Ләйлә әдәбиятны, иҗатны бик ярата. Күп укый, кызыксына. Хыялланырга, үз уйларын , борчыган мәсьәләләрен әсәрләрендә чагылдырырга омтыла. Гариф Ахунов премиясе лауреаты, 1 республикакүләм Тукай укуларында оештырылган “Каурый каләм” бәйгесендә хикәя номинациясе буенча 1 урын, КДУ, югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар Конгресы башкарма комитеты оештырган ”Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында ”Композицион осталык” номинациясендә җиңү яулавы – иҗатына югары бәя . Ләйлә бүгенге көндәге тискәре күренешләргә битараф кала алмый. Темалары гел бүгенге көн белән бәйле. Бу аның беренче адымнары. Тагы да уңышлар телибез аңа.
Вложение | Размер |
---|---|
sh.lyl_yazmalary_.docx | 1001 КБ |
Шәрипҗанова Ләйлә Садыйк кызы
Бәхет өчен күп кирәкми
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы “Апаз урта гомуми белем
мәктәбе” муниципаль гомуми белем учреждениесе
Шәрипҗанова Ләйлә Садыйк кызы
Бәхет өчен күп кирәкми
Төзүчесе:
Фәйзиева А.В. – Апаз урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәрипҗанова Ләйлә Садыйк кызы Арча районының Мирҗәм авылында укытучы гаиләсендә туа. Тырыш, эшчән бу гаиләдә укуга беренче урын бирелгән. Ләйлә - классларында иң алдынгы укучылар . Район олимпиадаларында берничә ел призлы урыннар яулап килә.
Ләйлә әдәбиятны, иҗатны бик ярата. Күп укый, кызыксына. Хыялланырга, үз уйларын , борчыган мәсьәләләрен әсәрләрендә чагылдырырга омтыла. Гариф Ахунов премиясе лауреаты, 1 республикакүләм Тукай укуларында оештырылган “Каурый каләм” бәйгесендә хикәя номинациясе буенча 1 урын, КДУ, югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар Конгресы башкарма комитеты оештырган ”Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында ”Композицион осталык” номинациясендә җиңү яулавы – иҗатына югары бәя . Ләйлә бүгенге көндәге тискәре күренешләргә битараф кала алмый. Темалары гел бүгенге көн белән бәйле. Бу аның беренче адымнары. Тагы да уңышлар телибез аңа.
Бәхет өчен күп кирәкми...
(эссе)
Тәрәзәдән шатлыклы кояш нурлары бәреп керде. Күзләр чагылып китте. Кемнеңдер назлы куллары чәчтән сыйпады, маңгайдан үбеп алды... Әни… “Тор әйдә, акыллым! Таң атты, яңа көн туды!”- диде ул. Урында әле дә иркәләнеп ятасы килә, әмма әнкәйнең:”Тор, балам!” дигән сүзләре үзенең тылсымлы эшләрен башкара; син киенәсең дә, йөгереп әнкәй янына чыгасың. “Кызым, син йокыдан уянуга коймаклар кыздырдым, утыр, чәй эч, матурым!”-диде ул. Ә үзенең күзеннән якты нурлар сибелә. Нәкъ тәрәзәдән кергән кояш нурлары кебек... Юк, юк!!! Алардан да яктырак, алардан да җылырак назлы нурлар сибелә аның күзләреннән. Инде чәчләренә дә ак чал кунган, һәр хәрәкәтеннән ниндидер ягымлылык, бәхет мизгелләре сирпелә әнинең... Әйткән сүзләре йөрәккә җылы наз булып ята. Әнкәй...
Алда нинди генә авырлыкларга очрасаң да, ни генә күрсәң дә колакка иң беренче әнинең:”Тор,балам!” дигән сүзләре ишетелә. Син торасың, син атлыйсың... Чын күңелдән әни әйткән “яңа таңны, яңа көнне” көтәсең... Бу сүзләр гомер буе синең йөрәгеңдә саклана, сине алга әйдәп бара.
Әнкәйне күргән саен “Рәхмәт Сиңа, Раббым!”- дип кабатлыйм. Рәхмәт барысы өчен дә! Һәрберебез Алла барын авырлыклар килгәч кенә искә төшерәбез, шулчак ярдәм сорый башлыйбыз. Ә шатлыклы минутларда күп нәрсәне күрмибез, күп нәрсәгә колак салмыйбыз. Ә бүген, Раббым, Сиңа барысы өчен дә рәхмәт әйтәсем килә. Шатлыкларың өчен - алар безне сөеп бирелгән, кайгыларың - безне сынар өчен . Кайгылар аша шатлыклар күренә. Рәхмәт, авырлыклар килгәндә көч бирүең, югалтулар булганда, ярдәм итүең өчен. “Бүгенге бәхетем гомерлек булсын иде”,-дим.
Бәхетне бит һәркем үзенчә аңлый. Һәр туган таңга сөенеп, җылы, рәхәт, тыныч гаиләдә уяну бәхет түгелмени? Әти-әниең, якыннарыңның җылы сүзен ишетү, ягымлы карашын, игътибарын, яратуын тоюдан да зур бәхет бармы?! Кемнәрдер “әти”, “әни” сүзен әйтергә тилмереп, наз күрмичә яши. Ятимлек ачысын татымыйм икән, мин бит, димәк бик бәхетле. Сау-сәламәт булу, җиргә нык басып йөрү - минем өчен зур бәхет улБәхет, бәхет...Күкләребез аяз, илләребез имин, гаиләләр тату булу- зур бәхет бит ул. Бәхетне байлыкта, алтын-көмештә, рәхәт тормышта гына күрү дөрес түгел. “Сәламәтлек- зур байлык” ,- диләр. Таза-сау булмасаң, берни дә күзгә күренми.
Бәхет һәркемнең үз кулында. Аны һәркем үзе таба.Тик, минемчә,үзең эшләп тапкан бәхет кадерлерәктер. Бәхетне кеше гомере буе эзли, ә аяк астындагы, янәшәсендәге бәхетне күрми.” Кеше беркайчан да үзе теләгәнчә бәхетле һәм үзе уйлаганча бәхетсез түгел”,- дигән сүз бар. Мин килешәм. Һәркем үзен бәхетле тоярга тиеш.
Яши барган саен тормышны күбрәк аңлый барасың. Тагын да яхшырак буласы, күбрәк игелекле гамәлләр кыласы килә. И Раббым, көч һәм куәт бир безгә!!!
Бер атна элек...
Ул аяк очына гына басып булмәгә керде. Өстәлдә берничә өем дәфтәр ята. Ул бүген дә төнен йокламыйча аларны тикшереп чыгачак. Кулына иң кырыйда яткан дәфтәрләрне ала. 10 класс укучылары дәфтәрләре. Данияр Муратов. Классларында иң акыллы, тырыш, сүз тыңлаучан егетләрнең берсе. Отличник. Язулары да энҗе-мәрҗән кебек. Бер атна элек кенә бу укучы Тамара Осиповнаның иң яраткан укучысы иде. Ә менә Ильяс Хакимов – киресенчә, укуга игътибарсыз, тәртипсез, бокс, футбол, баскетбол түгәрәкләренә йөрүче, укытучыга каршы эндәшергә дә күп сорамый торган укучы. Һәр кеше дә баланың мондый тәртибен ата-анасыз, абыйсы тәрбиясендә генә үскәненә сылтады. Әле бер атна элек кенә Тамара Осиповна бу укучыны өнәп бетерми иде. Бер атна элек...
Инде утыз ел стажы булган укытучының дөньяга карашын бер авыр вакыйга үзгәртте. Бер атна элек...
Кич иде. Соңга калынды. Тамара Осиповна укучылары белән дәрестән соң калып, аларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләде. Ул мәктәптән чыгып, паркка таба юнәлде. Өенә җитәрәк, каршына әллә каян гына бер егет йөгереп чыкты. Янында тагын бер егет пәйда булды. Алар икәүләшеп илле яшьлек укытучыга ташландылар.
Шул вакыт парк аша узып баручы Данияр белән Ильяс укытучыларының ярдәм сораган тавышын ишеттеләр. Егетләрнең берсе ашыгып йөгерә-йөгерә өенә кайтып китте. Ә шул вакытта Ильяс егетләргә ташланып, аларны укытучыдан аерып алды. Әмма егетләрнең берсенең кулында пычак ялтырады һәм ул Ильясның эченә кадалып өлгерде. Ильяс кисәк бөгелеп төште, тик яңадан бар көчен җыеп, шул егетнең кулыннан пычакны бәреп төшерде. Егетләр укытучының сумкасын алып, парк караңгылыгына югалдылар. Ильяс шуыша-шуыша укытучысы янына килеп:
- Тамара Осиповна, ишетәсезме? Мин ашыгыч ярдәм чакырдым, аз гына сабыр итегез,хәзер килеп җитәрләр...
Тамара Осиповна башын күтәрергә тырышты, тик килеп чыкмады. Бар тәне сызлый,авырта иде. Илле яшьлек укытучының күзеннән яшьләр атылып төште. Авырта иде... Юк, тәне түгел! Йөрәге... Юк, үзе өчен түгел, ә уналты яшьлек канга батып ятучы Ильяс өчен авыртты...
- Үзең ничек соң, Ильяс?..
- Була... Там...ара...Ос...сип..ов...на...- диде өзек-өзек тавыш белән Ильяс һәм тынып калды...
Ашыгыч ярдәм икесен дә шифаханәгә алып китте. Тамара Осиповна үзен начар хис итсә дә, малай артыннан калмады. Ильясны реанимациягә салдылар.
Берничә сәгать ялыктыргыч билгесезлектән соң ,операция бүлмәсеннән табип күренде. Тамара Осиповнаның үзенә юнәлгән карашын күрүгә:
- Операция уңышлы үтте, инде көтәргә генә кала,- диде тантаналы тавыш белән. Шатлыгыннан Тамара Осиповна хәлсезләнә башлады, буыннары калтырады, күз аллары караңгыланып китте һәм кисәк тынлыкка чумды... Шәфкать туташларының кычкырышкан, табибларның йөгереп килгәне генә ишетелде.
Тамара Осиповнаны шифахәнәдән кичә генә чыгардылар. Ә бүген ул инде дәрес бирә. Данияр , инде савыгып килгән укытучыны күрүгә үк, күзен яшерде. “Ярый, намусың бар икән әле,”- дип уйлады Тамара Осиповна. Ул күзләре белән Ильясны эзләде. Ильяс әле шифаханәдән чыкмаган иде..
Мәктәптән кайтышлый Тамара Осиповна , кибеттән алмалар белән әфлисуннар алып, Ильяс янына китте.Ул кергәндә, Ильяс ятып тора иде. Укытучысын күрүгә, торып маташты, әмма килеп чыкмады. Тамара Осиповна озак кына егеткә карап торды. Янына килеп күкрәгеннән кысып кочаклап алды. Ильяс хәтта оялып куйды. Укытучы егетнең күзләренә карап алды. Нинди самими, нинди гөнаһсыз, нинди беркатлы иде бит алар... Дөньяны белә генә башлаганнар. Бу егет аңа хәзер үз улыдай кадерле иде. Тамара Осиповна үзенең тормыш юлын башыннан кичерде.Димәк, утыз ел гомер заяга узмаган. Ул чәчкән орлыклар игелекле булып шытып чыкканнар. Уналты яшьлек егет үзе турында уйламыйча, ярдәмгә ташланды, ә шулай да... Даниярның ярдәмгә килмичә, ашыгып китеп баруы аның йөрәгендә авыр эз калдырды...
Укытучы , уйларыннан арынырга теләп , кабат дәфтәрләргә иелде. Һәр дәфтәрне алган саен, укучысының йөзен искә төшерде. Өч дистә елга якын эшләсә дә, бала күңелен аңлап бетерә алмаганын аңлады. “Бала күңеле- тирән сер”,-дип юкка әйтмиләр икән бит.Тик алар арасында Ильяс шикеллеләре дә булуын уйлап, укытучы елмаеп куйды һәм яраткан хезмәтенә кереште.
Язмыш сынавы
Шыбыр- шыбыр яңгыр ява... Машина тәрәзәсенә бәрелгән яңгыр тамчылары Cәлихҗанның пошынуын тагын да арттырды. Аңа бу яңгыр: ”Әйдә, тизрәк, әйдә, ашык...”дип әйткән , кисәткән кебек иде.Яңгыр тамчы- лары тәрәзәне каплый, тик машинаның дворниклары аларны кызганусыз ашыга-ашыга сөртеп барды. Сәлихҗан шул арада берничә рәт сәгатькә дә карап алды. Кичке сәгать сигез. Арттан машина сигналлары тавышы ишете- лә. Сәлихҗанның да инде сабыры төкәнә бара. Ул да, өзек- өзек, каты итеп , рульнең уртасына китереп басты. Машина кисәк кенә чинап җибәрде. Сәлихҗан үзе дә сискәнеп куйды.
Кинәт телефон шалтырый башлады.Шифаханәдән шәфкать туташы Лиза шалтырата.
- Сәлихҗан Идрисович, мин нишләргә дә белмим. Авыруның хәле тагы да кискенләште. Кан басымы төшә, пульс югала. Нишләргә миңа? Кайда соң сез, тиздәнме?
- Тынычланыгыз, Лиза, мин бөкегә эләктем. Аз гына түзегез, килеп җитәргә тырышам.Әлегә адреналин җибәрегез.Тик ,Лиза,үтенәм сездән, мин килгәнче саклап кала күрегез баланы...Телефонда бары өзек-өзек тавышлар ишетелде.
Шәфкать туташына тынычланырга кушса да, шифаханәнең өлкән табибы үзе ут эчендә иде.Шулчак кинәт бөтен җиһанны яңгыратып, күк күкрәде. ”Әнә, ул да мине орыша ,ахры. Ник утырасың? Ник берни кылмыйсың? Бала тормышы бит...” дип уйлады ул.
Сәлихҗан башын рульгә терәде. Машина ыңгырашкан кебек кабат улап җибәрде. Табип күз кырые белән генә тәрәзәгә карады.Яңгыр ява. Һаман ява да ява. Яңгырдан качам дип, соңга калган җәяүлеләр йөгереп үтә. Җәяүлеләр... Сәлихҗан кисәк кенә башын күтәрде. “Җәяүлеләр “ дип пышылдады ул. Тиз генә курткасын алды да, урамга чыгып йөгерде . Яңгыр чиләктән орган шикелле ява да ява. Кызганмый да азрак, биткә очлы уклар кебек кадалалар. Юк, юк, биткә түгел, Сәлихҗанның йөрәгенә кадала алар. Сызлатып, яндырып. Ул йөгерә дә йөгерә. Башында гел бер уй: бала яшәргә тиеш, ул өлгерәчәк.
Нәрсә булды соң? Ник алай? Әйе, баштан ук ата-анасы баланы соң алып килде. Авыртуны артык куркыныч дип уйламаган алар.Баланың башына операция ясалды, бар да уңышлы үтте кебек иде. Инде ике көн үтте, табиб та азрак тынычланып киткән иде.Тик Лизаның шалтыратуы аны бик пошаманга салды. Менә ул - Сәлихҗанның ашыгу сәбәбе. Вакытның һәр минуты да исәптә иде.
Тагын бер квартал калды. Инде шифаханәнең утлары да күренә башлады. Сәлихҗан тагы да ашыга төште.Кисәк берәүнең эндәшүе аны туктарга мәҗбүр итте.
- Абый! Абый дим...
Сәлихҗан үзеннән берничә адым гына читтә бер егетне күрде. Әллә нинди кара киемнән, йөзе дә ачык күренми.
- Ярдәм итегез, абый, анда берәүнең хәле начар, уфтана, ыңгыраша.,- диде егет калтыранган тавыш белән.”Әллә инде исерек, әллә инде куркудан шундыймы?”- дип уйлап куйды Сәлихҗан бу бәндә турында.
- Кайда ул?
- Әнә тегендә, агачлар арасында. Әйдәгез, мин күрсәтәм, - дип егет паркка таба йөгерде.
Сәлихҗан бик ашыкса да, егет артыннан калмады, ул бит табиб.Агачлар куелыгына керүгә, егет адымын акрынайтты.Сәлихҗан да аны куып җитте.
- Әнә, ята ул,- дип егет , әллә кая төртеп күрсәтте. Сәлихҗан бер адым атлауга, арттан нидер әчеттереп ярып керүен тойды.Ул авыртудан бөгелеп төште. Нидер агып төшүен аңлады.
- Гафу итегез, абый, акча кирәк миңа, акча.
Егет кызу-кызу Сәлихҗанның курткаларын, кесәләрен актара башлады, пышылдый, калтырый, гафу үтенә иде. Тик Салихҗан, ашыгып, машинасын- нан курткасыннан башка берни дә алмаган иде. Егет берни булмавына ышанырга теләмәде, һаман актаруын белде. Куен кесәсеннән килеп чыккан визит карточкасына күзе төште аның. Сәлихҗан Идрисович , баш табиб. Ничек? Егет тагын укыды, тагын...
Юк, юк. Егет акылдан язар чиккә җитте. Ничә еллар үч алырга теләсә дә, болай теләмәде бит ул. Әтисез иткәне өчен , әнисенә үч итеп начар юлга басты, наркотиклар куллана башлады. Әнисенең күз яшьләре, ялыну, ялварулары да файдасыз иде. Бар дөньяга үчле иде ул, бигрәк тә әтисенә. Беркайчан да белмәгән, аның барлыгын да белмәгән әтисенә.Үсә төшкәч, аның исемен, кемлеген белә алса да, әле очраша алмаган иде. Үч алу теләге зур иде, тик болай теләмәде бит ул, юк.
Егет тиз-тиз ашыгыч ярдәм чакырды.
- Абый..юк...кем...түзегез ,зинһар, хәзер киләчәкләр...Ул нидер сөйләнде, калтыранды, пышылдады, гафу сорады. Тик Сәлихҗан берни аңламады. Өзгәләнгән егетнең өзек-өзек сүзләрен ишетте, хәле китә баруын аңлады.
Ашыгыч ярдәм тиз килде. Егет әтисен озатканчы берни эшләмәде.Ә бит кача да ала иде, беркем күрмәде.Беренче тапкыр кылган эше өчен үкенде ул. Гел үч ялкыны белән янды бит, ә бүген аның исән калуын тели.Тик белми бит әле ул, аның аркасында бала гомере дә өзелергә мөмкинлеген.
Ә яңгыр ява да ява. ..
Сындырып сынады язмыш
Бирде дөнья кирәкне
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне..
Ашыга-ашыга капкадан килеп кергәндә, күзем аңар төште. Зур гына кап тотып,зәгыйфь аяклары белән әкрен генә атлый иде ул. Бар рәвешендә ниндидер басынкылык, авырлык,чарасызлык сизелә. Һәр адымын да эчтән чыккан бер көч белән этелеп атлый, әйтерсең лә ул зур йөк күтәреп бара. Кечкенә генә хәлсез адымнарыннан “менә егылам, менә егылам” дигән тавыш ишетелә сыман. Мин аның янына ашыктым. Кабын алып,тын гына аллея буйлап атлый бирдек. Ул берни дәшмәде, һәрберебез үз уйларына чумган иде.
- Әйе, акыллым... Яшь әле син, күпне белмисең, күпне күрмәгән,..- диеп телгә килде ул. Мин аңа аптыраган карашымны төбәдем.- Юк,акыллым, аптырама алай, яшь чагың, матур чагың... Мин дә бит мондый карт түгел идем. Бу бөкрем дә юк иде, язмыш сынаулары бөкте, сынымны бөксә дә, Аллага рәхмәт, рухымны бөкмәде, яшим әле, яшим бүген дә! Әйдә, акыллым, әнә теге эскәмиягә барып утырыйк, әгәр ашыкмасаң,- диде ул.
Ашыга идем мин, бик ашыга идем, тик ни өчендер берсүзсез аның артыннан иярдем.
- Әйе, балам,тормышта күп сынады мине язмыш.Һич оныта алмыйм. Чибәр, матур кыз булып үсеп җиткән көннәрдә, әткәм бер төнне өйгә кайтмады. Әнием хафаланды, төнен йокламый көтте, көтте, көтте... Төннәр артыннан төннәр узды, бер заман атамнан хәбәр килде. Көтеп җиткерә алмады әнкәй. Үлгән әти. Поездда машинист булып эшли иде...Техник карау вакытында составтагы вагоннар кыскан... Ярдәм соңга калган.
Ул күзеннән атылып төшкән яшьләрен калтыранган куллары белән сөртеп алды.. - Әнкәемнең кичләрен ярсып елаганын еш ишетә идем, әмма ул күрсәтмәде, үзенә авыр булганны берәүгә дә сиздермәде. Иртән кояш кебек балкый иде әни, ә күзләре моңсу. Саргайды әкренләп, сулган чәчәк кебек корды...
Еллар үтте,инде яралар төзәлеп, яшьләр кибеп, кайгысы да суынып өлгерде. Әнием алты бала белән тол калып, берәүгә дә баш бирмәде, үстереп безне кеше итте. Тик кара кайгыбыз артыбыздан калмады. 1941 дә Ватан сугышы башланды. Ике абыем Герман җирләрендә ятып калды. Бу хәбәр безгә килеп җиткәч, әнкәй хасталанды. Гомерлеккә урын өстенә ятты. Бар авырлык безнең өскә төште. Әле дә хәтерлим, унике яшемдә ат җигеп апам белән эшкә чыктым. “ Мин - хатын-кыз” дип эш сайлап тору булмады ул чакта. Җирен сукаладык, игеннәрен дә чәчтек. Әнкәйнен хәле көннән - көн авырая барды. Үзебез ач калсак та, барысын әнкәйгә һәм кечкенә сеңлем белән энемә биреп бардык. Бәхеткә, сугыш бетеп китте. Шатлык кырыенда кайгы да йөри диләр, апам, аз булса да акча эшләрмен дип, заводка эшкә урнашып,анда аны яман ток сугып үтерде. Хәзер гаилә тәртәсен ялгызым өстери башладым.
Акча кирәк, дару кирәк әнигә. Мин дә шәһәргә юнәлдем. Артымнан бер партком сәркатибе йөрде, әнкәйнең гарип икәнен белгәч, чит илдәге шифаханәгә урнаштырам, туганнарыңның хәлләрен яхшыртырмын диде. Шуның өчен мин аңа тормышка чыгарга тиеш идем. Бу мине сискән- дерде дә, бераз чиркандырды да башта. Унбер ел бит арада! Чыктым кияүгә... Мәхәббәт белән чыкмасам да, мәхәббәт өчен чыктым, әнкәем өчен, туган- нарым өчен...
Озак балаларыбыз булмады. Күрәсең, яшь чакта сука күтәреп йөрүләр эзсез узмаган. Йөрәкләрем өзгәләнде, үземә урын таба алмадым. Бәхеткә, ирем бик сабыр булды. Чит илгә җибәреп дәвалатты. Әллә инде чынлап яратканмы? Тик мин генә сөймәдем, әнкәй өчен түздем.
Балага узганмын дигән шатлык белән, әнкәемнең җеназасы хәбәре килде. Күмәргә авылга киттем. Шунда еламадым дисеңме? Еладым... Һәр җил искәндә, берәр яңгыр тамчысы җиргә төшсә дә еладым... Кояш болытлар арасыннан чыкса, әниемнең якты йөзен искә алып еладым, юк иде бит ул... юк... Күңелемә бушлык һәм сагыш тулды. Яшисе дә килмәде, якты дөньяга күзне ачасы да килмәде. Минем өчен бүтән таңнар атмас кебек тоелды.
Авылда калдым. Ирем янына кире кайтуның мәгънәсен күрмәдем. Ходайдан берне генә сорадым:”Ярдәм ит” ни белән булса да, ничек кенә булса да, ярдәм генә итсен... Үземнең әкренләп упкынга тәгәрәвемне сиздем. Әмма мин инде берни дә үзгәртә алмый идем, көчем дә, теләгем дә юк иде... Ничәдер көннәр узгач, караңгылыкны ярып Илхам керде. Күрше егете, минем яшьтәшем. Бер сүз дәшми, сорау бирмичә, утны кабызды, тәрәзәдәге пәрдәне ачып җибәрде. Аннан атылып кергән кояш нурлары күзләремне чагылдырды. Су чиләкләрен тотып, ишек артында бераз югалып торгач, чиләкләрне тутырып су алып керде, самовар куйды. Ул сөлгене сап-салкын суга чылатып алды да,килеп минем йокламаганнан, күз яшьләремнән шешенгән битләремне сөртеп алды. Кайнар куллары минекенә тиделәр. “
- Кирәкми болай ук! Үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Алар инде өстә, безнең өчен борчылып, яисә шатланып торалар. Сиңа анда урын юк.
- Җир дә дә юк урын, галәмдә дә юк... Кайда бар соң миңа урын???
- Менә монда,- диде ул кулын йөрәгенә куеп. -Мин сине яратам, элек тә яраттым, киләчәктә дә яратачакмын. Син мәңгегә минем йөрәктә.Кияүгә чыга дип ишеткәч, бик борчылган идем. Тик, бәхеткә каршы, мин вакытында шуны аңладым:син моны әнкәң өчен, гаиләң өчен эшләгәнсең. Үпкәм басылды, сине тагын да ныграк ярата башладым. Мин сине аңлыйм, хәзер синең өчен бар булган дөнья ишелгән кебек. Әнкәең өчен, карендәшләрең өчен эшләгән корбаннарың файдасыз булды дип уйлыйсыңдыр... Юк! Бер дә алай түгел. Бар кеше дә Ходай кушкан вакытта гына китә. Һәрбер кешенең үз вакыты. Иреңне дә ташлама. Ул да кеше, йөрәге, күңеле бар, файдаландым да ташладым дияргә ярамый. Балагыз була дип ишеттем. Баланы атасыз калды -расыңмы? Үзең ятимлек ачысын ишетеп кенә белмисең, ник үз сабыеңны шул ук тормышка дучар итәсең? Кайт иреңә, үстер балаңны, һәм онытма: мин сине яратам һәм яратачакмын.Ничә еллар сине күрергә, сиңа соңарып булса да хисләремне җиткерергә хыялланып яшәдем.Гаиләм бар, балам бар, алар да минем өчен кадерле. Тик бел, син яшәгәндә мин дә яшим, син газапланганда, мин дә тыныч яши алмам...
Мин аның кочагына аудым. Аның сүзләрен башыма сыйдыра алмый интектем.Ничек бер дә сизмәгәнмен? Шулай берникадәр вакыт утыргач, самовар тавыш бирде. Ничә көннәр авызга бер тәгам ризык капмаган, кайнар чәй иреннәрне пешерде. Юк, тәрәзәдән атылып кергән кояш нуры күземне түгел, күңелемне чагылдырды, йөрәкне ачып җибәрде.
Берничә айдан, Илхамның сүзен тыңлап, кайттым иремә. Һәм ялгышма -ганмын, бер-бер артлы улым белән кызым туды. Улым үсә төшеп, хәрби училещега керде, кызым чибәр булып үсте. Бал-майда яшәдек дисәм дә, ялгышмам. Ирем хезмәт баскычында югарырак дәрәҗәләргә ирешеп килде. Һәрбер бәхетле кеше кебек,ул үз хезмәтен бик яратып, ихластан башкарды.
Улым үсеп, армия сафларына китте. 1991 дә: “Полковник дәрәҗәсенә җиттем,әнием!”- дип шатланып шалтыратты, шундук Әфган сугышына җибәрделәр. Улым көньякның тау ташлары арасында мәңгегә ятып калды. Ирем бу авыр хәбәрне зур юлда ишетеп, кинәт йөрәк өянәге тотып юл фаҗигасына эләкте. Мәңгелек инвалид, сөйләшә, йөри, селкенә алмас булды. Ул унике ел яшәде. Яшәде диеп әйтүе дә кыен, әйтерсең лә үсемлек иде. Шул елларда яныннан китмәдем дә. Иң авыр вакытларда ул мине ташламады, һәр даим сабыр гына янымда булды бит. Мин дә аны ташламадым. Кирәк булса, көннәрен дә, төннәрен дә янында уздырдым.
Ул унике ел безнең өчен җәһәннәм булды. Ирем бүтән эшли алмады, кызым егерме яшьтә генә булса да, кияүгә чыкты. Чыкты да югалды. Менә шулай, гарип иремнең пенсиясенә яшәдек. Эшкә дә урнаша ала идегез бит диерсең. Әйе, була иде, әмма иремне калдырып китә алмадым.
Ачлы, туклы... Кайбер көнне ипи дә булмас иде ашарга. Пенсия килде исә, даруханәгә йөгерә идем, хәләл җефетемә ипи түгел, дару кирәк иде. һәм беләсеңме, акыллым, бу булган бар кайгылардан, хәвеф-хәтәрләрдән, үзенең әлеге сырхавыннан соң да, аның яшәү теләге сүнмәде... сүнмәде...Кайбер чакларын бәргәләнә, сызлана иде, әмма бер тавыш чыгармас, күзеннән генә әкренләп бер-бер артлы күз яшьләре саргайган битләреннән агыр иде. Ул елаганда, үзем дә кушылып еладым. Авыр иде...
Бу газаплар аны якты дөньядан алып китте. Ә аннары... аннары... Тормыш дигәннәре, ни генә юк бит анда: бер егылсам, тора алмам дип уйлыйсың; юк, булмый, язмышың якаңнан өстерәп торгыза, булды, сындым дип уйлыйсың, юк, вакыт яраларны ямап уза... Булды инде, күзне ачмам дип йомасың, нидер тартып уята... Ә күзең ачсаң, яңа сынау, яңа газап... Бердән- бер кызым, балам, күз нурым, мине шушы картлар йортыны урнаштырды. Безнең гаилә фатирын сатып, шәһәр үзәгендә үзенә яңаны, зурны алды. Анда миңа урын табылмады... Юк, мин аңа үпкәләмим, баламның тормыш итәсе бар, киләчәге аның болытсыз булсын, тик бер булса да яныма килеп күренсен иде!..- Кисәк ул елый башлады, мин ни эшләргә белми, аны кочаклап алдым, ул башын иңемә куйды. Кайнар яшьләре минем җилкәм буенча тәгәрәде һәм, әйтерсен лә очлы уклар булып, минем йөрәккә кадалды, үземнең дә күздән яшьләр атылды.
– Исән микән? Сау микән? Шуны гына беләсе иде...
Ул тын калды. Бераз тынычлана төшкәч: ”Шуны аңламыйм,балам,кайда хата кылдым мин? Белмим... Бусы миңа караңгы... Тормышымда да: “Ник шулай эшләдем икән?” дигәнем булмады... Аның калтыранган куллары минем тезгә тиде. Мин аның зур гына кабына күз төшердем. Ул да моны күрде ахрысы. “ Акыллым, үз кызым түгел, күрше Илхамның кызы алып килә аны миңа. Алла рәхмәте яусын Асиягә, ташламый мине бер дә, бу йорттан да алырга теләгән иде, мин баш тарттым. Сабый җилкәсенә бу олы яшемдә менеп утырмам бит инде...Монда тыныч та, тормыш ыгы-зыгысын онытып торасың...Я, акыллым, гафу ит мине, сиңа бар моң-зарымны сөйлә дем. Ничә еллар берәүгә дә күңелне бушатканым юк иде... Син бит икенче төрле, шәфкатьле... Юк, уйлама, минем тормышым газаплардан гына тормады. Булды анда бәхетле минутлар да, шатлыклы елаулар да. Балаларым шатлык иде, мәхәббәтем өчен яшәдем - анысы да шатлык.Кайгыларны уйлап, санап кына торып булмый шул бу дөньяда. Истә гел газап кына калса да, булган шатлыкларга һәм булачак бәхеткә тешең-тырнагың белән ябышып яшисең....
Ул әкрен генә торып, авыр кабын тотты да, калтыранган аяклары көчкә генә өстерәп , аллея буйлап атлады. Әкрен генә аның тавышы ишетелде: “Яшим әле, акыллым, яшим .
Бала язмышы
Ул әллә нинди куркыныч тавышка уянып китте. Әйләнә-тирәдә куе томан... Юк, томан түгел... төтен... Ул саклык каешын ычкындырып, алга ыргылды. Әнисе башын сәер генә бөгеп ята, әтисе рульгә терәлгән...
- Әни...әни дим... әни.. – Бала кисәк кенә ачыргаланып кычкырып җибәрде... Кулларына караса, кан гына... Әтисенең күкрәгеннән дә нидер саркый...
Ул машина ишеген ачты да, бар көченә алга йөгерде... Әллә нинди курку... Әллә нәрсә... Йөрәге шаша-шаша тибә иде... Бер заман машина ягыннан гөрселдәгән тавыш ишетелде һәм бар җиһанга шартлаган тавыш таралды... Ул туктап, артка карады. Машина... төтен генә... Әллә нинди зур баганага килеп кергән... Машинада ниндидер очкыннар күренә...
Ул яңадан алга ыргылды... илерә-илерә йөгерде...Аяклары талды, әмма ул туктамады... Инде хәле калмагач, гөрселдәп җиргә егылды. Менә әтисе, әнисе дә... Алар ап-ак күлмәктән, кулга кул тотышып басып торалар... Бар җиһанда яктылык... кояш та юк, ай да юк. Әнә әнисе елмая.Кул селти. Бала аларга таба атлады. Адымнарын тагын да кызулатты .Тик никтер әтисе әнисен алга таба өндәде. Әнә алар ераклаша. Кинәт ул барысын да аңлады. Кабат йөгерә... алар артыннан.
- Әни! Әни! Калдырма, калдырма мине ялгыз, ташлама... Әни... Әни дим... Алар борылып кул гына изәделәр. Ераклашалар... тагын да ераклашалар... Әйтерсең лә алар болытта йөзеп баралар... алар юкка чыкты... Бала сыгылып төште.Күзләреннән яшьләр атылып чыкты.
Ул уянып китте. Як-ягына каранды. Караңгылык... Бөтен дөнья караңгылыкта. Әнә, машина яктысы шом салып узып китте.Төш кенә булган... төш кенә, әти-әни юк, алар машинада калды. Гомерлеккә калды...
Ул яңадан сикереп торып йөгерергә теләде, тик хәле юк, җиргә егылды. Шулай да бирешмәде, алга таба шуышты. Әллә нәрсә эчтән яра, сызлата иде. Күтәрелер хәле юк. Ачы күз яшьләре аның яңакларын көйдерде...
-Әни... ә-ә-әни-и-иии ди-и-им... әни. Әнисенең сүзләре искә төште.“Улым, әгәр ашасаң зур һәм көчле булып үсәрсең,” – дия иде әнисе.
Бала чарасызлыктан кискен хәрәкәтләр белән җирдәге чирәмне умыра-умыра чәйни башлады... Йотылмый... Су кирәк... су... Ул әкренләп аңын җуйды, күз алдында я әтисе, я әнисе булды һәм, караңгылык...
Әллә кайдан, ерактан, колакка ниндидер тавышлар килә:
- Сабый битлек белән туган. Шунда трассага чыгып ятарга башына килмәгән булса, исән калмаган да булыр иде,- диде ниндидер гүзәл бер тавыш һәм кемнеңдер назлы куллары башыннан сыйпады
ЭЧТӘЛЕК
Бәхет өчен күп кирәкми(эссе).............................................4 бит
Бер атна элек.........................................................................5 бит
Язмыш сынавы....................................................................8 бит
Сындырып сынады язмыш................................................11бит
Бала язмышы......................................................................17 бит
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Как нарисовать портрет?
Груз обид
Три способа изобразить акварелью отражения в воде