Дөньяда шундый кешеләр була: алар турында бик куп сөйләргә мөмкин, Аларның кулыннан бөтен эш кила. Алтын куллы диләр, андыйларны. Узенең бөтен гомерен, талантын, белемен, көчен халыкка багышлаган минем якташым, К.Насыйри шуларнын, берсе. Ярты гасыр буена түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп өлкәләрдә 40тан артык әсәр биргән галим - К.Насыйри бөтен тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлады,аң-белем таратуда гаять зур өлеш кертте.
Каюм Насыйри хезмәтләрендә әһлак тәрбиясе
Кереш
Дөньяда шундый кешеләр була: алар турында бик куп сөйләргә мөмкин, Аларның кулыннан бөтен эш кила. Алтын куллы диләр, андыйларны. Узенең бөтен гомерен, талантын, белемен, көчен халыкка багышлаган минем якташым, К.Насыйри шуларнын, берсе. Ярты гасыр буена түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп өлкәләрдә 40тан артык әсәр биргән галим - К.Насыйри бөтен тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлады,аң-белем таратуда гаять зур өлеш кертте.
Күренекле галим К.Насыйри үзенең иҗатында һәм эшчәнлегендә татар халкыньң тормыш көнкүрешен,тарихын өйрәну, рус телен өйрәнуне, яшь буынны алдыңгы мәдәният белән таныштыру, татар балаларын русча укытуга, шәхес тәрбияләү проблемасына бик зур әһәмият бирде. Рус һәм татар халкы арасындагы дуслыкны алга сөрде, кеше акылына, гыйлемена дан җырлады. Телнең сафлыгы, халыкчанлыгы өчен көрәште.
К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендә тарихи әһәмияте һәм универсаль хезмәтләре бар. Ул бер яктан, тәрҗемәче һәм узе дә оригиналь әсәрләр тудыручы булса, икенче яктан фольклор җыеп, аны гыйльми нигездә эшләп бастыручы да. «Кырык вәзир кыйссасы» исемле машһур әсәре (безгә да) бик ошый. Әсәргә кергән хикәяләр гаделлек, намуслылык, батырлык һәм хыянәт итәргә ярамау турында сөйләнә.Ә «Кырык бакча» исемле китабында К.Насыйри тарафыннан китерелгән сүзләр, хәзерге көндә да игьтибарга лаек. Мәсәлән: «һәрбер нәрсәнең чиге бар, камиллекнең чиге юк», - ди ул.
Мәгърифәтче К.Насыйри яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркемлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән.
Кешенең, уңай характерлы билгеләре бары тик хезмәт процессында гына формалашканын К.Насыйри бик яхшы аңлаган. Шуңа күрә әхлак тәрбиясенең төп нигезе итеп галим хезмәт тәрбиясен алган. Баланы хезмәт тәрбияли ди ул. К.Насыйри үзе үк хезмәт сөючәнлеге белән балаларга үрнәк булып торган. Акыл хезмәте белән физик хезмәтне чиратлаштыруньң әһәмиятен аңлаган һәм гамәлдә үзе шулай эшләгән дә.
К.Насыйри хезмәтләрендә әһлак һәм тәрбия өлкәсендәге фикерләре дә гаять әһәмиятле. Ул шәхес тәрбияләү проблемасына зур игьтибар биргән.
“Әхлак рисаләсе” нән
«Тәрбия мәсьәләләрен игьтибар белән тикшереп карарга кирәк, чөнки тәрбия уку-укыту өчен бик мөһим. Шуның өчен укытучы, тәрбияче һәм тәрбия бирүче һәркемгә барлык фәннәрдән дә белемле булырга кирәк». К.Насыйри тагын бер бик мөһим нәрсәгә игътибар иткән: «Әмма тәрбия дигән сүздән морад тәгелдер ки фәкать, эчертеп тәнне генә тәрбия кылмак, бәлки тәнне вә гакылны,вә зиһенле, вә җанны тәрбия кылмактыр». Бу сүзләрнең нәтиҗәсе “Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дигән мәкаль белән аваздаш.Әйе, К.Насыйри заманында мәдрәсәләрдә, аннан күп еллар мәктәпләрдә бер тапкыр бушлай ашату булган. Яшь буынньң сәламәтлегенә игътибар ителгән. Әйе «Ачның күңеле – икмәктә,тукның күңеле –хикмәктә» юлларыннан аңлашылганча, тамагы тук кеше генә белемгә омтыла, кызыксыну таба. Соңгы икъдисадый һәм җәмгыяви авыр шартларда, мәктәпләрдә ашау түләүле һәм күпмедер дәрәҗәдә ташламаларда бар иде. Хәзер инде ташламалар да бетерелә.Ә матди яктан түбән булган гаиләләрнең балалары, ашау өчен түләргә акча булмау, көн буе ач йөрүдән гыйбәрәт. Алга таба нәрсә, ничек булыр?...
К.Насыйри үз заманында ук «тән һәм җан берлеге» турында көчле фәлсәфи фикер әйтеп калдырган. «Тәннең кавәме (нигезе) җан белән, җанның каваме тән беләндер. Вакыйган, җаннан башка җан юк, тәннән башка җан юк. Аз гына тән сырхау булса да, әдәмнең фәһеле (аңы) вә зиһене башка төрле буладыр. Әлбәттә, акыл һәм зиһеннең таркау булмаклыгы җан вә күңелнең сәламәт түгеллегедер»(II том,104 б.).Ләкин Октябрь революциясеннән соң дингә каршы көрәш башлангач, бу берлек үз кыйммәтен югалта барды.Кешене бер генә яклы күзгә күренгәне яки бер яши торган материя итеп кенә күрү хас иде.Ул шулай озак еллар дәвам итте.Һәм тарихта үзенең эзен калдырды.Гомумкешелек кыйммәтләре кимүгә, матур гореф -гадәтләрнең, йолаларньң бетерүгә алып барды.Әмма аларның киресе булган, физик һәм рухи зәгыйфьлеккә алып бара торганнары астыртын гына «чәчәк атты»... (Алдарак кайберләренә тукталырбыз. Ләкин, мин әйтер идеп соңгы елларда Каюм сүзләренә кайту сизелә. Җанны, тәнне пакьләү, сафлау һәм шуларга нигезләнеп, гыйлемга омтылу чагылыш таба. Мәгьрифәтче - галим, педагог К.Насыйри балаларньң тәрбияле белемле һәм сәламәт булып үсүенә булышуны иң изге эш итеп саный. «Әхлак рисаләсе» ндә балаларга мөрәҗәгать итеп болай ди: «И газиз бала!.... Адәмгә... бигрәк кирәк вә бигрәк ләзем нәрсә — гыйлемдер. Наданлык дигәнемез белмәклеге ләзем булган нарсәләрне белмәссезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара... вә хайван дарәҗәсенә керта торган сыйфаттыр. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр.... Гыйлем үгрәнмәгә, укымага, язмага вә һөнәр вә мәгърифәт хасыйл итмәгә иҗтиһад кыл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр йирда хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр».Гыйлемле – белемле булу белән бергә,К.Насыйри яшьләрне һөнәргә өйрәтергә чакыра, вакытлы гына була торган милек-байлык белән мавыгып, кәсеп үзләштерү гамәлен үз итмәсә, киләчәге ышанычсыз булуын күрсәтә.Бу уңайдан “Китаб-әт-тәрбия” дә ул болай яза: “Әй җаннарым угланнарым, нәсихәтне ишетегез-һөнәр үгрәнегез. Дөньяның миленә вә дәүләтенә ышанырга ярамас... һөнәр -бер агым судыр, вә ышанычлы дәүләттер,һөнәр иясе әгәр дәүлләттән төшсә дә, кайгы юк...Әй угыл... син дә... һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән, (1нче тәрбия).Биредә һөнәрне, хезмәтне дөрес сайлауга да ишарә ителә.Чыннан да гадел хезмәт белән эшләп алган дәүләт – бәхет.Моннан кала, үзең яраткан һөнәр- рухи канәгатьләнү, куңел күтәренкелеге.К.Насыйри язганча «ышанычлы дәүләт» булган шөгыль - кәсепне ничек дөрес сайлап, ничек бәхетле булырга».Һөнәрләрнең дәрәҗәсе төрлечә үзгәргән, махсус уку йортын тәмамлаган һөнәр ияләре арасында эшсезлек күренешләре тарала торган хәзерге чорда, гомуми белем мәктәпләрендә укучы яшьләргә һөнәргә дөрес юнәлеш табу гаять җаваплы иҗтимагый проблема булып әверелә. Бу юнәлештә мәктәп һәм безнең әти-әнилардә кайгырта. мәктәптә укыту юнәлешендә һөнәри алды курслары эшли. Болар укучыларга үзләрен төрле һөнәри юнәлешләрдә сынап карарга мөмкинлек бирә.
Тәрбиядә халыкчанлык һәм гуманлылык - К.Насыйриның төп педагогик принцибы. Шушы нигездә аның тәрбия турындагы фикерләре-карашлары, халык тәрбиясе тәҗрибәсеннән ул туплаган тәгьбир-нәсихәтләр татар халкын, аеруча яшьләрне рухи-әхлакый саф итеп тәрбияләргә, әйләнә-тирәдәге тискәре җинаятьчел күренешләрдән гыйбрәт ала белерга «нәфесенең җинаять җитәкчесе» булуын аңларга сәләтле итеп формалаштырырга ярдәм итәләр. Аларда явызлык күрә алмау,аңа нәфрәт,яшьларне андый гамәлләрдан йолып калу, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек тәрбиялаү төп максат итеп карала. Шунысы мөһим: К.Насыйри тәрбияви сабакларны еш кына гыйбрәтле мисаллар, җанлы сюжетлар ярдәмендә бирә.Бу исә үгет-нәсыйхәтләрнең түземлелеген, тәэсирлеген тагын да арттыра.Ә бу үз чиратында, яманны һәм яхшыны, явызлыкны һәм тәүфыйклылыкны, нәфесне һәм чик-чаманы, уртачалыкны янәша куеп, чагыштырып төшенерга ярдәм итә.
112нче тәрбиягә тукталып китик. Анда болай диелә: «Әй угыл,.. дүрт нәрсә бардыр ки, адәм аны ифрат вә чиктән тыш күп кыйлса, һәләк буладыр: әүвәл хатын белән маташса, адәм һәлак буладыр. Янә явызлык артыннан күп йөри торгач, адәм һәлак буладыр. Дәхи күп отыш уйнаса, адәмнең һәләкәте андадыр. Дәхи дә күп хәмер эчсә, һәлак булмый калмыйдыр».
Соңгы чорда шәфкатьсез, миһербансыз, мәрхәмәтсез буын үсеп формалашуның,талау, көчләү, үтерү,наркомания,җенси тотнаксызлык кебек авыр җинәятьләрнең баш калкытуы һәркемгә мәгълүм.
Билгеле күп кенә авыр җинәятьләр илдәге икътисадый җимереклекләр җирлегендә туа, яки ул шуңа нигез була. Соңгысы, дүрт кисәтүнең сәбәпчесенә әйләнә, натиҗәдә,һәләкәтлеккә китерә. Явызлык кылучыларга бер мисал китереп китәргә кирәктер. 2004 нче елның тугыз аенда шәһәрдә 90 яшүсмер төрле дәрәҗәдәге җинәять кылганнар. Шулардан 37 се 14 яше тулмаган мәктәп укучысы, шулар арасында 6 сы кыз бала.37 нең 35-е урлау һәм талау җинаяте. Бу саннар артында шәхес тора һәм ул үз-үзен һәлакәткә дучар иткән. Һәләкәтне булдырмый калып булыр идеме? Бу тәрбия җитмәү, эшнең ахырын уйлап бетермәүдер.Моңа төгәл җавапны 75 нче тәрбиядәге юллар белән бирергә була: “ Харам мал... тиз кулыңнан китәр, җаваплылыгы һәм авырлыклары гына сида калыр”.Бу нәсихәтнең нигезендә бик мәгънәле һәм кисәтүле фикерләр ята.Әйтик, анда хәрам мал өчен җаваплылык һәм авырлыклар сиңа калыр, диелә. Хәрам юл белән табылган мал өчен кеше иртәме-соңмы закон алдында җавап тотарга тиеш һәм нәсихәт андый затның җинәятенә туры килердәй авырлыкларньң котылгысыз булуын искәртә.Әгар кеше хәләл һәм хәрәм төшенчәләренең мәгънәләрен дөрес аңласа, рәнҗеш, гөнаһ, тәүбә һәм башка шундый әдәп-әхлак категорияләре буенча яшәсә, җинаять юлына басмас иде. Хәмер эчсә, адәм һәлак була. К.Насыйри «Әхлак рисаләсе» ндә бу гыйбарәга тагын да киңрәк мәгънә өстәп: эчемлек эчә торган кеше һәрбер чарканы эчкән саен үзен генә үтермәйдер, бәлки бөтен населен үтерәдер...» ди ул. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләр ул халык өчен ачу, һәлакәт,кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный, тормышчан мисаллар белән дәлилләп, һәләкәткә китерүен кисәтә.Моңа
мисаллар күп. Яшел Үзән халкының 5 меңләбе психоневрология диспансерында исәптә тора. 100 меңле шәһәр өчен бу зур сан. Соңгы ике елда бирегә алкоголь, наркомания, токсикомания кебек афәтка юлыккан кешеләрнең ярдәм сорап килүчеләр 2,3 тапкырга арткан. Нигездә, ирләр эчә. Хәзер хатын- кызлар да эчә .Татарстан буенча бу сан 13% булса, Яшел Үзән шәһәре буенча 45,7% тәшкил итә. Һәм башка мисалларны да күпләп китерергә була. Статистикага игътибар итсәк, коточкыч саннардан чәчең үрә торырлык.
К.Насыйриның «Тәрбия китабы»ндагы тагын бер балалар һәм яшьләр өчен бик гыйбрәтле нәсихәтка тукталыйк. Чөнки мондый тәрбия еш кына аерым кешеләрдә әшәке теллелек киң таралган, сөйләмдә оятсыз, сүгенү сүзләре еш кулланылган хәзерге чорда аеруча тансык. 89нчы тэрбиядә болай диелә: «Әй,угыл, кешенең күңеленә хилаф кила торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син пәйвайсыз әйтеп йибарерсең, ишеткән кешенең, куңеле рәнҗер. Кеше куңелен рәнҗетүдән бик саклан».
Соңгы дистә елларда яшьләрнең бер өлеше, өлкәнрәкләр дә туган тел, ана теле дигән нигъмәттән мәхрүм калып, газизлек, якынлык төшенчәләенең, нәрсә икәнлеген оныттылар, аньң урынына ата-балалар ишетмәгән ямьсез сүзләр үзләштерделәр, нәтиҗәдә «ишеткән кешенең, куңеле җәрәхәтләнә торган сүзләр күбәйде. Ләкин халыкта «Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр» дигән бик борынгы тәгьбир бар. Канга ачу сала торган яман сүзләрнең эчүчелек белән дә бәйләнгәнен онытмаска кирәк.
К.Насыйриның «Кырык бакча» китабында кешенең тормыш яшәеш проблемалары күтәрелә.Ул баланьң аның,үсеш дәрәҗәсен,әхлагы камилләштерү юллары турында уйлана, андагы тирән мәгънәле фикерләре хәзер дә киләчәктә дә әһәмиятен югалтмый: «Кеше үзен-үзе таныса, камил акылы шуннан беленер». Бу юлларның эчендә кеше характерын ачыклый торган, тагын бер тирән мәгънәле фикер ята. Кеше үзен-үзе тану халәтендә булса гына, үзе белән идарә итә ала. Идарә итү ул кешедән зур игьтияр көче таләп ита. Шул ук хезмәтендә ул болай дип яза: «Олуглык акыл белән, әдап белән, әмма нәсел белән, нәсел белан тугедер».Әлеге фикерне мәгьрифәтче тагын да нечкәләп башкачарак та бәяә итә.«Зур тырышлыктан вә гыйлеменә, вә әхлактан ялангач булып та, буй белән вә җәмал белән, вә кыяфәт белән олуглыкны эстәмәк- ялгыш гамәлдер». Димак, кеше олуглыкка өч төрле гамәл – халәт аша гына ирешә ала.
К. Насыйриның «Фәвакиһел – җөләса» китабында, күркәм холыклылык һәм явызлык турындагы бүлектә мондый юллар бар: «Кемнең, холкы күркәм булса, тереклеге хуш булыр, даим сәламәт булыр, гайреләрнең күңелеңа мәхәббәте урнашыр. Кемнең, холкы явыз булса, мәгыйшәте тар булыр, һәмишә дошманнары булып торыр. Күңелләр аннан нәфрәтләнер вә качар. Явыз холыклы кешенең, җәберенә сабыр итмәк белан холкыңны күркәм кыл». Соңгы җөмләнең генә мәгънәсен киңрәк ачыклап китик. Явыз холыклы кешенең тирә-юньдәгеләргә кыланыш-җәберләрен күреп, гыйбрәт-сабак ал, үзендә дөрес холкыңны хасил ит, андый түбәнлеккә төшмәсам иде дип телә.
Кулланылган әдәбият
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Просто так
Сочные помидорки
Прекрасная химия
Почта