По курсу ОРКиСЭ мы изучили праздники ислама.
Вложение | Размер |
---|---|
islam_dine_byrmnre.doc | 44 КБ |
Эшләде: Мотыйгуллина Нәзирә Расыйм кызы
Җитәкче: Хабибуллина Тәнзилә Мәгъсүм кызы
Балтач районы Алан урта мәктәбе
Ислам дине бәйрәмнәре
Тормышта хезмәт белән бәйрәмнәр чиратлашып бара. Алар күңелләрдә матур эз калдыралар, теге яки бу гадәт – йолаларыбызны халык күңелендә яңарталар һәм ныгыталар.
Һәр халыкның үз бәйрәмнәре бар. Алар үзләренең эчтәлекләре һәм формалары белән өч төрле булалар. Беренчеләре – милли бәйрәмнәр. Алар нигездә теге яки бу халык өчен генә хас. Безнең татарларда Сабантуй, Каз өмәләре, соңгы елларда онытылган Аулак өйләр - әнә шундыйлардан. Икенчеләре – дәүләт символикаларына , төрле һөнәрләргә багышланган бәйрәмнәр. Өченчеләре – дини бәйрәмнәр.
Ислам динендә бәйрәмнәр шактый күп. Ислам дине календаре белән (аны гарәпчә “һиҗри ел” диләр) хәзер без куллана торган дөньяви Григориан календаре (гарәпчә “милади ел исәбе”) бер – беренә тәңгәл килмиләр. Чөнки ислам дине – ай белән, христиан дине – кояш белән эш итә.
Мөселманнар бер елда 14 тапкыр бәйрәм итәләр. Аларның кайберләре – бәйрәм, икенчеләре – кичә, өченчеләре көн дип йөртелә. Иң олы бәйрәмнәр – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре.
Ураза бәйрәме (гар. – Гайде фитыр) рамазан аендагы ураза тәмам булганнан соң өч көн дәвамында бәйрәм ителә. Бәйрәмнең башы шәвәл аеның беренче көненә туры килә. Бу көн – олуг дини бәйрәмебез, бөтен җир шарында яши торган кардәшләрнеңбергә бәйрәм итеп бер – берсенә сәлам җибәрә торган көннәре. Арабызда булган күңелсезлекләр өчен бәхилләшеп, хәтер калулар өчен ризалашып, гафу итешә торган көн. Исән кардәш – ыругларыбызның хәлен белеп, мәетләребезгә зиярәт кыла торган көн. Бу көн – ятим картлар һәм карчыкларның , ятим балалар, гарип – горабаларның күңелен таба торган көн.
Ураза бәйрәмендә кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла. Аллаһыдан гөнаһларны ярлыкауны сорап, теләкләр теләнә.
Мөселманнарда рамазан – иң изге ай, Рамазанда Коръәннең беренче аятьләре иңдерелгән дип санала. Әгәр кеше ихлас күңелдән ураза тотса, изге гамәлләр кылса, аның калебе, иманы пакьләнә. Ураза тоткан кеше таң беленә башлаган вакыттан алып кояш батканчыга кадәр ашау – эчүдән, җенси тормыштан аерылып тора. Балигълыкка ирешкән, гакылы камил булган һәр мөселман (ир балалар – 12, кызлар – 9 яшьтән) ураза тотарга тиеш. Ураза тоту мөмкинлеге булмаган кешеләр: авырулар, сәяхәтчеләр, зәгыйфьләнгән картлар, бала имезүче, йөкле хатыннар.
Ураза тотуның адәм балаларына савабы – файдасы күп. Ураза тоту, гыйбадәт Аллаһы кушкан өчен үтәлә икән, ахирәттә аңа күп әҗер – савап булачак.Моннан кала ураза тотуның сәламәтлеккә файдасы зур. Медицинада да күп кенә авыруларны ач тору, диета саклау белән дәвалыйлар. Ураза тоту ул ашау – эчүдән, җенси якынлыклардан гына тыелып тору түгел, бәлки бөтен начар сыйфатлардан арыну, ягъни әхлакны төзәтү дә. Ураза тоту белән акыл нәфестән өстен килә. Адәм баласының нәфесе табигый ләззәткә һәм дөньяга бик бирелүчән итеп яратылган. Нәфеснең иң яратканы – яхшы ашау – эчү, киенү, җенси теләкләрне канәгатьләндерү, мал, алтын – көмеш җыю. Болар да кирәк. Тик чикне белү зарур. Адәм баласы һаман да күбрәк байлыкка омтыла. Шул туймас, хайвани теләкләргә каршы тору өчен, кеше үзен тыелырга өйрәтергә, ихтыяр көчен арттырып, акылын нәфестән өстен итәргә, хуҗа итәргә тиеш. Шулай итеп, ураза кешедә сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Корбан бәйрәме (гар. – Гайдел атха) зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә. Ул ураза бәйрәменнән соң 70 көн үткәч була. Исламда корбан чалу Ибраһим пәйгамбәр турындагы риваять нигезендә кертелгән.
Ибраһим, үзенең Аллаһыга бирелгәнлеген күрсәтү өчен, улы Исмәгыйльне корбан итмәкче була. Ләкин шәфкатьле Аллаһы, Ибраһимга фәрештә аркылы бәрән җибәреп, аның улын коткара.
Корбан бәйрәме иртә таңнан башлана. Таң ату белән мөселманнар мәчеткә иртәнге намазга баралар.Аңа кадәр тәһарәт алып, чиста киемнәр кияләр. Намаз алдыннан ашарга рөхсәт ителми. Намаздан соң мулла яисә имам – хатиб вәгазь сөйли. Аннары урамда йә ишегалларында, төркемнәргә җыелып, тәкъбир әйтәләр. Вәгазь Аллаһы Тәгаләне һәм аның пәйгамбәрләрен мактау белән башлана, хаҗның барлыкка килүе һәм корбан чалу йоласының мәгънәсе аңлатыла.
Вәгазь беткәч, мөселманнар, зиратка барып, үлгәннәргә дога кылалар. Аннан соң өйләренә кайтып, корбан чалу йоласын башлыйлар. Корбанга чалынасы мал алты – җиде айдан да ким булмаска, сәламәт булырга тиеш. Сарык яки кәҗә - бер кеше исеменнән, ә сыер, үгез, дөя җиде кешедән корбанга китерелә.
Корбан бәйрәмендә һәм аннан соңгы өч-дүрт көн эчендә туганнары һәм дус-ишләре белән кунакка йөрешәләр, кыйммәт булмаган бүләкләр бирешәләр. Бәйрәм көннәрендә мөселман өенә кергән һәр кеше бәйрәм ашын авыз итмичә чыгып китәргә тиеш түгел.
Корбан бәйрәменнән алдагы көнне Гарәфә көне дип йөртәләр. Бу көн дә мөселманнар өчен иң изге көн санала. Гарәфә көнендә барчаларыбызга да изге гамәлләр генә кылу вәҗибдер(тиештер).
Ел башы көне. Мөселманнарның яңа елы мөхәррәм аеның беренче көненнән, урак кебек кенә ай күренгән вакытта башлана. Мөселманнар бу көндә, яңа ел бәхетле, имин булсын, дип, теләк телиләр, дога кылалар, намаз укыйлар, бер – берсен котлыйлар. Мөселман илләрендә ул Нәүрүз бәйрәме дип атала.
Гашура көне. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә бәйрәм ителә.Дини әдәбиятта әйтелгәнчә, бу көнне догалар, теләкләр кабул булган,кешеләр бәла – казалардан котылган. Шуңа күрә Гашура бәйрәме мөбарәккөн саналган. Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре ошбу көнне ураза тотканнар, изге гамәлләр кылганнар. Бу көндә кеше бер ятимнең күңелен шатландырса, ул кешенең йөзе тәмуг утына тотылмас. Бер кеше бу көндә тузан кадәр генә садака бирсә дә, Аллаһы ул кешегә тау кадәр савап бирер, барча бәлаләрдән имин итәр.
Һиҗрәт (күчү)көне. Бу көн сәфәр аеның 26 нчы кичендә билгеләп үтелә. Мөселманнар бу кичәдә, 13 ел буена Мәккә кешеләрен дингә өндәгәннән соң, сәфәр аеның 26сында Мәккәдән чыгып китеп, Мәдинә шәһәренә барып җиткәннәр. Моннан соң ислам дине көчәеп киткән һәм тиз тарала башлаган. Һиҗри календарь мөселманнар Мәккәдән Мәдинәгә күчеп мәчеттә җәмәгать намазы укыган көннән башлана.Шуңа күрә мөселманнар бу көнне мөбарәк күрәләр
Мәүлид кичәсе туган көн кичәсе дигәнне аңлата. Кичә рабигыль - әвәл аеның 12 нче кичендә билгеләп үтелә. Бу – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Ул кояш елы белән 570 елның 27 апрелендә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Корәеш кабиләсенең ярлы Һашим ыругында дөньяга килгән, 632 елда вафат булган. Әлеге көн, бөтендөнья мөселманнарының дөнья вә ахирәт сәгадәтләренә сәбәп булган Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне булу сәбәпле, мөбәрәк көн исәпләнә.
Рәгаиб кичәсе. Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичкә туры килә. Шушы кичтә Мөхәммәднең атасы хәзрәти Габдулла белән анасы хәзрәти Әминә никахлашканнар һәм беренче тапкыр күрешкәннәр.
Мигъраҗ кичәсе. Мигъраҗ югарыга күтәрелү, күккә ашу дигәнне аңлата. Коръннең 17 нче сүрәсендә әйтелгәнчә, рәҗәб аеның 27 нче кичендә Мөхәммәд, йокылы-уяулы ятканда, яктылык баскычы буенча, Аллаһы белән сөйләшергә күккә ашкан. Шул вакыйганы истә калдыру йөзеннән, мөселманнар Мигъраҗ бәйрәме үткәрүне гадәткә керткәннәр.
Бәраәт кичәсе бурычтан вә җәзадан, гөнаһлардан котылу дигәнне аңлата. Ул шәгъбан аеның 15 нче көненә туры килә. Изге кичтә 14 нче шәгъбанда кояш баеганнан соң башлана. Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә төшерелгән. ӘКадер кичәсендә ул пәйгамбәребезгә иңдерелә башлаган. Бәраәт кичәсендә намаз уку, дога кылу, мәрхүмнәрне искә алу бурычы йөкләнә.
Фәтех Мәккә көне. Бу – Мәккә шәһәрен яулап алу көне. Мөхәммәд пәйгамбәр, рамазанның 21 нче көнендә 12 мең чамасы ислам гаскәре белән Мәдинәдән килеп, Мәккәне кяферләр кулыннан тартып алган һәм кыйбла юнәлешендәге Кәгъбаи Мөгаззәмәдән сыннарны (потларны, ягъни мәҗүсиләрнең аллаларын) чыгарган.
Кадер кичәсе – рамазан аеның 26 нчы кичендә бәйрәм ителә. Коръән аятьләре Мөхәммәдкә Аллаһыдан шушы кичәдә иңдерелә башлаган. Кадер кичендә тәүбә кылган бәндәнең барлык гөнаһларын Аллаһы ярлыкар. Тик ата – анасын рәнҗеткән, кешеләргә ачу саклаган, туганнарын ташлаган, аракы эчкән бәндәләрне генә гафу тимәс. Мөселманнар бу төнне мәчеттә намаз укыйлар, дога кылалар, Коръән укыйлар.
Тәшрикъ көннәре. Корбан бәйрәменнән соңгы өч көнне, ягъни зөлхиҗҗәнең 11нче, 12нче, 13нче көннәрен Тәшрикъ көннәре дип йөртәләр. Болар да изге көннәр. Бу көннәрне һәр фарыз намаздан соң мөселманнар “тәкъир тәшрикъ” дигән тәкъбир әйтәләр, ягъни Аллаһыны олылыйлар.
Җомга – мөселманнар өчен изге көн, олы бәйрәм. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Җомга – Гает, Гашура көннәреннән дә изгерәктер”, - ди. Татар халкы элек-электән иманына тугры булып яшәгән, Аллаһы тарафыннан тыелган эшләрдән тыелып, фарыз гамәлләрен үтәп гомер кичергән.
Адәм пәйгамбәр җомга көнне яратылган. Шуның өчен адәм баласы яратылган бу көн изге санала. Бөтен тавышка азан әйтеп, мәчетләребез барлык мөселманнарны җомга намазына чакыралар, иманга, әхлакый тәртипкә өндиләр.Намаздан соң, Аллаһының бүгенге биргән нигъмәтләренә рәхмәтләрен әйтеп, дога кылалар. Җомга намазы безнең динебезне ныгыта, милләтебезне берләштерә, шәфкатьлелеккә, изгелеккә, юмартлыкка өйрәтә.
Лиса и волк
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Лист Мёбиуса
Тигрёнок на подсолнухе
Одеяльце