статья и стихотворение об электриках
Вложение | Размер |
---|---|
yakty_honr.doc_konkurska.doc | 37 КБ |
Якты һөнәр ияләре.
Без Әтнә районының Күәм авылында яшибез. Авылыбыз зур, мәктәп авыл уртасында. Иртән без өйдән чыкканда караңгы була, ә мәктәпкә бара торган юлда утлар юк. Ярый без апабыз белән бергә барабыз, үзләре генә юлга чыккан балаларга бигрәк тә куркынычтыр.
Көннәрдән бер көнне безнең мәктәп янына берничә машина белән электриклар килеп төште. Алар үзләре белән бик күп чыбыклар, баганалар алып килгәннәр. Килү белән иске баганаларны яңаларына алыштыра башладылар, ә кайбер җирләргә икешәр-өчешәр итеп куялар. Әлбәттә, аларны алыштырганда кайбер урамнардагы өйләрдә бөтенләй ут булмый, ләкин кичкә барлык йортларда ялт итеп ут кабына.
Электриклар килү белән безнең күңелләрдә өмет тә уянды: бәлки мәктәпкә йөри торган юлга да багана куеп, чыбык сузарлар? Без дә шәһәр балалары кебек яктыда укырга барыр һәм кайтыр идек. Агачлар арсында йөрсәк тә, ул кадәр үк куркыныч булмас иде.
Электрикларның һөнәре бик хәтәр һәм шул ук вакытта кирәкле дә. Алар безнең өйләребезне генә түгел, күңелләребезне дә яктыртучылар.
Электрик абыйлар
Килде бүген авылга.
Ул арада ут та бетте,
Калдык без караңгыда.
Дәрес хәзерлим, дисәм -
Караңгы, күреп булмый.
Мультик диеп пультка басам -
Телевизор кабынмый.
-Сөт әчи бит, ди әбием –
Эшләми холодильник.
Кышы да җитми ичмаса,
Эрегән морозильник.
Апа чәчен киптерә алмый,
Әнием тоткан үтүк.
Микроволновкага аш тыккан -
Әти утыра көтеп.
Ут бетү хикмәтләреннән
Мин бүген ардым көлеп.
Әгәр электр булмаса
Берни дә булмый кылып.
Икенче төрле инде мин,
Лампочкага карадым.
Электрик абыйларның
Хезмәтенең кирәклеген,
Мөһимлеген аңладым.
Һәр йортта да зәңгәр утлар
Балкысын, якты булсын.
Якты һөнәр ияләре
Исән-сау эшләп торсын.
Мортазина Назгөл Рифат кызы,
Күәм урта мәктәбе, 4 нче сыйныф укучысы.
Снежная сказка
"Морская болезнь" у космонавтов
Цветение вишни в лунную ночь
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Рисуем осенние листья