Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 1.88 МБ |
![]() | 1.81 МБ |
![]() | 765.47 КБ |
Ага чишмә челтер-челтер,
Чишмә тавышын кем ишетер?
Әйе, сезнең чишмәләр тавышын ишеткәнегез бармы? Ә менә минем Олыяз бабам – әниемнең әтисе – чишмә җырыш ишетә белергә өйрәтте. Олыяз авылының иске Кирәмәт үзәненең биек тау битеннән, тәңкәдәй челтерәп, серле моңнарын еракларга тарата-тарата салкын чишмә ага. Ул көмештәй су тамчыларын сикерә-сикертә, тирә-якның матурлыгын күзәтә-күзәтә ага да ага.
Табигать бу тирәгә үзенең хозурлыгын һич тә кызганмыйча биргән. Тир-ягы тал агачлары белән капланганлыктан, якын килмичә, чишмәне күреп тә булмый. Ул чишмәне бабам гел чистартып, үсеп чыккан печәннәрен чабып торды. Без җәйләрен бабамнарга килгәч, Салкын чишмәгә бик сирәк менмичә кала идек. Ә инде чишмә буена килгәч, бабам: “Карагыз әле, балалар, чишмәбез ничек челтерәп ага, әйтерсең лә бер матур көй көйли, тыңлагыз әле. Чишмә изге урын, теләкләр теләгез, үзегезгә һәм туганнарыгызга сәламәтлек, бәхет сорагыз”, - дип әйтә иде.
Салкын чишмәнең суы шулкадәр чиста, кояш нурларында ялтырап тора. Әле суы бик салкын да, тешләрне камаштыра торган. Шулай булса да, суын эчкәч, бервакытта да тамакка салкын тимәде. Шуннан чыгып, суы бик тә шифалы икәнен белдек. Сокланып туймаслык челтерәп ага торган йөгерек Салкын чишмә күңелемә бигрәк якын минем.
Чишмә суы – бик кыйммәтле әйбер. Аны сакларга, урынлы файдаланырга гына кирәк. Су бөтен тереклек ияләренә – үсемлекләргә дә, хайваннарга да һәм кешеләргә дә кирәк. Ә чишмәләрнең суы искиткеч тәмле һәм файдалы. Элек-электән чишмәләргә изге урын итеп караганнар. Аларны гел карап һәм чистартып торырга кирәк дип уйлыйм мин.
Әни белән чишмәгә төшкәч тә, су ала торган чишмәбезнең юлын каплаган ташларны чистартып кайтам. Чишмәгә барсам, бабамның: “Яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз”, - дип әйткән сүзләре искә төшә. Һәм бабам гел безнең янда йөри сыман тоела. Мин эчтән генә:”Рәхмәт сиңа, бабакаем, чишмәләребез бервакытта да саекмасын иде”, - дип телим.
Сәфәргәлиев Ислам Ринат улы,
Зур Сәрдек авылы муниципаль
белем бирү учреждениесе – гимназиянең
4 сыйныф укучысы.
Бабам яраткан Салкын чишмә буенда
Сулыкларны таудан карыйбыз...
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Два морехода
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Валентин Берестов. Аист и соловей