Экологик әкият
Вложение | Размер |
---|---|
shurled_kunakta.doc | 27.5 КБ |
Шүрәледә кунакта.
(Экологик әкият).
Беркөн иртә уяндым.
Тәрәзәгә күз салдым.
Матур көнгә сокланып
Урманга мин юл алдым.
Килеп керсәм урманга
Хәйран калдым мин анда.
Бар дөнья тынып калган,
Тереклек юк аланда.
Алан уртасында бер төптә
Елап утыра Шүрәле.
Уйнамый да,көлми дә,
Бик боеккан, күр әле.
Батырлыгым җыйдым да
Аның янына килдем.
Нилектән боек икәнен
Шулчагында мин белдем.
Төнлә белән бу аланга
Явыз кешеләр килгәннәр.
Учак ягып,күңел ачып
Озак итеп биегәннәр.
Чәчәкләрне ,үләннәрне
Һәммәсен таптаганнар.
Алар өстенә зур итеп
Җәймәләр каплаганнар.
Күңел ачып туйгачтын
Өйгә кайтып киткәннәр.
Куркышып явызлардан
Җәнлекләр качып беткәннәр.
Шешәләр,банка,кәгазъләр
Ятып калган шул җирдә.
Учакны да сүндермәгән,
Янгын таралган җилдә.
Бар урманда янгын булган,
Агачлар дөрләп янган.
Җәнлек,кошлар,бөҗәкләр
Торыр йортсыз да калган.
Явызлар өчен оялып
Тора идем мин басып.
Килеп чыкты Тылсымчы
Серле таягын алып.
Шүрәледән гафу сорап,
Дусларымны чакырдым.
Чәчәк,агачлар утыртып
Һәммәсен шаккатырдым.
Чүп-чарларны җыеп түктек,
Аланыбыз чистарды.
Тылсымчы да сөенеп
Серле таяк болгады.
Уянды бар тереклек.
Сайрар кошлар кайттылар.
Алмагач,чия,гөләпләр
Чәчәкләр дә аттылар.
Очып йөри күбәләкләр.
Нәкъ җәннәтнең бакчасы.
Шундый матурлыктан
Бер дә килми кайтасы.
Сокланып бу матурлыкка
Елмайды бит Шүрәле.
Башын селкеп рәхмәт укый:
“Аланыбызны, күр әле!
Кешеләр,табигатьнең
Матурлыгын саклагыз!
Аның һәрбер җан иясен
Зинһар өчен,яклагыз!”
Әкиятебез матур бетә,
Әниебез өйдә көтә.
Әкиятнең сүзләре дөрес,
Киләчәккә алыгыз дәрес
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Иван Васильевич меняет профессию
Никто меня не любит
Карандаши в пакете
Одна беседа. Лев Кассиль