Кәрим Тинчурин – татар театрын дөньяга таныткан атаклы драматургларыбызның берсе. Халкыбызны рухи яктан тәрбияләүдә аның әсәрләре әһәмиятле урын алып торалар. Тинчурин турында сөйләгәндә, иң элек татар театрының визит карточкасы саналган “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” спектакльләре күз алдына килә. Алар гел куелып торалар, яңача куелышларын да (сүз “Зәңгәр шәл” турында бара) рәхәтләнеп карый алабыз, тик башкаручы артистлары гына үзгәреп тора. Элегрәк уйналган спектакльләрдә тамашачы ихтирамын яулаган өлкән артистларыбызның күп уеннарын без инде карый алмыйбыз. Без, яшь буын укучылары, бу артистлар турында укый алабыз, кайберләре турында әти-әниләребез, укытучыларыбыз сөйләве аша беләбез. Камал театрының үзендә һәм барлык театрларның сайтларында атаклы артистларның иҗат тарихы белән дә танышырга була, тик аларның әйтеп кителгән тамашаларда ничек уйнауларын сәхнәдә күрү бәхетеннән мәхрүм без, чөнки спектакльләр яңартып куела, өлкән артистларыбызның урынын яшьләр ала бара. Сүзем шундый артистларның берсе Ринат Таҗетдин турында. Аның иҗаты белән кызыксынуым щепкинчылар турындагы тапшырудан соң башланды. Тапшыру вакытында ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде. “Зәңгәр шәл”нең өзекләрен телевидение тапшыруларыннан да караганым булды. Бәхеткә каршы, бүгенге интернет заманында элек куелган спектакльләрне күбесен карап була икән. Шулар аша мин Таҗетдинның уены белән ныклап таныша алдым. Аның уенын башка театр артистларыныкы белән чагыштырып карау мөмкинлеге дә булды. Мәсәлән, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ы Тинчурин театры артистлары тарафыннан да куелды.
Вложение | Размер |
---|---|
insha.doc | 44.5 КБ |
Инша “Минем яраткан героем”
Кәрим Тинчурин – татар театрын дөньяга таныткан атаклы драматургларыбызның берсе. Халкыбызны рухи яктан тәрбияләүдә аның әсәрләре әһәмиятле урын алып торалар. Тинчурин турында сөйләгәндә, иң элек татар театрының визит карточкасы саналган “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” спектакльләре күз алдына килә. Алар гел куелып торалар, яңача куелышларын да (сүз “Зәңгәр шәл” турында бара) рәхәтләнеп карый алабыз, тик башкаручы артистлары гына үзгәреп тора. Элегрәк уйналган спектакльләрдә тамашачы ихтирамын яулаган өлкән артистларыбызның күп уеннарын без инде карый алмыйбыз. Без, яшь буын укучылары, бу артистлар турында укый алабыз, кайберләре турында әти-әниләребез, укытучыларыбыз сөйләве аша беләбез. Камал театрының үзендә һәм барлык театрларның сайтларында атаклы артистларның иҗат тарихы белән дә танышырга була, тик аларның әйтеп кителгән тамашаларда ничек уйнауларын сәхнәдә күрү бәхетеннән мәхрүм без, чөнки спектакльләр яңартып куела, өлкән артистларыбызның урынын яшьләр ала бара. Сүзем шундый артистларның берсе Ринат Таҗетдин турында. Аның иҗаты белән кызыксынуым щепкинчылар турындагы тапшырудан соң башланды. Тапшыру вакытында ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде. “Зәңгәр шәл”нең өзекләрен телевидение тапшыруларыннан да караганым булды. Бәхеткә каршы, бүгенге интернет заманында элек куелган спектакльләрне күбесен карап була икән. Шулар аша мин Таҗетдинның уены белән ныклап таныша алдым. Аның уенын башка театр артистларыныкы белән чагыштырып карау мөмкинлеге дә булды. Мәсәлән, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ы Тинчурин театры артистлары тарафыннан да куелды.
Бу иншамда мин Ринат абый тудырган ике образ турында сөйләргә телим. Аларның берсе – “Зәңгәр шәл”дәге ат карагы Миңлегали, икенчесе – “Сүнгән йолдызлар”дагы Надир мәхдүм образы. Болар икесе дә төп образлар түгел, шулай булса да икесе дә күңелдә уелып кала. Ни өченме? Артист бөтен күңелен биреп, бу рольләрне тулысынча аңлап, аларның әһәмиятен күрә белгәнгә күрә. Режиссёрлар сүзе белән әйткәндә, ул “образга кереп” уйный белә. Мәсәлән, “Зәңгәр шәл” спектакленең дүртенче пәрдәсендә усал ат карагы Миңлегалинең озын гына монологы һәм берничә кыска репликасы бар. Бүтән күренми ул. Тик бу образ һәм аның әйткән сүзләренә кадәр барыбер истә кала, чөнки бу образның күңелендә усаллык белән янәшә матурлыкны тою хисе дә яши. Ринат Таҗетдин шуны зур осталык белән ача алды. Менә ул качкыннар уртасында. Чуваш Пәтрәйнең: “Яхшы кеше ат урламый,” – дигән сүзләрен ишетүгә, Миңлегали-Таҗетдиннең зур булып ачылган күзләре ялтырап китә. Дулкынлануын баса алмаганга күрә, үзе еш-еш сулыш ала. Монолог барышында тавыш тембры төрлечә үзгәрә. Менә ул ягымлы һәм чын күкрәк тавышы белән сөйли башлый. Максаты – башка качкыннарны үз “һөнәре”нең “рәхәт”леге белән таныштыру, кызыксындыру. “Их, егетләр, ат дигәч тә йөрәкләргә зәмзәм сулары койган төсле булды,” – дигән репликасын әйткәндә, аның тавышында башкаларның аңламавына үртәлү сизелә. Икенче җөмләдән үк ул, күзләрен ярым йомып, рәхәтлекне чагылдырган тавыш белән сөйли башлый: ”Белмисез, егетләр, ат урлауның рәхәтен, ләззәтен белмисез.” Шул сүзләрдән соң аның тавышында серлелек, үз эшенә шундый нык бирелгәнлек, ярату хисләре сизелә башлый. Тавышының һәр үзгәреше аның сәхнә хәрәкәте белән бербөтен. Һәр хәрәкәте тамашачыны үз артыннан ияртеп йөртә. Менә ул әкрен генә атлап, ат ябылган сарай янына килгән сыман итә. Сәхнәдә тынлык. Башка качкыннар аның авызына карап, тып-тын калганнар. Күзләре белән геройның һәр адымын күзәтәләр. Алар да Миңлегали белән бергә ат урларга әзерләнәләр төсле: барысының да күзләре яна. Миңлегали “чабата хәтле йозак”ны ачу хәрәкәтләрен ясый. Ул аны шундый чын итеп эшли, башкаларның куллары да хәрәкәтләнеп куя. Менә сарай капкасы ачык, тик ат карагы-Таҗетдин ашыкмый. Ул күзләрен йомып, борын тишекләрен киңәйтеп, рәхәтләнеп “карабодай басуындагы төсле хуш исләр”не сулый. Янәсе, ат абзарыннан шундый ис килә. Ул моны шундый чын итеп эшли, андый исне үзең дә тойган төсле буласың. Аннан соң, сөйгән кызы янына килгән егет кебек, йомшак һәм назлы тавыш белән “аргамак җаныем”, “көяз кызлар төсле”, “бәгърем” дигән сүзләре белән тамашачыны да шул ат сарае янына китереп бастыра. Бу сүзләрне әйткәндә, сәхнәдәге икенче качкынның башыннан яратып сыйпавын, ә тегесенең иркәләнеп торуын күрәсең. Димәк, Миңлегалинең һәр сүзе бу качкынның да дөньясын оныттырган. Бераздан Миңлегали дәртле тавыш белән: “Шуннан... әгузе-бисмилла әйтеп атланып, әйдә...” – сүзләрен кычкырып, теге качкынга атланып, атны иярләп чабу хәрәкәтен ясый. Бу хәрәкәтләр, һәр реплика тамашачыны шундый ышандырырлык итеп уйнала, ул образны бүтән оныту мөмкин түгел. Ринат Таҗетдинның бу уены дүртенче пәрдәнең иң матур өлеше, минемчә. Бу рольне башка артистлар да уйный, тик Ринат абыйның уенындагы кебек дәрт һәм ялкынны, тавыш үзгәрешләрен тулысынча биреп бетерә алмыйлар. Таҗетдин уенын карагач, ат карагының барлык кичерешләрен дә аңлыйсың. Мондый ат карагын берни төрмәләр дә куркыта алмаганына ышанасың, ягъни йөз кат тотылса да, йөз дә беренче тапкырында да ул ат урларга барачак. Шундый кечкенә рольгә дә ул зур әһәмият биреп, чын итеп уйный ала. Талант шундый булырга тиештер инде.
“Сүнгән йолдызлар”дагы Мәхдүм образын башкарганда, Ринат Таҗетдин башка яклары белән ачыла. Ул кеше хисләрен оста бирә белүче артист буларак таныла. Надир образын уйнау җиңел түгелдер, мөгаен, чөнки ул каршылыклы образ. Тыштан ямьсез булса да, эчке хисләре бик матур аның.
Беренче пәрдәдә тамашачы иң элек Исмәгыйль белән Сәрвәр мәхәббәтен күрә. Бераздан өченче герой – карт хәзрәтнең улы Надир мәхдүм белән таныша. Ринат Таҗетдиннең мәхдүме кырыс йөзле, усал карашлы һәм бик тә ямьсез, бөкре, кыяфәтсез хәрәкәтле бер кеше. Спектакль башында аны шундый итеп күрәбез. Беркемдә дә соклану хисе уятмый ул башта. Тик Сәрвәр белән беренче тапкыр сөйләшкәндә үк, мин аның бу кыяфәтенә игътибар да итми башладым. Надир үзенең ямьсезлеген яшерергә теләми, бигрәк тә үзен кызганганнарын яратмый икән бит. “Мине кызганган кеше – минем дошманым. Мине алла кызганмаган бит. Адәмнәр дә мине кызганмасыннар,” – ди ул. Чыннан да, кайбер кешеләр үзләрен кызгандырып, теләкләренә ирешергә телиләр. Кызганудан мәхәббәткә бер адым, дигәннәрен дә ишеткәнем бар, ә Надир, кызгандырып, мәхәббәт яуларга теләми. Надир-Таҗетдин моңсу, әмма назлы карашы белән Сәрвәргә карый, аңа яратуын белдерә. Әрсез кебек күренсә дә, кулларына ирек бирми торган, сабыр кеше булып килеп баса ул күз алдына. Тора-бара, аның сөйгән ярын мәңгегә көтәргә әзер торган кеше икәнен сизеп аласың. Менә шул чагында аңа карата хөрмәт уяна башлый.
Икенче пәрдәдә авыл егетләренә пәке белән ташлана ул. Таҗетдин мәхдүменең ачудан күзләре ялтырый, ул сарык көтүенә ташланырга торган бүре төсле усал, сүзләрен ярсып әйтә. “Үзеңнең кем икәнеңне бел дә тик утыр,” – диясе килә аңа. Тик тиздән бу уйларыңның дөрес түгеллегенә ышанасың. Сәрвәрнең: “Мәхдүм, сансызланмагыз,” – дигән сүзләрен ишетүгә, әле генә дулап котырынган бу кеше тыныч һәм тыйнак кунакка әйләнә дә куя. Менә ничек ихтирам итә икән бит ул Сәрвәрне, димәк, яратуы чын. Менә шулай кискен хис-хәрәкәтләр тыныч һәм акыллы хис-хәрәкәтләр белән алышына тора, сәхнәдә геройның характеры ачыла. “Юк, юк, уйнагыз, мине бөтенләй юк дип уйлагыз. Әйе, бөтенләй юк. Менә шулай,” – дигән сүзләрне әйтеп, сөйгәненең башка кеше белән уйнап-биюен читтән генә күзәтә башлый мәхдүм. Менә икенче Квазимодо нинди булган икән дип уйлыйсың шул чагында. Сөйгәненең бәхетле булуы аның өчен чын бәхет икән бит. Таҗетдин-Надирның үз-үзен тотышы шуны күрсәтә. Аны кимсетелгән дип хис итмисең, бу бөкре кешегә ихтирам тирәнәя бара. Аулак өйнең соңгы күренеше алдыннан Надир, түзеп тора алмыйча, яшьләр уртасына чыгып бии башлый. Ничек биесәң дә, бию бию инде дип уйларга да өлгермисең, Ринат Таҗетдиннең беренче хәрәкәтеннән үк фикер үзгәрә башлый. Минем әле бию аша хис-кичерешләрне шулай күрсәтеп буладыр дип уйлаганым да юк иде. Үзе дә ярсу атка охшаган Надир, җилән итәкләрен дулатып, үзен-үзе белештермичә бии башлый. Аның хәрәкәтләрен язгы ташкын суы һәм өермәле буран белән генә чагыштырып булыр иде. Мондый хәрәкәтләр аша артист героеның бар хисләрен дә ачып бирә алды. “Бу дөньяда мин барын да онытмагыз, мин дә ярата беләм. Минем дә яратырга хакым бар, “ – дип әйтә сыман иде Надир биюе. Әгәр дә ул, биемичә генә, барына да риза булып утырып кына торса, Надир образы тулысынча ачыла алмас иде, минемчә.
Өченче һәм дүртенче пәрдәләрдә акылдан язган Сәрвәр белән Надирны гел бергә күрәбез. Мондагы Надирның эш-хәрәкәтләре аша аның барлык эчке дөньясы ачыла. Берәр юньсез кеше булса, үз-үзен белештермәүче, сәламәт акылы булмаган кызның көчсезлегеннән файдаланып, аны үзенеке итәргә тырышыр иде. Надир андый түгел. Аның өчен сөйгәненең саф хисләре кадерлерәк. Сәрвәр аңа ышанып карый, аның янында үзен тыныч тота, җырлый. Шундый ышанычка укымышлы Надир хыянәт итә алмас иде. Бу аның эчке дөньсы белән туры килмәс иде. Надир мәхәббәтенең көче дә шунда. Сөйгән кешесе бәхетле булса гына, ул бәхетле. Башкача була алмый. Надир шуны яхшы аңлый. Сәрвәр үлеменнән соң бу геройның чын кеше булуы, мәхәббәтенең бар дөнья ваклыкларыннан өстен торуы тагын да ныграк ачыла. Надир-Таҗетдиннең йомшак тембрлы тавыш белән үлгән Сәрвәрне юатуы, аның суынган гәүдәсенә җиләнен ябып куеп, иркәләп дәшүен күрәбез. “Йокла, нарасый, йокла... Чәчәкләр китердеңме? Бик яхшы, чын сөешү шулай була ул,” – ди ул җаныннан да артык күреп яраткан кешесенә. Ринат Таҗетдин бу образны да бик дөрес итеп ача алган.
Артистның таланты бәхәссез. Күргәнебезчә, драматик рольләрне ул һәрвакыт зур осталык белән башкарган. Һәр роле үзенчәлекле, тирән характерлы, кешеләрне уйландыра торган булганга күрә, аны һәр буын тамашачысы да якын итә, хөрмәтли. Ат карагы, Надир образлары аның иҗатының иң югары ноктасы булып тора.
Кәрим Тинчурин бу спектакльләрендә яраткан геройларын башлап үзе уйный торган булган. “Зәңгәр шәл”дә – Булатны, “Сүнгән йолдызлар”да Надирны ул үзе башкарган булган. Ринат Таҗетдинне дә бу рольләрдән башка күз алдына китерү кыен. Аның сәхнә тормышы гомерле булсын иде.
Прекрасное далёко
Колумбово яйцо
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Загадочная система из шести экзопланет
О чем поет Шотландская волынка?