Весной мы встречаем наших пернатых друзей.
Вложение | Размер |
---|---|
koshlar_turynda_yazmalar.doc | 28 КБ |
Сезгә Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәп укучылары яза
Яз җитте.
Кышлар бик тиз үтеп китте,
Кошлар кайтыр вакыт җитте.
Көттем мин бу көнне зарыгып,
Кайтты алар безне сагынып.
Өй кыегыннан хәзер тамчы тама,
Каргалар да оя кордылар.
Сыерчыклар ояларын күреп,
Матур итеп сайрап куйдылар. (Хафизова Сөмбелә, 4 класс)
Кошлар кайта.
Менә инде яз да җитте,
Тиздән кошлар да кайтыр,
Сыерчыклар, сандугачлар,
Безне сайрап уятыр.
Иң беренче кайта торган кошлар- кара каргалар. Кайту белән алар ботаклардан агач башларына оя ясыйлар. Ә менә сыерчыклар без ясаган ояларга кереп урнашалар һәм төрле тавышлар белән сайрап җибәрәләр.
Мин язны да, кошларны да бик яратам. (Юнысова Гүзәл, 4 класс)
Язгы үзгәрешләр.
Язлар җиткәч,
Түбәләрдән тамчы тама,
Урамнардан, елгалардан
Ташу ага.
Җылы яктан
Күмәкләшеп кошлар кайта.
Агачлар да шау-гөр
Килеп чәчәк ата. (Галиәхмәтов Бәхтияр, 2 класс)
Яз.
Менә ямьле яз килде. Кояш көлеп карый башлады. Җылы яклардан кошлар кайтырга чыкты. Без аларны бик шатланып каршы алабыз.
Әтиләр, абыйлар белән бергә сыерчыкларга матур оялар әзерләдек. Алар безгә зур файда китерәләр бит. Төрле зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар, шуның белән безгә ярдәм итәләр.
Кошлар –безнең дусларыбыз! Аларны сакларга кирәк! (Гафуров Рүзәл, 3 класс)
Кошларны көтәбез.
Менә яз да җитте. Табигать җылына башлады. Җылылыкны сизеп, кошлар үзләренең туган якларына ашыкты.
Әти, энем һәм мин, сыерчыкларга оялар ясадык. Кайту белән бу ояларны күреп, матур итеп сайрап җибәрерләр әле. Ә аннан соң җылы ояларына кереп кошчыклар чыгарырлар. Бөҗәкләрне чүпләп, үзләренең кошчыкларын ашатырлар һәм безгә ярдәм итәрләр.
Әйдәгез аларны зарыгып көтеп калыйк! (Сәләхетдинов Ранил, 3 класс)
Сыерчыгым.
-Нихәлләр, Сыерчыгым,
Безне сагынып кайттыңмы?
Өй түрендә агачта,
Үз ояңны таптыңмы?
-Рәхмәт сиңа, энекәш,
Яңарткансың өемне,
Тырышлыгыңны күреп,
Бүген бик тә сөендем. (Фәйзрахманов Камил, 3класс)
Две лягушки
Невидимое письмо
Рисуем подснежники гуашью
Ералаш
Муравьиная кухня