Милләтем өчен мин ни эшләр идем?
Вложение | Размер |
---|---|
инша | 42.5 КБ |
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы «Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Халкым өчен мин нәрсә эшләр идем?”
дигән темага инша
Язды:
Чирмешән лицееның
9 нчы а сыйныфы укучысы
Минханова Әдилә Илгизәр кызы
Җитәкчесе:
Чирмешән лицееның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәрифуллина Рәзилә Ильяс кызы
2012 нче ел
Горурланып, хозурланып,
Татарстан буйлап барам-
Үткәннәрен, бүгенгесен,
Киләчәген уйлап барам.
Сабантуйдан халыкара
Бәйгеләргә чыга халкым.
Ә халкымның җире-алтын,
Кулы алтын, үзе алтын.
(Роберт Миңнуллин)
Әйе, халкым минем өчен зур әһәмияткә ия. Милләтнең төп күрке- тел һәм моң. Ягымлы ана теле бигрәк тә бала өчен аң, белем һәм тәрбия бирүче шифалы чишмә. Мәктәп яшендәге бала татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт - татар милләте булуын белеп үсәргә тиеш. Без бер- беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр. Татар тарихының кеше кулы тимәгән, кеше аяк басмаган өлкәләре бик күп... Кайберләре галимнәр тарафыннан язылса да, алар артык фәнни, халык аңларлык түгел, үзләре өчен генә язылган. Бездә бигрәк тә тарихи хезмәтләр халык өчен түгел. Ә бит бөтен дөньяда милли үзаң тарих аша бирелә, тарих белән тәрбияләнә. Югыйсә, татарның тарихы бик зур, бик бөек, данлы һәм фаҗигале бит... Бездә бит болгар чорыннан ары төшү юк, ә аңа кадәр милләтнең тормышы нинди булган, ул ничек дип аталган, кайларда яшәгән, ни белән шөгыльләнгән - әйтелми. Әйтелсә дә, гомум төрки белән бутап бирелә, аннан татарны эзләп тә табарлык түгел. Ә бит безнең халыкның болгар чорына кадәр һун, кыпчак, скиф, хәтта арийлар дип атап йөртелгән вакытлары булган. Тарихны белмәгән милләтнең киләчәге юк диләр… Күпчелек халкыбыз чын тарихыбызны, Батырша кебек бөек шәхесләрне дә белеп бетерми. Тарихны өйрәнгәндә, ерак кала-салаларда сакланып калган нәсел шәҗәрәләрен дә, борынгы кабер ташларын да, шул төбәктә генә туган дастаннарны, тарихи җырларны да, урыс галимнәренең татарлар турында язган хезмәтләрен дә, үзебезнекеләрне дә киң файдаланыр идем.
Һәр халыкның, һәр милләтнең тамырлары, нигезе – авыл, татар өчен бу бигрәк тә шулай. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, элеккеге вакытта, халык булып барлыкка килгән вакыттагы яшәү рәвеше, милләтебезнең бар чишмәләре – авылда. Татарның бар атаклы шәхесләре дә, бар шагыйрь-әдипләре, олуг мәдәният эшлеклеләре, һәм башка билгеле кешеләре, - барысы да, нигездә авылдан. Татарның теле, бүгенге көндә авылда, бары тик авылда гына сакланып калган. Шәһәр татарлары, араларында никадәр татар рухлы, татар милли рухлы булмасыннар, - ни кызганыч, татарча авыл кешеләре кебек үк сөйләшә дә белмиләр, укый-яза да белмиләр. Хәтта, милләт агасы булган, милли җанпарвәр бик күп кенә шәхесләребезнең дә, кайбер очракта балалары, оныклары турында әйтәсе дә юк, - милләте турында да, аның тарихы, традицияләре турында да хәбәрдәр булмаган, үз милләтен дә, башка милләтне дә, шул исәптән, рус милләтен дә хөрмәт итмәгән, үз телен белмәгән, белергә дә теләмәгән ярымманкортлар, без рода и племени иваннар булып үсүе, - берәүгә дә сер түгел. Татарлыкны саклау – ул кешенең үзаңына кайтып каладыр дип уйлыйм мин.
Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Тик бүгенге кызларыбызның күбесе бу эшләрне эшли белми шул. Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби-әниләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә киләчәк буыннарга барып ирешсен иде.
Туган илем, туган телем... туган халкым...Үз илем, үз телем... Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә безне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап кала алырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аңлашырмы?
Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсезлеге турында фәлсәфә, рәхәт оета торган вәгазьләр чоры үтте. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул- тулы милләт, яртысы сөйләшә икән – ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә ... Безгә хәзер чаң сугып, “Уян, татар!” дип кенә түгел, “Тел сагына бас, татар!” дияр чак җитте.
Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел”, “Иң татлы тел -туган тел, анам сөйләп торган тел”, - дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең “сөйләп торган теле” татлымы соң? Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, нинди телдә тәрбияләнү мәсьәләсен бала өчен алдан үзләре хәл итеп, дәүләт теленең аралашу өчен күбрәк кулланыла торганын – рус телен сайлыйлар. Бары туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф – гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола – бәйрәмнәрен- кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау, үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә : ил башы да, бомж да, сырхау кеше дә, шагыйрь дә... Әгәр тел кешенең тормыш ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә булышып бетми икән, ул аны кирәксенми, аңа битараф кала. «Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган» дигән сүзләр юктан гына тумаган.
Тел – диңгез. Бер талпынып кына аның киңлекләрен иңләп булмый. Күңелдә сызланып йөргән уй-зарларны бер читкәрәк куеп, “ниләр эшләргә? ни гамәлләр кылып була?” дигән сорауга җавап эзләргә кирәк дим мин. Дөрес, бүгенге көндә республикабыз күркәм гамәлләр башкара. Мәгариф системасындагы яңалыклар, шулай ук мәгърифәт белән үрелеп баручы дини тәгълимат та телебез үсешенә уңай йогынты ясый. Мәгърифәт, тәрбия, милләтем язмышы турында сөйләгәндә, Галиҗәнәб Китап турында әйтмичә булмый. Мең еллар буе безнең рухны китап яшәтеп килгән. Китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап – татар өчен яшәү символы ул! “Без кемнәр7 Каян киләбез? Кая барабыз?” дип халкыбызның, милләтебезнең хәле, язмышы турында уйланып, татар халкының үткәне турында язучылар матур әсәрләр иҗат иттеләр.”Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” кебек тарихи романның авторы, халык язучысы Нурихан Фәттах телебез турында: “Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?... Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым” – дип язган. Чыннан да, телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Иншамны Лена апа Шагыйрьҗанның “Туган телгә мәдхия” исемле шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Әй син, телем, батыр телем, горур телем.
Җирдә йолдыз булып балкып торыр телем.
Халкым теле, хак телем син, йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!
Без сердца что поймём?
Ворона
Солдатская шинель
Два Мороза
Осенняя паутина