Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yaktashlarym.doc | 63.5 КБ |
“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы
Зур Ключи урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет
белем учреждениесе.
Сочинение
Тема:
«Россия тарихында
минем якташларым»
Язды: 6 нчы сыйныф укучысы
Шиһапова Айгөл
Укытучы: Сәләхова Филия
Фәрәхетдин кызы,
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
2012 ел
Венгрия, Австрия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сталинград фронтын чит илбасарлардан коткара, Украина җирләрен дошманнардан чистарта.
Егет үткән юлда сафлар сынды,
Туплар ауды, танклар ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне,
Кайдан алды мондый ялкынны?
Байрак итеп илгә турылыкны,
Утны, суны кичте бу егет.
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
Фашистларны тар-мар итүдә күрсәткән батырлыклары өчен Сәләхетдин агага бик күп орден һәм медальләр бирелә. Кызганычка каршы, ул сугыштан бармакларын өздереп кайта. Яраланып кайтса да, Сәләхетдин ага төшенкелеккә бирелми, туган илебезне торгызу өчен бөтен көчен куеп эшли. Ул тирә – юньдә атаклы балта остасы булып таныла. Алтмышынчы елларда Сәләхетдин ага салган йортлар авыл түрендә балкып торганнар. Хәзер инде ул йортлар юк. Алар урынына кирпеч йортлар төзелделәр. Без ул йортларның матурлыгын фоторәсемнәрдә күреп кенә беләбез. Шулай булса да, авыл картлары Cәләхетдин аганың осталыгын онытмыйлар. Аның турында безгә, яшь буынга, бик теләп, тәфсилләп сөйлиләр. Бүгенге көндә Сәләхетдин агабыз вафат. Ул 1989 елда 90 яшендә дөньядан китеп бара.
Батырлар китмиләр дөньядан,
Үлгәч тә халыкта калалар,
Чакырып иң изге көрәшкә,
Егетләр алдыннан баралар.
Тиздән 9 май-Җиңү көне... Барлык дөнья яшел төс алыр. Кояш нурларына иркәләнеп үләннәр яшәрер, агачлар яфрак ярыр, алмагачлар һәм шомыртлар бар җиргә хуш ис таратып,чәчәк атарлар. Бар җирдә бәйрәм төсе, бар җирдә шатлык . Без илебезне чит илбасарлардан саклап калган кадерле ветераннарыбызны тәбрикләрбез, һәлак булган батырларыбызны искә алырбыз. Сугыш беткәнгә күп еллар узса да, сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас! Мәңгелек дан аларга!
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Медведь и солнце
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Одеяльце
Что общего у травы и собаки?