Ап-ак кыш хикәясе 2 нче класс укучылары Муллагалиев Айназ һәм Солтанова Эльмира тарафыннан язылды. Хикәядә кышкы табигатьнең матурлыгы, гүзәллеге, үзенчәлеге; кышның матур бәйрәмнәре, уеннары турында язылган.
Вложение | Размер |
---|---|
Ап-ак кыш (Белая зима) рассказ | 26 КБ |
Ап-ак кыш.
Туган ягыбызда ап-ак кыш хакимлек итә. Бар җиһан аклыкка, сафлыкка төренгән. Һәр ел фасылы үзенчә ямьле дисәк тә, кыш аеруча матур шул. Җәй буе ямь-яшел юрган ябынган хәтфә болын-кырларга катлам-катлам булып йомшак ак мамык түшәлде. Яшел күлмәк кигән агач-куаклар да, көзен чишенүгә, кышка ак тун киделәр. Кар да үзенчәлекле: төнлә ай яктысында, ә көндезләрен кояш нурларына коенып ялтырап җемелдиләр, тирә-якка тагы да яктылык өстиләр. Кар яву күренеше үзе бер могъҗиза. Әле ябалак кар, әле вак-вак булып кына бер-берсен куалап, бер-бере белән узышып әкрен генә бер-бер артлы җир өстенә иңәләр. Кышкы һава аеруча чиста һәм саф. Һава сулыйм дип урамга чыксаң, йөзләр алсуланып, тагы да гүзәлләнеп, рәхәтләнеп көч-дәрт туплап, кабат өйгә керәсең. Болын-кырларда йөрсәң, кышкы матурлыкны тагы да бар яме белән күзәтәсең. Чуарланып беткән куян , төлке эзләрен очрыйсың, эзләрен генә түгел үзләрен дә кайвакыт күрәсең. Ара-тирә кышлаучы кошларны очратасың. Алар азык эзләп әле монда, әле тегендә очынып, табигатьне җанландырып, тирә-якка төрле аваз салалар. Авыл тирәләренә ешрак “кунакка” килергә тырышалар.
Кышны тагы да матур, гүзәл итә торган тагын бер ягы ул-иң матур ,иң күңелле, тылсымлы бәйрәм- Яңа ел. Балалар да, өлкәннәр дә ярата торган шул бәйрәм өчен дә кышны без аеруча якын күрәбез. Ниндидер тылсым, могъҗиза көтәбез . Якты өмет-хыяллар белән каршылыйбыз Яңа елны. Яңа елда бар да үзгәрер дә, барча кешелек дөньясына бәхет-шатлык иңәр төсле тоела.
Кышның тагын бер үзенчәлеге- аның уеннары. Рәхәтләнеп чана шуасың, табигатьнең бар хозурлыгын күзәтеп, саф һава сулап чаңгыда йөрисең. Боз диңгезендә тимераякта шуасың. Җепшек көннәрдә җаның теләгән кар сыны ясыйсың. Ул кардан ясалган сыннар чынбарлыктагы җәнлек-кошлардан да матуррак килеп чыга. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан кардан әвәләнгән “могъҗиза”ны күреп, сихри бер әкият дөньясына чумасың.
Ә инде кармагыңны алып, боз белән капланган сулыкка бару; бәке тишеп, тын гына балык тоту-үзе бер ял да, җанга рәхәтлек, күңелгә дәва бирүче бер шөгыль дә.
Кышкы озын төннәрдә күк йөзен күзәтсәң: ай һәм йолдызлар да башкачарак, тагы да яктырак, тагы да балкыбрак яналар төсле тоела. Алар да күктән биектән җирдәге аклыкны, манзараны күреп сокланып та, елмаеп та карап күз кысалар кебек.
Нәкъ менә шул сихри кышкы хозурлык, матурлык, аклык һәм сафлык кеше күңелендә шигъри юллар, җырлар тудыра, матур-матур картиналар ясарга ярдәм итә, кыскасы кешенең нечкә күңелен илһамландырып иҗатка этәрә, изге эшләргә өнди. Серле дә, сихри дә, тылсымлы да, могъҗизалы да җиһанда хаким итүче ап-ак кыш!
Сочинили: Султанова Эльмира Глусовна и Муллагалиев Айназ Айзатович (ученики 2 класса Поисевской средней общеобразовательной школы). Учительница: Муллагалиева Гульназ Кашафовна.
Муллагалиева Гөлназ.
Чәчер авылы.
Знакомые следы
Как нарисовать портрет?
Что есть на свете красота?
Зимняя сказка
Знакомимся с плотностью жидкостей