Сичинение ученицы 9 класса Гайфуллиной Алины Ринатовны о своей Родине. Конкурс сочинений " Мой родной край" Описывается красота родного края. Используются стихи собственного сочинения.
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение о Родине | 37 КБ |
Минем туган җирем
Сез кайдан дип сорасагыз,
Шушы булыр сүз башым:
Кырлай якларыннан мин дә,
Тукай минем якташым.
Мин Кырлайдан ерак булмаган, табигатьнең сихри почмагына урнашкан кечкенә генә бер авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә чыңлавын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.
Тау астына салынгандыр
Авылым Яңа Кишет.
Бер чишмә суын эчкәнбез
Ишет, бар дөнья, ишет!
Челтерәп аккан салкын чишмәләре дә,авылны һәъяклап чолгап алган урманнары да, башларны әйләндерерлек саф һавасы да йөрәгемдә мәңге югалмаслык эзен калдырды. Бу якларны искә төшерү белән, күңелемне иң якты хәтирәләр били.Балачакның иң бәхетле мизгелләре монда- дөньяга тәүге тапкыр аваз салган җирдә. Дуслар белән каз бәбкәләре ашаткан болыннар,кәҗә бәтиләрен куып чапкан тау битләре, кайда сез? Таңга кадәр жырлап утырган чаклар, сез кайда? Бу чакларның кайтавазы булган көйләрне кабаттан ишетәсе килә.
Кайдан бу моң, аһәң дисез.
Билгеле, туган яктан.
Җырларымны көйгә салам.
Илһамланып Тукайдан.
Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның бу яклардан булуы да юкка гына түгел. Табигатьнең серле почмагы булган Арча яклары иҗатка илһамландырып, үзенең хәер-фатихасын биргәндер кебек тоела миңа.Гүзәллекне күреп үскән шагыйрь, һәрбер агачка сокланып, болай ди:
«Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.»
Бу наратлар мине кая барсам шунда озата бардылар. Мондый гүзәллек беркайда да юктырдип уйласам, ялгышканмын. Бар икән! Еллар үтү белән Яшел Үзән икенче туган илемә әйләнде.
Яшел Үзән торган җирем,
Икенче туган илем.
Мин болай, шулай итәм дип,
Төрле уй корган җирем.
Идел елгасының сулъяк ярына урнашкан бу кала, аеруча җәй көннәрендә, табигый матурлыгы белән үзенә тарта. Телисең икән рәхәтләнеп су кер, урманнарында кура җиләк тә, җир җиләк тә җыярга була. Чәчкәле аланнарында тәгәрәп, эшчән бал кортларының ашыга-ашыга бал җыюларын күзәтү үзе ни тора! Шәһәр эчендә дә үзеңне табигать кочагында кебек хис итәсең. Шау чәчәккә күмелгән юкә агачларының хуш исеннән уйлар чуала. Көзен юл буендагы миләшләрнең кып-кызыл тәлгәшләре шәһәр урамнарын купшы муенса таккан яшь кызларга тиңләштерә..Сокланырлык урыннар күп бездә.Калабызның үзәгендә игезәк күлләрне тоташтыручы мәхәббәт күпере яшь парларны кавыштыра. Күл буендагы урманчыкта бер-берсен уздырып җырчы кошлар сайрый. Мондый гүзәллеккә сокланасы, аның белән әле бик күп еллар хозурланасы , Идел елгасының текә ярларына басып , бер-берсен куа-куа уйнаган дулкыннарга карап , горурлык хисләре тулы бу сүзләрне бар дөньяга ишеттерәсе килә:
Яшәрәсең көннән-көн син
Идел буена ямь өстәп.
Яшел бишегем син минем,
Тирбәт назлы көең көйләп.
Яшел Үзән төбәгендә дөньяга килеп, әнисенең бишек җырын тыңлап, бу дөньяга беренче адымнарын ясаган Каюм Насыйри, Идрис Туктаров, Афзал Шамов, Мәхмүт Хәсәнов, Усман Әлмиев,Гомәр Саттаров кебек Бөек шәхесләребез булу-безнең горурлыгыбыз. Сандугачларны көнләштерерлек искиткеч тавышлы җырчы кызыбыз Динә Гарипова да шәһәребезне дөньякүләм танытты.
Гомеремнең иң татлы мизгелләрен шушы шәһәр белән бәйләвемә, туганнарым, дусларым белән бергә яраткан шәһәремдә яшәвемә сөенәм.
Түбәндәге шигъри юлларны Яшел Үзәнем, сиңа багышлыйм.
Яшел Үзән, Яшел Үзән,
Горурланам синең белән!
Синдәй гүзәл кала җирдә
Юк икәнлеген мин беләм.
Сочинение
Ёжикина Радость
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Горячо - холодно
Каргопольская игрушка