Президент указы белән 2012 нче ел Россия тарихы елы дип игълан ителгән иде. Чыннан да Россия тарихында безнең якташларыбызның роле зур. Менә бу эштә сүз нәкъ менә шундыйларның берсе турында бара....
Вложение | Размер |
---|---|
rossiya_tarihynda_minem_yaktashlarym.docx | 13.24 КБ |
“Россия тарихында минем якташларым”.
(сочинение)
Мингазова Илина 2нче сыйныф укучысы
Россия тарихында минем якташларым.
Президент указы белән хәзерге 2012нче ел Россия тарихы елы дип игълан ителде.Чыннан да Россия тарихында безнең якташларыбызның роле бик зур.
Батыр үлә,үлмәс ат алып Батырлыклар белән макталып, Исемең калсын,үзең үлсәң дә Тарихлардан укып ятларлык.
(М.Җәлил)
Минем әйтәсе килгән сүзем дә, нәкъ менә шундыйларның берсе, Искәндәров Минсалих Фоат улы турында. Мин һәр ял саен Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылына,әбиемә кунакка кайтам.Әбием “Минсалих”урамында яши.Ни өчен Минсалих? Мине бу сорау күптәннән кызыксындыра иде. Һәм миңа әбием шундый тетрәндергеч хәл сөйләде. Өстәвенә , укытучым шундый мөмкинчелек турында әйткәч,мин рәхәтләнеп конкурста катнашырга риза булдым. Сугыш...Нинди зур фаҗига! Күпме кешеләрнең гомерен кисә. Бөек Ватан сугышы тәмамланып кына сугыш бетмәгән икән әле. Әбием сөйләгәннәрне минем сезгә дә җиткерәсем килә. 1963 нче елның 13 нче августында Әлмәт районы ,Кама-Исмәгыйль авылында, Искәндәров Фоат белән Искәндәрова Әнзия гайләсендә икенче бала дөньяга килә. Аңа Минсалих дип исем кушалар. Акыллы гына булып үсеп,мәктәпне тәмамлап ,1982елның 4нче апрелендә армия сафларына алына. Шул ук елның июлендә Әфганстан сугышына китә.1983нче елның 6нчы сентябрендә авыр яралана һәм госпитальдә үлә.Искәндәровлар йортына кара кәгазь килеп тә төшә.Бу хәбәрне бөтен авыл халкы үз йөрәге аша үткәрә.Сугыш кырында тап-таза егетнең һәлак булуы олысын да,кечесен дә битараф калдыра алмый. Батырны җирләргә бөтен авыл халкы җыела.Хөрмәтләп күмәләр. Каберенә язу да куялар: “Искәндәров Минсалих Фоат улы Әфгәнстанда батырларча һәлак булды.”Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йодыз”ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Исемен мәңгеләштерү өчен ул яшәгән урамга Минсалих исеме бирелә. Бу бит әле кешенең тормыш ямен,кызыгын табып яши торган иң матур , иң гүзәл чоры.Якты хыяллар , матур уйлар ,өметләр белән яшәп килгән җирдән кеше гомере өзелә.Тыныч вакытта! Ләкин бу-дөрес! Бу коточкыч! Мин әбием сөйләгәннәрне куркып та һәм шул ук вакытта үземнең якташым ,әниемнең авылдашы өчен ,горурланып та утырдым.Әйе ,бер гаепсезгә ,бер мәгънәсе булмаган сугышта күпме якташларыбыз һәлак булды. Без аларны онытырга тиеш түгел.
Лиса и волк
Хрюк на ёлке
Юрий Визбор. Милая моя
Рисуем домики зимой
Одна беседа. Лев Кассиль