Энергетик һөнәренә багышланган сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
energetik_bulam_disn.doc | 43.5 КБ |
“Якты һөнәр” бәйгесе
Энергетик булам дисәң...
(Чыгарылыш сыйныф укучысына ачык хат)
Эшне башкарды: Арча районы
Иске Чүриле урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы Вильданов Динар
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәйруллина Гөлчәчәк Рәфкать кызы
Энергетик булам дисәң...
(Чыгарылыш сыйныф укучысына ачык хат)
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучысы!
Син мәктәпне тәмамлау һәм мөстәкыйль тормышка аяк басу алдында торасың. Хәзер синең өчен иң мөһиме - һөнәр сайлау мәсьәләсе. Әллә ничә төрле сукмаклар, йөз төрле эш, шөгыль, мөмкинлекләр арасыннан нәкъ синең рухыңа, асылыңа, сәләтеңә туры килгәне бер яки берничә генә булырга мөмкин. Бел, эзләп тап, сайла син шушы язмышыңны, үстер һәм тапкырла үзеңдәге талант хәзинәсен. «Бәхет нәрсә ул?» — дип сорагач, берәү:
-Эшеңә елмаеп бару, эшеңнән елмаеп кайту,— дип җавап биргән. Үз һөнәрен яраткан, аңа көн дә гашыйк булган кешенең бәхетле булуын аңлыйм мин: чөнки көннең, гомернең өчтән бер өлеше, гадәттә, эштә, эш урынында, хезмәттәшләрең арасында уза.
Киләчәгеңне иң якты һәм кирәкле шөгыльләрнең берсе – энергетик һөнәре белән бәйләсәң, ялгышмассың, дип уйлыйм.
Безнең тормышыбызны электр энергиясен кулланудан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Ул торагыбызны яктырта, аның ярдәмендә тегү машиналары, суыткычлар, электр үтүкләре, телевизорлар, радиоалгычлар, башка көнкүреш техникасы эшли. Электр энергиясе өй хезмәтен шактый җиңеләйтә, өй эшен башкаруга киткән вакытны кыскарта, көнкүрештә уңайлылык һәм комфорт тудыра. Көнкүреш электр приборлары ашамлыкларны сакларга һәм әзерләргә, кием-салымны эшкәртергә, бүлмәне җыярга, микроклимат тудырырга, шәһси гигиенада ярдәм итәләр.
Электр тогы кеше өчен файдалы булып кына калмыйча, аңа шактый куркыныч зыян китерергә мөмкин икәне барыбызга да билгеле. Ләкин билгеле бер кагыйдәләрне үтәгәндә, электр приборлары һәм электр чылбыры белән эшләү куркыныч тудырмый. Электр белән эш итүче һәркем электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Производствода эшләүче профессиональ хезмәткәрләр өчен бу кагыйдәләр аеруча әһәмиятле: алар төрле травмаларны булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Кешелек дөньясы электр энергиясен уйлап табуга бер гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Ә шул ачыш нәтиҗәсендә күпме профессия һәм белгечлек һөнәре барлыкка килгән: иң күп таралганнары — электромонтер, электромеханик, инженер-электромеханик профессияләре. Һәр йортка яктылык, җылылык һәм уңайлылык китерәләр алар.
Энергетика сәнагатендә, электр тапшыру линияләрендә хезмәт күрсәтүдә иң күп таралган профессия - электромонтер. Аның хезмәтенә энергетика хуҗалыгын техник яктан төзек тоту, катлаулы электр җиһазларының ышанычлы эше өчен җавап бирү, үзвакытында техник тәэмин ителешне, электр тапшыру линияләренә, трансформатор пунктларына, подстанция җиһазларына агымдагы, капиталь һәм авария очракларында ремонтлар үткәрү керә.
Югарыда эшли алу һәм экстремаль очракларда курыкмау - әлеге һөнәр ияләре өчен иң мөһим шартларның берсе. Электромонтер физик яктан сәламәт, күзләре нормаль күрергә һәм төсләрне аерырга; кул һәм бармакларының хәрәкәтләре төгәл; камил пространстволы күзаллауга ия булырга тиеш. Шулай ук аннан яхшы хәтерле һәм техник фикер йөртүгә сәләтле, ишетү һәм күзаллау сәләтенә ия булу да таләп ителә.
Начар күргән, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв авырулары, вестибуляр аппараты начар булган кешеләргә бу профессияне сайларга ярамый. Белгечлекне үзләштерүдә физика, химия, математика, сызым, технология һәм башка фәннәр буенча белемнәр булыша.
Профессияне профессиональ училищеларда, техникумнарда, колледжларда алырга була. Электрификация буенча техникум һәм колледжларны тәмамлагач, техник-электрик яки электромеханик профессиясе бирелә. Институтларда, академияләрдә һәм техник университетларда инженер-электромеханик профессиясен үзләштерәләр.
Россиянең 2020 нче елга кадәрле үсеш планында электр энергиясе эшләп чыгаруны 1,5 тапкыр арттыру (150 ГВТ ка кадәр) күздә тотыла. Әлеге максаттан уннарча яңа электр станцияләре төзергә, меңнәрчә километр электр тапшыру линияләре сузарга, аларның өзлексез эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк булачак. Ә бу, үз чиратында, энергетика өлкәсендә тагын да күбрәк белгечләр таләп ителәчәк дигән сүз.
Инде бүгенге көндә үк электрик һөнәре гомуми ваканцияләр санының 10% ын тәшкил итә. Аларга сәнагатьтә, аеруча төзелеш өлкәсендә сорау зур. Тормышыбызны әлеге якты һөнәр ияләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Димәк, кайсы яктан карасак та, электрик һөнәренең киләчәге өметле, аларга эшсез калу куркынычы янамый.
Хөрмәтле замандашым! Шушы хатым аша сиңа энергетик һөнәренең якты һәм игелекле икәнен төшендерә алган булсам, үземне максатыма ирештем дип санар идем.
Киләчәгеңнең җәмгыятебез өчен файдалы булуын, сайлаган хезмәтеңнең үзеңә канәгатьлек китерүен теләп, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Вильданов Динар.
Пчёлки на разведках
Два морехода
Чья проталина?
Девчата
Пейзаж