Универсиадага әзерләнү турында мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
azamat.doc | 31 КБ |
Мин кулларына сыра шешәсе тоткан, авызларына тәмәке капкан яшьтәшләремә гаҗәпләнәм. Бу кыланмышларын алар текәлек, заманчалык дип уйлыйлардыр инде. “Нигә тәмәке тартасың?” – дигән сорауга алар: ”Тартмау, әлбәттә, әйбәт, әмма сәламәт килеш үләсе килми”, – дип җавап бирәләр. Бу бит чын мәгънәсендә ахмаклык. Һәм, гомумән, авызыңа тәмәке кабып, ничек үзеңне текә дип санап буладыр?
Мин үзем татар-башкорт көрәше белән шөгыльләнәм һәм моңа бик шатмын. Беренчедән, спорт белән шөгыльләнүдән зур канәгатьлек хисе кичерсәм, икенчедән, спорт ярдәмендә сәламәтлегем турында кайгыртам: эчмим һәм тартмыйм, өченчедән, дусларым артканнан-арта бара.
Миңа республикабызның күп районнарында булырга һәм яшьтәшләрем, минем кебек үк балачактан спорт, милли көрәш белән мавыгучылар белән танышырга туры килде. Алар барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Мондый дуслар белән аралашуы, киңәшләшүе җиңел. Араларында начар, тискәре мөнәсәбәтле малайларны бер дә күргәнем булмады. Алар белән аралашудан бары тик уңай тәэсирләр генә кала. Мин алардан үрнәк алырга тырышам. Милли көрәш буенча үсмерләр арасында Татарстан Республикасы чемпионатында призерлар сафына керәсем килә.
Милли көрәш Татарстанда бик популяр. Халык бәйрәмнәре – Сабантуйлар вакытында билбау белән көрәш милли бәйрәм программаларының үзәген тәшкил итә. Бу – спортның иң борынгы төрләреннән берсе.
Мин безнең мәктәптә тәмәке тартучылар юк, дип горурланып әйтәм. Башлангыч сыйныфлардан башлап малайлар татар-башкорт көрәше, баскетбол белән шөгыльләнәләр, бөтен мәктәп белән бергә сәламәтлек көннәрендә катнашабыз, баскетбол, футбол һәм хоккей буенча спорт матчларына йөрибез, аларны мәктәп оештыра. Спорт белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә һәм монысы иң мөһиме.
Спорт ярдәмендә мин җиңәргә генә түгел, ә бәлки, көндәшемне хөрмәт итеп, түбәнсенмичә генә оттырырга да өйрәндем. Хәзерге тормышта мондый сыйфатка ия булу да мөһим.
2013 нче елгы Универсиаданың Татарстан Республикасында узуы да очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Безнең авыл мәктәбендә дә спорт белән шулай шөгыльләнгәч, зур мәктәпләр турында әйтеп тә торасы юк. Чынлап та, сәламәт тәндә – сәламәт рух. Физик яктан сәламәтлеге нык кешенең рухы да нык, акылы да зирәк була. Мин малайлар һәм кызларны әйләнә-тирәләренә игътибар белән күз салырга чакырам: вакыйгаларга бай, мәгънәле тормыш белән яшәү, ирешкән уңышларыңа сөенү, җиңү шатлыгын кичерү, заман сулышын, яшәешнең гүзәллеген тоеп яшәү ничек рәхәт!
Шакиров Азамат 10сыйныф укучысы
Хәйдәров Марсель минем күңелемдә тырыш, намуслы укучы буларак саклана. Туры сүзле, гадел, үз фикерен курыкмыйча әйтә белүче, әдәбиятны, поэзияне яратуы белән дә хәтердә калган.
Луиза Шәмсиева.
Мәктәптә укыганда, Марсель тырышлыгы белән аерылып торды. Уку алдынгысы булу өстенә, класстан тыш эшләрдә актив катнашты, башкаларны да үзе артыннан ияртә ала иде. Ышанычлы дус, яхшы иптәш итеп кабул итә иде аны классташлары, хөрмәт иттеләр. Чын мәгънәсендә лидер иде ул. Укытучыларны, үзеннән өлкәннәрне хөрмәт итә.
Хакимуллина Г.Г.
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Госпожа Метелица
Ворона
Рисуем крокусы акварелью
Две лягушки