Сочинение про моего дедешку ветерану ВОв.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.doc | 858.5 КБ |
МБОУ “Муслюмовская гимназия”
Муслюмовского муниципального района
Республики Татарстан
Сочинение
«Россия тарихында минем якташларым»
Работу выполнила ученица 3 б класса
“Муслюмовской гимназии”
Мулюмовского муниципального района
Республики Татарстан
Руководитель учительница
начальных классов Латыпова И. В.
Апрель 2012 год
Мөслим ягы безнең җырдагыча :
Үзе якты, үзе ягымлы.
Хезмәт сөйгән халкым эше белән
Ямьләп яши туган ягымны.
(Л.Садриева)
Минем туган ягым — гүзәл Мөслим төбәге. Ул үзенең гүзәл табигате, уңдырышлы туфрагы, тырыш халкы, акыллы һәм тирән белемле күренекле шәхесләре, аяз күгебез өчен сугыш кырларында ятып калган геройлары белән данлыклы. Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, 1-2-3 дәрәжә Дан ордены кавалеры Бәдыйк Салихов бездә Мөслим өчен горурлык хисләре уяталар. Мөслимем түрендә, нур булып күнелгә,
Калыкты Батырлар шәһәре.
Югалттык күпләрне, онытмыйк үткәнне,
Дип безгә һәрвакыт дәшәр ул.
Илебезгә көтмәгәндэ килгән мәрхәмәтсез афәт алдында якташларыбыз коелып төшмиләр. Сугышның беренче көненнән үк Мөслим егетләре һәм ир-атлары дошманга каршы басалар. Кечкенә генә районыбыздан 8140 кеше фронтка китә. Алар илбасарлар белән гомерләрен дә аямыйча батырларча сугышалар. Аларның күбесе сугыш кырларында ятып кала. Сугышта катнашкан якташларыбызның күбесе герой һәм батыр исеменә лаек. Районыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр мөгаен. Минем карт бабам Cәйфуллин Габдулла Сәйфулла улы да сугышның беренче көннәреннән үк илебез азатлыгы өчен көрәшә.
Ул 1918 елның 3 июлендә Мөслим районы Баек авылында туган. Балачагы бик авыр тормышта үтә. Әтисе дөнья куйганда, бабама нибары 9 яшь булган. Яңа туган сеңлесе Әминә һәм аннан олырак энесе өчен туйдыручы, әнисе өчен терәк булган ул. Утызынчы елда колхоз оешкач, сабанын да сөрә, тырмага да йөри. Әнисе эскерттән егылып төшеп имгәнгәнлектән, бишенче сыйныфка бару насыйп булмый, укуын ташларга туры килә бабама. Шулай итеп, энесе белән сеңлесе янына әнисе дә өстәлә. Әнисе 3 ел ята тора алмыйча. Аларны туйдырыр өчен күп вакыт хәер сорашырга туры килә аңа. Апайлары азрак исәйгәч, бабамны Мөслимгә тракторчылар курсына җибәрәләр.
Вакыт утә тора, яше житеп, 1939 нчы елда армиягә алалар. Атаклы “Т-34” танкына йөртүче-механик итеп куйганнар. Жетомир шәһәре янында Маршал Жуков белән бергә хезмәт иткән ул. Аның сандык төбендә хәзер дә Георгий Константинович кулы белән язылган документаль кәгазьләр саклана.
Кеше язмышны түгел, язмыш кешене сайлый шул. Жуков шикелле дан казанырга туры килми, бабама. Танклары сутеп ташланган килеш, бер коралсыз каршылыйлар алар дошман явын. Ике ай буена урманнарда немецлардан качып йориләр. Ләкин бер генә формирование дә очрамый. Һәм алар ахыр чиктә әсирлеккә эләгә.
Инглиз самолетлары бомбардировкасы вакытында аларга качу мөмкинлеге туа. Әмма качып озак йөри алмыйлар, тагын килеп кабалар. Бу юлы инде аларны Бухенвальдка озаталар. Тәмам Совет гаскәрләре азат иткәнчегә кадәр бабам концлагерь крематориенда көл түгүче булып эшли.
Фашистлар әсирлегеннән азат ителгәннәрнең язмышы җиңелдән булмый. Особистлар килеп 10-15 кешене тезеп алып китәләр дә, аларның 1-2 се кире кайта. Сталин лагерьларына эләкми калган 2% эченә эләгә бабам. 1946 нчы елнын урак чорына кадәр ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
7 ел туган илебез азатлыгын саклап хезмәт иткәннән соң, авыр сугыш елларын үтеп бабам исән-сау туган илгә, аны озатып калган туган йортына әйләнеп кайта. Сугыш җимерекләрен торгызуда, авылын аякка бастыруда да ул әле зур тырышлык куеп хезмәт куя. Техникага мөкиббән киткән бабам тракторда да эшли, тагын укып кайтып, кырларны сугару, сыер саву агрегатларын үзләштерә. “Сельская жизнь” газетасы журналисты Анна Харитонова аның турында зур гына очерк яза. 1948 нче елда Баек авылы кызы Мирзаянова Мөзәянәгә өйләнеп 5 ул, 1 кыз үстереп аякка бастыралар. Ләкин бала кайгылары да күрергә язган була әле аларга. Олы уллары Хатмулла Хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайтып озак та үтми, үпкәсенә суык тиеп вафат була. 50 ел бик тату гомер кичергәннән соң язмыш кабат сынау бирә бабама. Карт әбием кинәт вафат була. Пар канатсыз калып, 10 ел ялгызы яши. Шуңа да карамастан, йортында һәрчак чисталык, тәртип була. Тормыш сынауларына нык торып, бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, рәхмәтләргә, хөрмәткә лаек булып гомер кичерә.
Кызганыч, Боек Җиңүнең 65 еллыгын бабам медальләрен түшенә тагып каршы ала алмады. Ул 90 яшендә, 2009 нчы елның 23 гыйнварында вафат булды. Карт бабам истәлеге минем күңелемдә мәңге сакланыр. Мин анын белән гомерем буе горурланып яшәрмен.
Йөрәктә яралар, һаман да яналар,
Оныталмый улларын аналар.
Һәйкәлләр булсыннар, һәм теләп торсыннар,
Сугышлар булмасын янадан.
Рисуем лошадь акварелью
Калитка в сад
Мост Леонардо
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Девятая загадочная планета Солнечной системы