерле нәрсә итеп саклый.
Көннәрнең берсендә Йосыф бабайлар йортына Хәмидә исемле бер хатын килә, үзен Әсма әнисенең якын дусты дип әйтә һәм Әсманы кунакка дип шәһәргә алып китә. Озакламый Йосыф бабайга Әсма тифтан үлде дигән хәбәр килә. Шул көннән башлап Әсма өчен авыр һәм куркыныч тормыш башлана. Хәмидә аны ятимәләр белән сәүдә итүче Зәйнүш исемле икенче бер хатынга сата. Мәкерле Зәйнүш , мәкерле ният белән Әсманың исмен Зәйнәпкә алыштыра да, фәхешханә тотучы бер хатынга сата. Анда “Зәйнәп”не (әле үсеп җитмәгән кыз булганга) башта йорт эшендә файдаланалар. Шул хезмәтен башкарганда ул баскычтан егылып аягын сындыра, больницага керә. Шунда дәваланучы яхшы күңелле бер хатын белән таныша. Аңа үзенең аяныч хәлен аңлата. Бу хатын аны кызганып больницадан алып китә. Фаҗигадән коткара.Алар бер авылга урнашып, аналы-кызла булып яшиләр, җәен кыр эшенә ялланып, кышын җеп эрләп, киндер сугып көн күрәләр. Соңрак әлеге хатын “Зәйнәп”не шәһәргә алып китә. Үзе бер бай гаиләгә асрау булып керә, кызны тәрбия йортына бирә. Мәктәбе дә булган бу тәрбия йортында “Зәйнәп” урта белем ала. Шунда ук укытучы-мөгаллимә булып кала.
Әсәр маҗаралы роман жанрында язылган. Сюжеты көтелмәгән хәлләр белән тулы. Көннәрнең берендә тәрбия йорты хуҗасы укытучы “Зәйнәп”кә аны кияүгә сораучы ике егет турында хәбәр итә: берсе – бай малае, икенчесе – ярлы укытучы. “Зәйнәп” соңгысын сайлый. Бу хәл бай хатыннарын гаҗәпкә калдыра һәм алар “Зәйнәп” турында төрле гайбәт тарата башлыйлар, никяхсыз туган кыз диләр. Шул яла ягудан котылу өчен “Зәйнәп” Салих байга үзенең фаҗигале тормыш тарихын сөйләп бирә. Бу хәбәр Салих байны сискәндереп җибәрә. Чөнки аңа Гарәбстанда булган вакытында очратып, үз мәктәбенә мөгаллим итеп алып кайткан Бикбулат мулланың башыннан кичергәннәре дә таныш була.
Романның “Бәхетле Әсма” дигән бүлегендә, туйга әзерлек көннәрендә, кыз чыннан да атасы Габбас белән күрешә. Ул да исемен алыштырып йөргән була. Туй булып, бергә кушылгач, егет (шәкерт) Әсманы танып ала, Әсманың чәч толымында әлеге (шәкерт бүләк иткән) тәңкә була.
Көннәрнең берендә Әсма урамда Зәйнүшне очрата. Тик аларның тормыш хәлләре үзгәргән инде: Зәйнүш - теләнче карчык, Әсма – үз бәхетен тапкан кеше. Шулай итеп, мәгърифәтче язучы, тагын бер кат, намуслы хезмәт бәхет китерә, начар эштә йөрү, әхлаксызлык түбәнчелеккә төшерә дигән идеяне раслый.
“Әсма...” романы басылган елларда үзләрен балара укытуга багышлаган укымышлы татар кызлары мәйданга чыга. Яңача укыту һәм итешле тәрбия бирү җиеше булып җитешкән идеаль укытучы образы – Әсма иҗат ителә. Ул ана телен дә, рус телен дә белә, гарәп, фарсы китапларын укый.
Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алган Әсма, саф килеш калып, бәхеткә ирешә.. Явызларның һәркайсы үз җәзасын ала. Бу әсәрендә Р.Фәхреддин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек кебек гомумкшелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага. Г.Тукай. Р.Фәхреддинне “Әсма...”, “Сәлимә” кебек китаплары белән язу куәтен, хәтта шигъриятен күрсәткән һәм хикәяләвеачык, язу стиле җиңел “вә гүзәл бер язучыдыр” дип югары бәяли.
Йомгак .
Тәрбия темасына багышланган әсәрләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә. Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас. Галимнең язган барлык хезмәтләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.
Р. Фәхреддин үзенең әсәрләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. ”Сәлимә, яки гыйффәт”, Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәрләре моңа мисал булып тора. Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алганнар, тормыш пычракларыннан кер дә кундырмыйча саф килеш калып, бәхеткә ирешә. Р. Фәхреддин фикере шундый. Фәхреддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпъяклы эшчәнлек хас. Гаделлек принципларына корылган җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны Риза халыкны тәрбияләудә күрә. Ул иң әүвәл укытучы-тәрбияче булуы белән данлыклы, чөнки ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм тәрбия өлкәсендә яңалыклар, шул исәптән яшүсмерләргә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагог буларак таныта.
Без камил затыбыз – Риза Фәхреддиннең тәрбия дәресләрен буыннан-буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде! “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын иде”, – дип бөек мәгърифәтчебез ялгышмагандыр дигән теләктә калам. Бер-беребезгә әдәпле, ихтирамлы, шәфкатьле булыйк.
Файдаланылган әдәбият
1. Татар әдәбияты тарихы. 2 том..- Казан:Татарстан китап нәшрияты,1985.
2. Д.Ф.Заһидуллина. Әдәби әсәргә анализ ясау.- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2005.
3. Д.Ф.Заһидуллина. Татар әдәбияты..- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2004.
4. Р.Мәрдәнов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов Р.Фәхреддин. – Әлмәт: ”Рухият” нәшрияты,1999.
5. Р.Фәхреддин. Әсма, яки Гамәл вә җәза. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1979.
6. Ф.М.Хатипов. Әдәбият теориясе.- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2000.
Риза Фәхреддингә багышланган укучыларның фәнни-гамәли укуларында катнашу өчен гариза
№ | Укучының исем- фамилиясе | Мәктәп исеме | Сыйныф | Фәнни эшнең исеме | Укытучының тулы исем-фамилиясе |
1 | Долгова Анджелика Валерий кызы | Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе | 9 | Риза Фәхреддиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында Әсма образы | Матвеева Резеда Нурулла кызы |
Рисуем зимние домики
Рисуем крокусы акварелью
Почта
Лиса и волк
Н. Гумилёв. Жираф